Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигать – уртак йортыбыз

Табигать турында өстәмә мәгълүмат алу.

Луиза БИЛАЛОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең I квалификация

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Табигать турында өстәмә мәгълүмат алу; өйрәнгән лексик һәм грамматик күнекмәләргә нигезләнеп яңа сүзләрне кулланышка кертү, сорауларга  аңлап җавап бирүгә ирешү; табигатьне саклау юлларын ачыклау, үз фикереңне белдерү.

 

Җиһазлау. “Татарча да яхшы бел” дәреслеге буенча УМК; укучылар сүзлекләре; “Табигать – уртак йортыбыз” исемле презентация; аудиоязмада кошлар тавышы; “Кызыл китап”; Рәхимов И., Ибраһимова К. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. – Казан: Мәгариф, 2007.

 

Дәрес  барышы

 

I. Оештыру

 

Аудиоязмадан кошлар тавышы ишетелә, укытучы шигырь сөйли.

 

(1 нче слайд)

 

Кышлар үтте, матур язлар җитте,

 

Матурланды көннәр тагын да,

 

Җылы якка киткән сайрар кошлар

 

Очып кайтты туган ягына. (Г. Хәсәнов)

 

Укучылар белән яз, табигать турында әңгәмә үткәрелә. Дәреснең максаты белән таныштырыла.

 

II. Актуальләштерү

 

Укытучы. Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

 

(2 нче слайд)

 

– Табигать ике төрле була: терек һәм терек булмаган табигать.

 

– Терек табигать нәрсә ул? (Табигатьнең органик әйләнештә булган өлеше.)

 

– Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә? (Фикерләр тыңлана.)

 

Укытучы. И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык урманнарың, биек-биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да – табигать. Без үзебезнең туган ягыбыз белән горурланабыз. Киресенчә дә булырга мөмкин. (3 нче слайдта табигатьнең “дошманнары”, зарарлы матдәләр турында мәгълүматлар китерелә.)

 

– Сезнең фикерегез нинди? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

 

Укытучы. Әйе, бу – бик аяныч хәл. Табигать ул  – безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый, табигать  – кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый, шуның өчен  без бүгенге дәрестә  уртак йортыбызны  саклар өчен  нишләргә кирәк, дигән сорау куябыз, дәрес ахырында без бу сорауга җавап табарга тиеш булабыз. (4 нче слайд)

 

III. Яңа  күнекмәләр формалаштыру

 

Укучылар игътибарына “Табигать – уртак йортыбыз” дигән текст тәкьдим ителә.

 

1.Текстагы кайбер сүзләр белән танышыйк, тәрҗемә итик.

 

(Сүзләрнең язылышы, әйтелеше, тәрҗемәсе, сүзтезмәләр төзү өстендә эш.) (5 нче слайд)

 

Ара-тирә – иногда

 

Зарарлы матдәләр – вредные вещества

 

Тереклек – всё живое

 

Махсус – специальный

 

Яшел Үзән – Зеленодольск

 

Төтен – дым

 

2. Табигать – уртак йортыбыз.

 

Татарстанның табигате бик матур. Республикабыз аша Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай. Урманнар – республикабызның зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршы-каеннар,  имәннәр һәм башка агачлар үсә. Урман кешегә җиләк-җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлкеләр яши. Урманга килеп керсәң, төрле-төрле кошлар сайравын ишетеп таң каласың.

 

Кызганыч, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар – бөтен тереклек өчен зарарлы. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк. Моның өчен үсемлекләрне дә сакларга кирәк. Алар яфраклары белән һавадагы тузан һәм корымны тоткарлап кала.

 

Чиста су да – зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан еш кына елгаларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.

 

Тереклекне саклау өчен хәзер парклар һәм табигый тыюлыклар оештыралар. Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела. Хәзерге вакытта Россиядә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. “Түбән Кама” милли паркы 1991 елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан. “Идел- Чулман” тыюлыгы 1960  елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнарын колачлый.

 

Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап – рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

 

Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп-чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать – безнең уртак йортыбыз.

 

3. Текст буенча эш. (6 нчы слайдта бирелгән җөмләләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итәргә.)

 

Текстның эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар алына.  Эчтәлекне рус телендә сөйләп чыгарга кушыла.

 

IV. Алган күнекмәләрне ныгыту

 

Фикерләр әйтелә, нәтиҗә ясала. (7 нче слайд)

 

Бервакыт галимнәр шәһәрдән ерак булмаган бер елганың төбен тикшергәннәр. Алар 5 чакрымлы арада 14 тимербетон плитә, 16 торба, 34 рельс кисәге, 43 ут сүндергеч, 18 пычкы, 31 балта, 112 чана, 108 котелок, чәйнек, кәстрүл, 36 таба, 27 үтүк, 2486 шешә,  2214 консерв банкасы һәм тагын бик күп чүп-чар тапканнар.

 

Алга таба табигатьне саклауга кагылышлы сорауларга җаваплар алына.

 

V. Йомгаклау

 

Укытучы. Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше генә була ала. Сез дә, балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз!

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ