Логотип Магариф уку
Цитата:

“Ыру агачы” II Бөтенроссия форумы

9 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә төбәкчеләрнең  II Бөтенроссия форумы узды. “Ыру агачы” дип исемләнгән бу форум керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Чыгыш я...

9 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә төбәкчеләрнең  II Бөтенроссия форумы узды. “Ыру агачы” дип исемләнгән бу форум керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Чыгыш ясаучылар арасында галимнәр, аспирантлар, студентлар күп иде. Авыллар тарихы дин тарихы белән дә аерылгысыз. Шуңа күрә мондый форум-конференцияләрдә священниклар да катнашмый калмый безнең.

Мондый зур чарадан, әлбәттә, төбәк тарихы белән кызыксынучы укытучылар да читтә кала алмый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия республикалары белән элемтәләр булдырылды. Форумнан соң биредә ясалган чыгышлар – фәнни эшләр тупланган җыентык чыгарырга планлаштырыла. Форум эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре дә катнашты. Алар тарих белән кызыксынучыларга ярдәм күрсәтергә әзер булулары турында җиткерделәр. Ләкин биредә катнашучылар аларның форум ахырына хәтле катнаша алмауларына ризасызлык белдерде. Чөнки фикер алышасы килеп, сорау бирәсе килеп калганнар булды. Казан, Мамадыш, Балык бистәсе, Лаеш, Яшел Үзән, Алабуга, Алексеевск, Питрәч районнары вәкилләре чыгышлары тыңланды.

Мамадыш районыннан без икәү катнаштык. Рәйсә апа Муллахмәтова  Колышчы авылыннан Чебышевлар нәселе турында сөйләсә, мин керәшен халкының бердәнбер Изгесе булган, районыбызның Ылыя авылыннан чыккан Петр Гавриловның тормыш юлы, аның Валерий Зарубин эшләгән нәсел агачы, укытучы Владимир Кузнецовның әлеге кеше тормышы буенча эзләнү эшчәнлеге турында сөйләдем.

Форумның модераторы, тарих фәннәре кандидаты  Лилия Әбделәхәтовна Мөхәммәдиева  - әлеге чараны уздыру өчен күп көч куйган кеше буларак аңа, “Җырчы Җәкәү җорты” директоры Людмила Даниловна Белоусовага зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык. Форум эшчәнлеген гамәли, файдалы, кирәкле дип таптык.

Лидия Константинова,


Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең


тарих, җәмгыять белеме укытучысы


Фотолар “Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк”нең “ВКонтакте”дагы төркеменнән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ