Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яз гүзәлен» сайлар чак

Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 к...

Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга чыкты. «Яз гүзәле» исемен кем яулар? Үз-үзеңне презентацияләү, кулинария һәм интеллектуаль, «милли костюм», «иҗади конкурс» этапларында кем көчлерәк, сөйкемлерәк булыр?
«Бу бәйгенең башка бәйгеләрдән үзенчәлеге шунда: Татарстаныбызда туган тел татар телен өйрәнү проблемасына күп көчләр куела. Шул максаттан төрле проектлар чыгып, чаралар үткәрелеп тора. «Яз гүзәле» дә – шундый проектларның берсе. Бәйге, һичшиксез, татар телен саклау һәм популярлаштыруга, яшьләрдә патриотик хис уятуда үз өлешен кертәчәк. Быел катнашучылар да көчлерәк булыр, студентлар бәйгесе югары дәрәҗәдә узар, даны тагы да күтәрелер дигән өмет бар», – дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Татар-информ» пресс конференциясендә.
Җиңүче кыз 2021 елның 7 апрелендә билгеле булачак. Иң күп балл җыйган катнашучы «Яз гүзәле» исеменә лаек дип табылачак. Бәйгедә «Халык номинациясе» дә  каралган. Һәркем үзенең конкурста ошаган катнашучысы өчен тавыш бирә ала.
Бәйгене оештыручылар «әлеге зур чара башка бәйгеләргә охшамаган. Гаҗәп матур, милли бәйге. Үз күзең белән күрү кирәк» дип вәгъдә итә. Димәк, 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә очрашканчыга кадәр.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Түземлелекнең чиге бар: Татарстанда музыка җитәкчеләре Путинга петиция яздылар

Музыка укытучыларының сабыр канатлары сынды. Югары белемле,зур тырышлык, ихтирамга лаеклы музыка укытучыларының хезмәте түбән бәяләнүе һәркемгә мәгълүм. Change.org онлайн-платформасында Татарстанның м...

Түземлелекнең чиге бар: Татарстанда музыка җитәкчеләре Путинга петиция яздылар
Музыка укытучыларының сабыр канатлары сынды. Югары белемле,зур тырышлык, ихтирамга лаеклы музыка укытучыларының хезмәте түбән бәяләнүе һәркемгә мәгълүм. Change.org онлайн-платформасында Татарстанның музыка җитәкчеләре тарафыннан оештырылган петиция барлыкка килде. 
Бүген балалар бакчаларында музыка хезмәткәре һөнәрен салмак кына юкка чыгаралар. Белгечләр генә түгел, иртәнге  бәйрәмнәрдән һәм төрле яклап тәрбиядән мәхрүм калган сабыйлар да моннан интегә. Мөрәҗәгатьне инде ике йөздән артык кеше имзалаган һәм  дүрт адресатка юлланган, шул исәптән Татарстан Президенты Аппараты, республика прокуратурасы, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия Президенты Владимир Путин.
Музыкаль хезмәткәрләр сүзләренә караганда, аларның хезмәт хакы бик түбән, ә аларга таләпләр артканнан-арта бара. Проблема керемнәрдә генә түгел, администрация һәм идарәчеләрнең бу категория белгечләренә карата мөнәсәбәте дә.  Эшчеләр ставкаларның кыскаруы нигезсез бара, ә ведомстволар таяна торган документлар көчен югалтты дип раслый. «Әлеге категория педагогларына вазифалар даирәсе арту белән төркемнәр санын арттыралар һәм өстәмә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары (мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты) буенча программаны үзләштерүгә бирелгән вакытны кыскарталар. Музыкаль җитәкче һөнәрен дискриминацияләү һәм музыка җитәкчеләренең тормыш дәрәҗәсе кими бара», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: KAZANFIRST

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ