Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елыннан яңа белгечлекләр

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен киләчәк язмышларын хәл итү юлында хәлиткеч көннәр хәзер. «Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Кайда укырга?» кебек сорауларга ялгышмаслык, соңыннан үкенмәслек итеп катгы...

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен киләчәк язмышларын хәл итү юлында хәлиткеч көннәр хәзер. «Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Кайда укырга?» кебек сорауларга ялгышмаслык, соңыннан үкенмәслек итеп катгый бер карарга килергә тиеш аларның һәркайсы. Сөенечкә диикме, укыйм дигәннәренә быелдан офыклар шактый киңәергә тора. Чөнки яңа уку елыннан республикабыздагы югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында студентларны 32 төрле яңа программалар буенча укыта башлаячаклар. Әйтик, 2023/2024 уку елында вузларда бакалавриат программасы буенча җиде яңа белгечлеккә студентлар кабул ителә: аерым алганда, болар – җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы,  ландшафт архитектурасы, информацион системалар һәм технологияләр, биотехнология, экономика предприятие һәм оешма икътисады, финанслар һәм кредитлар.
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә исә 25 яңа белгечлеккә укыта башлаячаклар. Шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты карамагында урта һөнәри белем бирүне күздә тоткан яңа көллият тә үз ишекләрен ачарга тиеш. Анда биш яңа белгечлек буенча 145 студент укырга тиеш.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ