Логотип Магариф уку
Цитата:

Кол Галинең «Йосыф турындагы әкият» поэмасы буенча спектакль күрсәтеләчәк

Сәхнә әсәрен 29 ноябрьдә һәм 18 декабрьдә күрсәтәчәкләр.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле «Йосыф – Зөләйха» вокаль-хореография спектакленең премьерасын күрсәтәчәк. Тамашачыларга бөек мәхәббәт турындагы риваятьне күрсәтәчәкләр. Тамаша 29 ноябрьгә һәм 18 декабрьгә планлаштырылган.

Куелыш режиссеры – ТР халык артисты, Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. Тамашачылар алдында артистлар Сәидә Мөхәммәтҗанова, Руслан Закиров, Чулпан Закирова, Ләйсән Мәхмүтова, Рөстәм Асаев, Рафаэль Якупов һәм башкалар уйнаячак.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ