Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсы призерлары белән очрашты

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаган педагоглар белән очрашты. Татарстан вәкилләре бәйгенең финалында призлы урыннар яулады.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы 11нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Зөфәр кызы икенче урынга лаек булды. 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Мәсхүт кызы «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы алымнары» номинациясендә өченче урынны алды.

Илсур Һадиуллин педагогларны уңышлары белән котлады:

«Сезнең җиңүегез –  шәхси уңыш кына түгел, республикада туган телләрне укытуның югары дәрәҗәдә булуы да. Россия халыкларының тел төрлелеген саклау –  безнең өчен өстенлекле бурычыбыз», –  диде министр.

Педагоглар бәйгедә катнашу тәҗрибәсе һәм тәкъдим иткән методикалары белән уртаклашты.

Очрашуда шулай ук педагогларның конкурста тәкъдим иткән алымнарын Татарстанның мәгариф оешмаларында куллану турында фикер алыштылар.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән минстрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ