Каюм Насыйри турында кызыклы 14 факт
«Гаилә һәм мәктәп» журналында яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Татар иҗтимагый фикерен формалаштыруда, милләтне алгарышка илтүдә, рухи үсешкә ирешүдә мәгърифәтчеләрнең урыны һәм өлеше биниһая зур. Без аларның күркәм эшчәнлеген, тормыш юлларын, иҗатлары һәм мирасларын ачыклап, замана укучысына ирештерүне кирәк таптык. Татар милләтендә алар күп булган. Без белгәннәре фәкать урта гасырлардан башлап кына билгеле. Милли җирлекне, атаклы шәхесләребезне оныттырмау максатыннан, әлеге сәхифәбез файдалы булыр дип өметләнәбез. Бүгенге героебыз – галим, педагог, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри.
Безнең белешмә:
Каюм Насыйри (1825–1902) мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр дә язган. Ул 1860 елдан гыйльми эшчәнлек алып бара, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерли, сүзлекләр төзи.
- Каюм Насыйри – татарның беренче журналисты. Ул «Таң йолдызы» дип аталган газета чыгарырга хыялланган. 1871 елда ул көндәлек өстәл календарен эшли. Үзе исән чагында нәшер иткән һәм үзе үк төпләп чыгарган, татар журналистикасы өчен рәсүл тырнагыдай кадерле календарьлары архив тузанына күмелгән килеш үз көнен көтеп ята, чөнки алар әле өлешчә генә өйрәнелгән.
- Каюм Насыйри хезмәтләренә Габдулла Тукай да таянган. Шагыйрь иҗатында абруй казанган Шүрәле, Су анасы кебек әкият геройларын Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә инде күрсәткән була. «Иң әүвәл яктылыкка юлны Каюм Насыйри ачмаса, дөньяда Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури кебек йолдызлар якты яна алмас иде», – ди француз язучысы Шанталь Лемерсье-Келькеже.
- Бөек мәгърифәтченең үзе исән чагында ук дөнья күргән 40 тан артык басма китабы (гыйльми һәм әдәби әсәрләре) бар. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң иҗатына, хезмәтләренә игътибар тагын да арткан. Мәсәлән 1945 елда «Кызыл Татарстан» газетасының һәр санында диярлек аның турында нидер язылган: йә спектакль куелуы, йә фәнни-гамәли чара, йә китап укучылар конференциясе, яисә берәр галимнең лекциясе һ.б.
- Каюм Насыйри 15 ел Казанның «Духовная семинария»сендә татар теле укыта. Аның үзенчәлекле методикасы була. Телне ул халык авыз иҗаты, татар әкиятләреннән мисаллар китереп өйрәтә. Татар балаларына да рус телен өйрәтү зарурлыгын күтәреп чыга. Шуның өчен үзе еш кына кыен ашаган, «урыс Каюм» дип йөрткәннәр.
- Үзе дә Казан университетында ирекле тыңлаучы булып торган. Казан император университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыятендә фәнни эшчәнлек алып барган.
- Киң эрудицияле галим-философның бай мирасы һәм иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән, чөнки ул гарәп хәрефләре белән язылган. «Әбүгалисина кыйссасы» – беренче фэнтези, дип карала һәм безнең татар балалары өчен кабатланмас каһарманнар чыганагы була ала. Мәсәлән, Америка балалары өчен Һарри Поттер, бэтмен, суперменнар никадәр кадерле булса, Каюм бабай геройлары да безгә шулай ук газиз. Киләчәктә бу олуг байлык татар милләте өчен тиңсез хәзинә булачак.
- Бүгенге көнгә кадәр киңкырлы галим, татар рухи мирасын туплап калдырган шәхескә һәйкәл куелмаган! Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында биек постаментта мәйданга куелган бердәнбер бюст-һәйкәл бар.
- Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри үз куллары белән казыган кое саклана. Авыл халкы әле дә аннан су ала. Каюм Насыйри акчасына салынган мәчет хәзерге вакытка реставрацияләнде.
- Татарстанда 1988 елдан Каюм Насыйри исемендәге премия булдырылды. Премия милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләренә укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырыла.
- Гомер көзендә күренекле галимне паралич суга. Чорына күрә шактый тәвәккәл адым ясый: үзен-үзе электр белән дәвалый.
- Мәгърифәтче галимнең шәхси тормышы турында төгәл мәгълүматлар юк диярлек. Холкы катлаулы булган. Хатыны бала тапканда вафат була. Шул вакыйгадан соң башка өйләнмәскә карар кылган. Гомере буе туганнарында яшәгән.
- Каюм Насыйриның төп шөгыльләре фән һәм әдәбият була, ләкин моннан тыш, аны башка өлкәләр дә кызыксындыра. Ул музыка ярата, бик яхшы рәсем ясый, инструментлар ясау һәм шифалы үләннәр үстерү, медицина белән шөгыльләнә. Моннан тыш, слесарь һөнәренә дә өйрәнә. Акыл хезмәтен физик эш белән чиратлаштыру зарурлыгын ул кайбер хезмәтләренә дә керткән.
- Кайбер балаларны үз акчасына укыткан. Татар балаларының белемле, зирәк, заманча фикерли белүе өчен борчылган.
- Каюм Насыйри татар әдәби теленә нигез сала. Галиәсгар Камал үз истәлекләрендә мәдрәсә дәверендә, кайбер спектакльләрне аңлау өчен, Насыйриның русча-татарча сүзлеген кулланганын яза.
Автор фотосы
Комментарийлар