Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала мәктәптә теләп укый башласын өчен нишләргә?

Әти-әниләргә киңәшләр.

– Иң элек балага ни ошый һәм ошамый икәнлеген ачыклагыз. 
Гадәттә, аңа «бишле» билгеләре эләгә торган фәннәр ошый. Ә башка фәннәрне өйрәнү өчен, кайчакта омтылыш кына җитеп бетми. Әйтик, ике тапкыр талпынып карап та, мәсьәләне чишә алмаган икән, күпләр өченче тапкыр тырышып та тормый. Әти-әниләр бу мизгелдә аны бирешмәскә, нәтиҗәгә омтылырга, һичшиксез уңышка ирешәчәгенә ышандырырга тиеш.
– Баланың мөстәкыйльлегенә тулысынча инанмый торып, уку процессына контрольне киметергә ашыкмагыз.
– Беркайчан да башкалар белән чагыштырмагыз! Гаиләсе аны ничек бар, шулай кабул итүен, яратуын тоеп үскәндә генә, баланың үзбәясе тәңгәл килә, һәм ул тагын да яхшырак булырга омтыла. 
– Уңышлы кешеләр хакында күбрәк сөйләгез. Китап, кино геройлары турында фикер алышырга була: һөнәри яктан үсәргә геройга ни ярдәм иткән? Ә син шулай булдыра алыр идеңме? Мин ничек ярдәм итә алам?
– Балаларга хас хаталарның күпчелеге игътибарсызлык аркасында килеп чыгуы беркемгә дә сер түгел, шуңа күрә, ни дә булса эшләгәннән соң, үзен яңадан тикшереп чыгарга өйрәтегез. Хаталары кимрәк булган саен, күңеле үсеп китәчәк. Әгәр дә балагыз теманы үзләштердем дип уйлап та, начар билге алып кайкан икән, моны игътибарсыз калдырмагыз. 

Илшат Исмәгыйлев, 
Казан шәһәрендәге 2 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы

Фото: Альберт САБИР 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ