Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз котлы булсын, Сәкинә ханым!

Абруйлы журналыбызны гасыр буе даими чыгарып баруда, бик күп талантлы педагог, журналистлар белән бергә, техник хезмәткәрләр дә зур көч куйган. Тумышы белән Биектау районының Ямаширмә авылы кызы булга...

Абруйлы журналыбызны гасыр буе даими чыгарып баруда, бик күп талантлы педагог, журналистлар белән бергә, техник хезмәткәрләр дә зур көч куйган. Тумышы белән Биектау районының Ямаширмә авылы кызы булган Сәкинә Зиннәт кызы Сабирҗанова исә, бу җәһәттән, минемчә, иң лаеклысы. Чөнки ул «Мәгариф» журналында үзгәртүләр шаукымы башланган 2013 елның декабренә кадәр ике дистә елдан артык хисапчы булып эшләде. Читтән караган кешегә артык зур булмаган хезмәт коллективында исәп-хисап эшләрен алып баруның бер кыенлыгы да юк кебек тоеладыр.


Тик болай уйлаучылар нык ялгыша. Сәкинә ханым үзе исә зур горурлык белән: «Ярый әле, мин юкка гына бу һөнәрне сайламаганмындыр», – дип әйтергә ярата. Шулай булмаса, гомеренең шулкадәр елын бер коллективта эшләүгә багышламаган да булыр иде. Чөнки ул үз хезмәтеннән тәм табып, белеп, яратып башкарды. Бик тә төгәл,  таләпчән белгеч иде. Шуңа да башка редакцияләрдәге бухгалтерлар да, иң тәҗрибәле бухгалтер дип исәпләп, аңа киңәш-табыш сорап, еш мөрәҗәгать итәләр иде, һәркайсына ярдәм кулы сузды, тәҗрибә уртаклашты. Иҗади коллектив белән дустанә мөгамәләдә эшләве аңа авторларга гонорарларны вакытында җиткерергә мөмкинлек бирде. Һәр бәйрәм, квартал саен редакция хезмәткәрләренә премия бирү җаен тапты. Ул елларда «Мәгариф» журналы редакциясе матбугат органнары арасында иң рентабельле эшләүче коллектив исәбендә йөрде. Кешелекле, кече күңелле, ярдәмчел, шат күңелле хезмәттәшебез буларак та хөрмәтебез, ихтирамыбыз зур иде. Кыскасы, журналыбыз коллективының җаны иде.

Бүген, 20 сентябрьдә, Сәкинә Зиннәт кызы Сабирҗанова үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен үткәрә. Редакция коллективы, элеккеге хезмәттәшләре исеменнән, без аңа алдагы тормышында зур уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, оныкларының, туганнарының уңышларына сөенеп, озын-озак яшәвен теләп калабыз. Юбилеегыз котлы, бәйрәм табыныгыз түгәрәк булсын, Сәкинә Зиннәтовна!

Мидхәт САДЫЙКОВ,


«Мәгариф» журналының 1998 – 2017 еллардагы бүлек мөхәррире

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ