Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә әниләрне зурлый беләләр

Вакыт дигәнең бик тиз үтә икән: әле кайчан гына без үзебезнең Яңа Арыш урта мәктәбендә Әтиләр көнен билгеләп үткән идек, шушы көннәрдә ноябрь аеның соңгы якшәмбесенә тәгаенләнгән Әниләр көнен күңелле...

Вакыт дигәнең бик тиз үтә икән: әле кайчан гына без үзебезнең Яңа Арыш урта мәктәбендә Әтиләр көнен билгеләп үткән идек, шушы көннәрдә ноябрь аеның соңгы якшәмбесенә тәгаенләнгән Әниләр көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү мәшәкатьләре белән яшибез. Көн дип кенә әйтү дә дөрес үк булып бетмәс кебек, әзерлек эшләренә укучыларыбыз ике атна элек керештеләр бит. Һәрбер сыйныф, үзләренең әниләренә күңел түрләреннән чыккан матур теләкләрен язып, аларны бизәп махсус игъланнар тактасына урнаштырды. Рәсем ясарга осталар да читтә калмады: аларның эшләре дә шунда урын алды.

Ә инде укучыларыбызга нык ошаган эш төре – ул үзләренең әниләре турында видеоязмалар әзерләү булды. Алар бу эшне башкару вакытында әниләре турында күбрәк мәгълүмат белделәр, аларга җылы хисләрен җиткерделәр, матур теләкләрен яңгыраттылар. Әлбәттә, бу язмаларны әзерләгәндә аларның әниләре белән дә киңәшүен, аралашуын без хәзерге “телефонга бәйлелек”, чын аралашу җитмәгән чорда уңай күренеш дип бәялибез. Яшь буынның әниләре турында, гаиләләре турында күбрәк белүе тәрбияви яктан да зур отышлы ысул бит. Гаилә кыйммәтләренең дәүләткүләм әһәмиятле мәсьәлә икәнен без Россия Президенты В.В.Путинның 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүеннән дә күрәбез.
Ә инде бу әзерләнгән видеоязмаларны сыйныфташлары, мәктәпнең барлык укучылары бергә җыелып карау мизгелен һәр укучыбыз дулкынланып көткәндер: эшеңә бәяне күмәкләп бирәләр бит! Берничә көнгә сузылган бу чара берәүне дә битараф калдырмады. Әниләрнең гаиләдә тоткан урынына, бала тәрбияләү, үстерү эшенә, җәмгыятьтәге  дәрәҗәсенә чын мәдхия яңгыраган көннәр булды ул.

Гөлия НӘБИУЛЛИНА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ