Әниләр көне белән!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләнеп үтә. Быел ул 24 нче ноябрьгә туры килә.
Кадерле әниләр, сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә озын-гомер, сәламәтлек, шатлык, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз!
Танылган шагыйрьләрнең балалар өчен әниләр турында язган шигырьләрен биредә тупладык.
Әнкәйләр
Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр – бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я Кояштан һәйкәл салырлык...
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз –
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз –
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса – тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз...
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Роберт МИҢНУЛЛИН
ӘНИЕМНЕҢ МИНЕ БЕЛМӘГӘН ЧАГЫНДА
Әниемнең мине белмәгән чагында
Итәгенә җилләр булып уралып йөрдем.
Чиләгенә агып кердем сулар булып,
Йөрәгенә моңнар булып үтеп кердем...
Әниемнең мине белмәгән чагында
мин җәй идем, мин көз идем,
мин кыш идем...
Һәм яз идем...
Әнинең мин үзе идем —
Мәхәббәтен көтеп йөргән бер кыз идем...
Әниемнең мине белмәгән чагында
төшләренә кердем колын, тайлар булып...
Әле — бөре, әле — чәчәк, әле — алма.
Әле — йолдыз, әле тулган айлар булып...
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Әнием
Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
Ренат ХАРИС
Иң матур җыр
Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
Алар җырлый иң матур җыр
Минем әни турында.
Күрәсезме, букет итеп
Алсу нурлар бәйләмен.
Кояш котлый март аенда
Минем әни бәйрәмен.
Нинди булган, нинди уңган
Ул һәр эштә, һәр кайда!
Йомшак сүзе, күркәм үзе,
Нурлы йөзе елмая.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем — әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта
Үрнәк миңа әнием.
Җәвад Тәрҗеманов
Әниләр бәйрәме
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый, —
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрен котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Резеда Вәлиева
Фото: freepik.com
Комментарийлар