Шәүкәт Галиев иҗатына сәяхәт
(Интеллектуаль уен)
Рузилә ГОМӘРОВА,
Апас урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Безнең мәктәптә әдәбият дәресләреннән тыш үткәрелә торган тәрбияви очрашуларның, уеннарның максаты – балаларда кече Ватанга карата тирән хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү. Бу бурычны тормышка ашыру өчен иң элек үзебезнең төбәгебездә туып үскән, Апас туфрагында канат ярган шагыйрьләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Аларның шигырьләрендә туган як табигате, газиз авыл, әти-әни йорты җылысы чагыла.
Балалар белән интеллектуаль уеннар, викториналар үткәргәндә, алар шагыйрьләрнең биографиясен генә түгел, ә күңел халәтен аңларга тырыша. Уен барышында укучылар горурлык хисе кичерә, иҗат кешесенең хезмәтен, аның туган җиргә булган мәхәббәтен аңлый башлый, туган якка мәхәббәтне йөрәкләренә сеңдерә, гап-гади болын, тыкрык яки чишмә турында язылган юллар аша үзләре яшәгән җирнең кадерен белергә өйрәнә.
Мондый чаралар вакытында бала үзен туган якның бер кисәге итеп тоя. Шагыйрьләрнең сүзләре аша алар туган телебезнең байлыгын, нечкәлеген тоярга өйрәнә. Бу – патриотизм тәрбияләүнең иң гади, әмма иң нәтиҗәле юлы. Чөнки Ватанга мәхәббәт зур калалардан түгел, нәкъ менә үзеңнең туган нигезеңнән, үз районыңның горурлыгы булган шәхесләрдән башлана.
Максат: Шәүкәт Галиевнең иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру, аның шигырьләре ярдәмендә укучыларда тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Кирәкле җиһазлар: проектор, ноутбук, Шәүкәт Галиев портреты, китаплар күргәзмәсе, Шәүкәт Галиев шигырьләренә ясалган рәсем күргәзмәсе, мәкальләр язылган карточкалар.
Алдан эшләнгән эш: Шәүкәт Галиевнең тормышы, иҗаты һәм шигырьләре белән балаларны таныштыру.
Уен барышы
Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кунаклар! Хәерле көннәр сезгә! Бүген без сезнең белән интеллектуаль уен үткәрергә җыелдык. Интеллектуаль уен ул – беренче чиратта финишка беренче булып килү түгел, ә юлның һәр чакрымында яңалыкка омтылу. Уеныбыз гадел һәм дустанә рухта узсын!
Ә уенның кем иҗатына багышлануын башваткычны чишкәч белерсез.
, ,,,,,
, , , ,
– Әйе, балалар, бүгенге уеныбыз татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган. Әйдәгез әле, уенчыларны бирегә чакырыйк. «Нечкәбилләр» һәм «Шәвәлиләр» командалары рәхим итегез.
Безнең шулай ук командаларны бәяләп баручы жюриларыбыз да бар. (Жюрилар белән таныштыру.)
Әйдәгез, сүзне командаларыбызга бирик. (Командалар бер-берсен сәламли.)
1 нче тур. «Тормыш сәхифәләре».
– Сезгә Шәүкәт Галиевнең тормышы һәм иҗаты буенча сораулар бирелә. Сез шул сорауларга җавапны өстәлләрдәге ак битләргә язарга тиеш буласыз. Аннан язган җавапны берәмләп укыйсыз.
1. Шәүкәт Галиевнең тулы исеме ничек? Аның чын фамилиясе нинди? (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин.)
2. Шәүкәт Галиев кайчан һәм кайда туган? (1928 елның 20 ноябрендә Апас районы Олы Бакырчы авылында.)
2. Ни өчен ул үзенә «Галиев» дип псевдоним алган? (Ватан сугышында һәлак булган әтисе Галиулла истәлегенә.)
3. Шагыйрьнең беренче шигыре кайчан языла һәм ул ничә яшьтә була? (Сугыш ахырында, 13 яшендә.)
4. Аның беренче шигыре ничек аталды һәм кайсы журналда чыкты? (Беренче шигыре 1948 елда «Совет әдәбияты» журналында басыла.)
5. Шәүкәт Галиев язучылык эше белән генә шөгыльләнмәгән, ул редакциядә дә эшләгән. Ул кайсы сатирик журналның хезмәткәре булган? («Чаян» журналы.)
6. Мәскәүдә ул кайсы белем бирү курсларын тәмамлаган? (Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларын.)
7. Шагыйрь күпсанлы бүләкләргә лаек булган. 1972 елда аңа иң югары республика бүләге – кем исемендәге премия бирелгән? (Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе.)
8. Халыкара дәрәҗәдә танылу китергән балалар китабы ничек атала һәм ул кайсы әкиятче исемендәге дипломга лаек булган? («Физзарядка ясый куян», Ганс Христиан Андерсен дипломы.)
9. Шәүкәт Галиевнең тормышы кайда һәм кайчан өзелә? (2011 елның 7 маенда Казанда.)
2 нче тур. «Кем ул?»
– Экранда геройлар сурәте күрсәтелә, сез геройны танырга тиеш буласыз.
1. Бу малай бераз шаян, хәйләкәр, ләкин бик кызыксынучан. Кайчак мактана да белә. (Шәвәли. «Мин — Шәвәли!» циклы герое.)
2. Бу әкияттәге кебек малай, ул гел яхшылык эшли, әниләргә булыша. (Камырша. «Камырша» китабы герое.)
3. Кечкенә малай кибеттә бик күп әйбер сорый: самолёт, мылтык, ат. Тик иң мөһимен онытмый. («Әни миңа... » шигыре герое.)
3 нче тур. «Тылсымлы тартма».
Укытучы. Мин тартмадан бер предмет алам, сез шул турыда Ш. Галиевнең шигырь юлларын искә төшерергә тиеш буласыз.
1. Каләм/Ручка. («Яши иде бер ручка...», «Уку-язуга өйрәнү» шигыре.)
2. Кәнфит/Тәм-том. («Әни кибетгә киткәндә... Самолёт, мылтык, көрәк...». Бүләк сорый торган шигырь.)
3. Ипи кисәге. («Икмәк – ил байлыгы» темасына багышланган тәрбияви шигырьләр.)
4 нче тур. Шигъри эстафета. «Дәвам ит».
– Мин сезгә шигырьнең башын укыйм, сез чираттагы юлны әйтергә тиеш буласыз.
1. «Мәктәпкә барам әле...» («Сумкамны алам әле...»)
2. «Ипи безгә көч бирә...» («Аның өчен тир түгә...»)
3. «Бүген минем туган көн...» («Бәйрәм була торган көн...»)
4. «Тимераякта шуарга...» («Чыктым мин тротуарга...»)
5 нче тур. «Китап битен ачыгыз... »
– Һәр командадан бер укучы чыга. Аңа 3 тән алып 20 гә кадәр сан әйтергә тәкъдим ителә. Бу – очраклы бит саны. Уенчы әйткән санга туры килгән битне китаптан тиз генә эзләп таба. Шәүкәт Галиевнең «Шәвәли шуклыгы» китабындагы шул биттә урнашкан шигырьне әзерләнмичә сәнгатьле укый.
6 нчы тур. Капитаннар бәйгесе. «Таны һәм җырла!»
– Шәүкәт Галиев – безнең өчен шагыйрь генә түгел, сүз остасы да. Аның шигырьләре күпләрнең яраткан җырларына әйләнде. Сезнең дә хәтерегездәге бу җырларны яңартасым килә. Әзерме? (Укытучы танылган җырның музыкаль язмасын (минусовкасын) тыңлата. Аның нинди җыр икәнен тизрәк танырга һәм таныгач кыңгырау шалтыратырга һәм шул җырның бер-ике юлын җырларга кирәк.)
– «Кыңгыраулы мәктәп еллары».
– «Бииләр итек, читекләр».
– «Утыр әле яннарыма».
– «Җирдә миңа ни кирәк?»
7 нче тур. «Мәкальне җый».
– Сезнең алдыгызда сүзләр ята. Мин сигнал биргәч, сез шул сүзләрдән мәкальләрне дөрес итеп җыярга тиеш буласыз. Беренче булып төзеп бетергән команда кул күтәрә.
Иң татлы тел – (туган тел, анам сөйләп торган тел).
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
Иле барның (теле бар).
Телләр белгән – (илләр белгән).
Инсафлының (теле саф).
Туган илем – (туган анам).
– Хәзер нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.
– Шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Укучылар, сез бәйгегә бик тырышып әзерләнгәнсез. Үзегезнең белемегезне дөрес җавапларыгыз белән дәлилләдегез. Үзегез өчен күп кенә мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз һәм уеныбызны Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз. («Туган тел» җырын башкару.)





Комментарийлар