Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәкят» «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе оештырды

Бүген Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды республиканың күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрне җыйды. «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен быел тугызынчы мәртәбә оештыра.

Ата-аналарны һәм балаларны “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде һәм үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.  Быел йөздән артык балага букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. 


Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Диния нәзарәтенә килгән балаларның егермесе тәүге кат мәктәпкә бара. Дин эшлеклеләре, сабыйларның һәрберсенә игътибар күрсәтеп, җылы теләкләрен дә белдерде.


Казан каласында яшәүче Җәүдәт әфәнде чарага өч баласы белән килгән. Гаиләсенә мондый бүләк ясауларына олы рәхмәтләрен әйтте. “Кызым беренче сыйныфка бара, уртанчы улым икенчегә, олы улым җиденчедә укыячак, - ди күп балалы ата. – «Зәкят» фонды игелекле гамәлләре белән һәрвакыт сокландыра. Безне бирегә чакыргач, бик шатланып килдек. Безнең гаилә өчен бу бик зур ярдәм”.  
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: һәр ел саен “Зәкят” хәйрия фонды Белем көне алдыннан, нинди милләттән булуларына һәм нинди дин тотуларына карамастан, күпбалалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтә.

Хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов белдергәнчә, чараның максаты – балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә, мәктәп өчен кирәкле әйберләр тупларга ярдәм итү. Балалар арасында сәламәтлекләре чикле булганнар да бар иде. Алар өчен мондый очрашу аеруча шатлыклы булды. 

Белешмә: Мәктәп портфеле комплекты үзгәрмәгән: канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ.б. Портфельләр һәм канцелярия товарлары битараф булмаган кешеләрнең иганәсенә сатып алынган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ