Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәкят» фонды күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны катамаранда йөздерде

        Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды күп  балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында табигать кочагында ял...

        Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды күп  балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында табигать кочагында ял итү чарасы оештырды.
        ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 13 бала фонд хезмәткәрләре белән бергәлектә, Кабан күлендә катамаранда йөзәргә чыкты. Оештыручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып узды, һәр кешегә жилетлар кидерде, аннары күл буйлап сәяхәт ясалды.
        Соңыннан балалар өйлә намазы укыды, төшке аш ашады, Кызыл Армия тарихы турында Бөек Ватан сугышы (1941–1945 еллар) музей-мемориалы җитәкчесе Александр Александров уздырган дәресне тыңлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ