Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча сәнгать галереясында «Космоска чыгу» күргәзмәсе ачылачак

13  апрельдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Мәскәүнең «Космоска чыгу» күргәзмәсе ачылачак, ул СССРда Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрүнең 65 еллыгына багышлана....

13  апрельдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Мәскәүнең «Космоска чыгу» күргәзмәсе ачылачак, ул СССРда Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрүнең 65 еллыгына багышлана. Экспозициядә Россия Рәссамнар иҗат берлегенең Төбәкара яшьләр остаханәсе эшләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Кунакларга арт-объектлар, космос тематикасы буенча әсәрләр сериясе, тукыма экспонатлары, графика, рәсем сәнгате, фотография, керамика, реди-мейд, видео һәм инсталляцияләр күрсәтеләчәк.
Күргәзмә ачылышына 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр керү ирекле. Ул 14  майга кадәр эшләячәк.
Проект Россия рәссамнарының иҗади берлеге ярдәме белән РФ Хөкүмәтенең яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү буенча стипендия программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ