Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәңгәр шәл» җаннарны җылыта

        18 августта Галиәсгар  Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 118 нче сезонын легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачып җибәрәчәк.        –...

        18 августта Галиәсгар  Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 118 нче сезонын легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачып җибәрәчәк.
        – Без генә түгел, башка театрлар да сезонны гадәттәгедән иртәрәк ача. Сәбәбе гади: көннәр бик матур тора, туристлар күп йөри. Театр мәйданчыгы халык белән тулы, кереп тамаша кылсыннар, ишекләребезне ябык тоту дөрес булмас. Әлбәттә, шул ук вакытта без гастрольләргә дә чыгачакбыз. Язын  Самарада гастрольдә  булган идек, бу юлы аннан Горький исемендәге драма  театры артистларын кунакка көтәбез, алар  безнең тамашачыларга үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Без исә  ул вакытта Ижевск, Пермь  сәхнәләрендә чыгыш ясарга  ниятләп торабыз, –  диде театр директоры Илфир Якупов,  матбугат конференциясендә фикерләре белән уртаклашып.
      «Быел  нинди  яңа спектакльләрне тамаша кылырга  була?» – дигәндә, баш режиссер, Габдулла Тукай  премиясе лауреаты  Фәрит Бикчәнтәев гадәттәгечә таныш драматурглар  Туфан Миңнуллин, Илгиз Зәйниев,  Ркаил Зәйдулла исемнәрен һәм аларның әсәрләренә таянып куелачак спектакльләрне атады. 118 нче театр сезоны да  татарның  легендар спектакле «Зәңгәр шәл» белән ачылуы да гаҗәп түгел, әлегә кадәр тамашачы аны яратып кабул итә. Академия театры буларак, камаллылар чит ил драматурглары әсәрләрен дә сәхнәгә куярга тиешләр. Бу уңайдан баш режиссер чираттагы сезонда  Колумбия режиссеры, профессор  Алехандро Гонсалес Пуче белән  хезмәттәшлеккә өмет баглавын белдерде.
        Тамашачылар алга таба музыкаль спектакльләрне тамаша кылып, танылган артистлар Гөлсем Исәнгулова, Зөлфирә Зарипова һәм Рамил Вәҗиповның  юбилей чараларында катнашып күңелле ял итә алачак. Театр сәнгате өлкәсендә үзен таныткан  артистларыбызга Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасын да күпләребез түземсезлек белән көтә, әлеге чара 7  ноябрьдә узачак.
        118 нче театр сезонында күрсәтеләчәк  спектакльләр дә нинди драматургныкы булуга карамастан тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанып кала режиссерлар.

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ