233 меңнән артык бала ял иткән
Әлмәт районындагы «Юность» балаларны савыктыру лагере базасында 2026 елгы сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинары узды.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы учреждениеләр вәкилләре, балаларның ялын оештыручы белгечләр, ял итү һәм савыктыру оешмалары җитәкчеләре катнашты. Алар балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, быелгы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре белдергәнчә, биредә алган белемнәр һәм тәкъдим ителгән практикалар укучы балаларның ялын, сәламәтләндерү оешмалары эшчәнлеген алга таба камилләштерү өчен җирлек булып торачак.





Комментарийлар