Ял көннәрендә мохтаҗлар өчен җылы әйберләр җыю акциясе узачак
Татарстанда яшәүчеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алалар. Быел җылы әйберләрне җыю буенча соңгы күчмә акция 17 һәм 18 декабрьдә «Парк Хаус» с...
Татарстанда яшәүчеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алалар. Быел җылы әйберләрне җыю буенча соңгы күчмә акция 17 һәм 18 декабрьдә «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексы парковкасында узачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Хәзерге вакытта мохтаҗларга аеруча да өске кием, оекбаш, аяк киеме, балалар әйберләре, куртка һәм пальтолар кирәк. Ир-атлар өчен көндәлек киемгә дә ихтыяҗ бар. Киемнәр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш, төсе, үлчәме һәм стиле әһәмиятле түгел.
Акция 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча узачак.
Фонд 100 дән артык эт һәм мәче яшәгән «Бездомыши» хайваннар приютына ярдәм итә. Шуңа күрә кияргә яраксыз әйберләр дә, моннан тыш, эчке кием, колготки, күн әйберләр һәм тулысынча синтетик тукымалар да кабул ителә.
Узган елдан «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексының беренче катында «Яхшы куллар» складының махсус контейнеры урнаштырылды. Теләгән кешеләр артык әйберләрен көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр китерә ала.
Шулай ук Калинин ур., 3 адресы буенча «Яхшы куллар»ның әйберләрне кабул итү һәм кешеләргә бирү пункты эшли.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар