Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа интернет-энциклопедиясе Россиядә яшәүче халыклар телләрендә эшли башлый

РУВИКИ дип аталган яңа интернет-энциклопедиясендә Россия халыклары телләрендә бүлекләр ачылачак. Төп максат – һәркем үз белеме белән уртаклаша һәм туган телендә мәгълүмат ала алырлык мәйданчык булдыры...

РУВИКИ дип аталган яңа интернет-энциклопедиясендә Россия халыклары телләрендә бүлекләр ачылачак. Төп максат – һәркем үз белеме белән уртаклаша һәм туган телендә мәгълүмат ала алырлык мәйданчык булдырып, барлык россиялеләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыру.
2023 елда бу проект буенча Россия халыклары телләрендә бүлекләрне булдыру өчен команда җыела. Ярты ел эчендә мәйданчык интерфейсы 20 тел – алтай, башкорт, бүрәт, веп, ингуш, калмык, коми, коми-пермяк, ливвик, мари, мокшан, рус, саха, татар, тува, удмурт, хакас, чечен, чуаш, әрзә телләре өчен булдырыла. Ноябрь ахырында башкорт, мари, саха, татар, чечен халыклары өчен биш бүлекләр ачыла. Якын арада алты ‑ алтай, мокшан, тува, удмурт, чуваш, әрзә бүлекләре дә эшли башлаячак. 2024 елда ким дигәндә янәдән 10 тел бүлегенең ачылуы планлаштырыла.
Проектның генераль директоры Владимир Медейко әйтүенчә, Россия ‑ иң күпмилләтле илләрнең берсе. “Биредә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм мең еллар буе тупланган белемнәрен хәзерге цифрлы чорда саклап калу һәм арттыру мөһим. Аның туган телендә укырга теләүчеләр өчен ачык булуы да кирәк. Монда тупланган мәгълүмат төрле халыкларның телләрен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыру белән беррәттән, ясалма интеллект системаларын өйрәнү өчен дә файдаланылачак», ‑ ди ул.
“Тел ‑ ул рухи байлык. Матди байлыктан аермалы буларак, аны бикләп калдырырга ярамый. Телне фәнни картотекаларда документлаштыру гына җитми. Аны көндәлек тормышта да киң кулланырга кирәк, шул вакытта гына ул үсәчәк һәм яшәячәк. Яңа интернет-энциклопедия безгә шундый мөмкинлекләрнең берсен тәкъдим итә”, ‑ ди Россия халыкларының төбәк телләре эшен координацияләү буенча РУВИКИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гатауллин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ