Кече Шырданда – Насыйри Сабан туе
Каюм Насыйри 200 еллыгына багышланган чараларның иң зурысы олуг мәгърифәтченең туган авылы – Кече Шырданда узачак. 12 июльдә Насыйри туган авылында Насыйри Сабан туе бәйрәме оештырыла, нәкъ менә бу көнне фикер иясенең юбилеен да зурлап билгеләп үтәргә җыеналар.
Әлеге уңайдан мәгърифәтче авылында зур төзелеш эшләре планлаштырылган. Авылда 40 сотыйда исәпләнгән К.Насыйри исемендәге Мәгърифәтчеләр паркы калкып чыгачак. Замана таләпләренә туры китерелеп эшләнгән паркта агачлар утыртыла, электр яктырткычлар һәм фонтан да булачак, шулай ук башка мәгърифәтчеләр исемнәре дә мәңгеләштереләчәк. Бу яшел парк үзенә күрә татарның гыйлемле шәхесләренә дан җырлаучы урын буларак та тарихка керәчәк.
Узган җомгада Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында урнашкан Насыйри мәчетендә ифтар мәҗлесе булып узды. Дини мәҗлескә кадәр авыл китапханәсе-музеенда эшлекле очрашу узды. Анда Казаннан галимнәр, язучылар һәм эшкуарлар, авыл кешеләре, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. «К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина аларны яңа, үзенчәлекле паркның план-проекты белән таныштырды.
Моннан тыш, авылда яңа клуб та төзеләчәк, урам юллары һәм Сабан туе оештырыла торган мәйданнар да яңа төсмер алыр, дип көтелә. Фикер иясе авылы юбилейга зур кунаклар кабул итүгә ныклап әзерләнә. Насыйри Сабан туе дип исемләнгән бәйрәмгә республика Рәисе килүе дә көтелә.
Искәртеп узабыз: заманында мәгърифәтче туган авылына кайтып балалар өчен махсус Сабан туе бәйрәмнәре оештыра торган булган.
Автор фотолары
Комментарийлар