Логотип Магариф уку
Цитата:

Мусаларны йөрәгендә алып кайтты

Җәлилче Фәрит Солтанбәков белән 80 яше тулган көннәрдә очрашкан идем.

Өлкән яшендә дә ул мәһабәт буйлы, киң җилкәле, мәгърур кыяфәтле ир иде. Сугышка киткәндә, бер сугуда аюны аягыннан егарлык, типсә, тимер өзәрлек арыслан гәүдәле егет булган бит инде бу дип уйладым шунда эчтән генә. Ничә еллар үтсә дә, әңгәмә барышында: «Фәрит ага, дошман Сездән коралсыз килеш тә коты алынырлык, ул ничек Сезне аяды?» – дигән соравыма биргән җавабын хәзер дә онытканым юк. «Әй энем, дошман аямаса да, язмыш аяды, – дигән иде ул шунда. – Без Җәлил, Кормаш белән бергә Ватанга хыянәт итмәскә ант иттек. Фашист күпме генә изсә дә, антымны бозмадым. Ә Мусалар мине сатмады. Алар үзләре генә үләргә уйлады. Кормаш миңа әйтте: «Фәрит, синең исемең бездән бер генә фашистка да чыкмас. Нык тор! Ышанам: син илгә исән-сау кайтырсың. Безнең хакта барысын да сөйлә». Мин дә бу сәхифәдә сезгә Кормашның Фәрит Солтанбәковка әйткән әманәтен җиткерәм: җәлилче белән әлеге очрашудан истә калган хатирәләремне сезнең белән уртаклашам.

Әсирлектә очрашулар
1941 ел башында махсус урта һәм югары уку йортлары тәмамлаган яшь белгечләрне Житомир өлкәсендәге полк мәктәбенә алты айга укырга җыялар. Алар арасында Сәмәрканд университетын тәмамлаган 25 яшьлек Фәрит Солтанбәков та була. Лейтенант погоннарыннан кайтырга санаулы көннәр калып барганда – кояшлы 22 июнь иртәсендә «тревога» игълан ителә. Митинг вакытында фашистлар Германиясенең илгә хыянәтчел һөҗүм итүе мәгълүм була. Фәритләр батальоны 4 июльдә дошман белән күзгә-күз очраша. Өч сержант, ике солдат, бер лейтенант өч көн йокламаган, ашамаган көе ябык ныгытмада оборона тота. 6 июльдә дот чолганышта кала. Патроннары бетеп, амбразураны ябарга торганда, эчкә огнеметтан атылган ут ташкыны бәреп керә. Ялкын Фәритнең битен, күзләрен, күкрәкләрен яндырып ала. Ул авыл клубында аңына килә. Яралары үтереп сызлый, җитмәсә, ике күзе дә бернәрсә күрми. Иртән яралы совет әсирләре ябылган клубны авыл халкы чорнап ала. Солдатларга сөт китергәннәр, әмма немец сакчысының аны әсирләргә бирдертәсе килми икән. Шунда халык немец табибына мөрәҗәгать итә. Ни гаҗәп, офицер-табиб яралыларга берәр кружка сөт өләштерә. Сукыр солдатны да әсирләр лазаретына күчерәләр. Сигез көннән соң егетнең күзләре ачыла. Этап белән лагерьдан лагерьга йөртә-йөртә, 1943 елның гыйнварында Фәрит Солтанбәковны атаклы Демблин концлагерена китереп ябалар.  

1942 елның азагында легион төзү максаты белән немецлар Демблинны икегә аера. Беренче бүлектәге әсирләр кырыс режимда тотыла. Икенчесендә «Идел-Урал» легионына язылган тоткыннар яши. Аларның ашаулары да яхшы, киемнәре дә яңа. Легионерларга лагерь буйлап йөрергә, иптәшләре белән аралашырга да рөхсәт ителә. Болар барысы да әсирләр легионга язылсын өчен махсус оештырыла. Ач көе эшләп хәлсезләнгән Фәрит беркөнне ашханә ишегалдын себереп йөргән тәбәнәк буйлы, каратутлы  егет белән таныша. Ул Гайнан Кормаш булып чыга. Егетләр дуслашып китә. Гайнан ачлыктан йончыган Фәрит яшәгән баракка көн дә яшереп кенә азык китерә башлый, шуның белән аны ач үлемнән саклап кала. 

Муса белән дә шул ук Демблин лагеренда 1943 елның язында таныша Фәрит. Җәлил Демблинга Шәфи Алмас белән Едлинодагы музыка-хор капелласына артистлар сайлап алырга килә. Шагыйрьнең өс-башы килешле генә күренә. Шәфи Алмас үз эшләре белән китеп югалгач, Гайнан Җәлил белән аулаккарак китеп, шактый вакыт сөйләшеп тора. Муса Гайнанга яшерен оешмада эшләрлек ышанычлы егетләр кирәклеген сиздерә. Аннары Кормаш Фәритне үзләре янына чакырып ала. «Бу – Фәрит, безнең егет, – дип, Җәлил белән таныштыра. Ул киткәч, Фәрит Гайнаннан әлеге кешенең кемлеген сорый. «Бумы? – ди Кормаш. – Бу – татар халкының күренекле шагыйре Муса Җәлил». Соңыннан, үзара киңәшләшкәч, Җәлил үзе белән бергә Гайнанны, Фәритне һәм тагын берничә әсирне Едлинога алып китә. Кормашны капелланың җитәкчесе, Фәритне кыллы инструментлар төркеме артисты (егет мандолинада уйный белә) итеп билгелиләр. Фәрит Едлинода рәсми төстә яшерен оешмага кабул ителә. Муса каршында илгә тугрылыклы булырга ант итә. Җәлил антның сүзләрен әкрен генә әйтеп тора, Фәрит аның артыннан кабатлап бара. Яшерен оешма Фәритне Кормаш төркеменең элемтәчесе итеп билгели. Берлиндагы Алиш төркеме белән бәйләнештә торуны йөкли. Аннары Гайнан аны Абдулла Баттал һәм Зиннәт Хәсәнов белән таныштыра. Абдулла да, Зиннәт тә Фәрит кебек яшьтән чыныгып үскән, таза, көчле бәдәнле егетләр була. Оешмада бергә эшли башлагач, бу сыйфатларының аларга күп тапкырлар кирәге чыга. Егетләр өчесе дә бер төркемдә элемтәче була. Әмма «эшли» дип әйтергә генә ансат. Әсирлектә, һәр адымыңны үлем сагалаган фашист козгыннары оясында ничек эшләргә соң? Мөгаен, кеше дигәнең авырлыкларга җайлаша торгандыр. Үзен-үзе көрәшкә әзерли, чыныгадыр. Аннары Җәлил дә юктан бар булмаган. Совет власте урнашкан елларда ук аның Төркестан фронты политидарәсенең «Кызыл Йолдыз» газетасында җиңү уты белән янган «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 13 яшендә! Ул социализм иленең ялкынлы комсомол, партия мәктәбен уза. Татарстан Язучылар берлеген җитәкли. Кормашның кадровый офицер, хәтта армия разведчигы булуын беләбез. Көрәш уты белән сугарылган шагыйрьгә әзерлекле командир янына бер йодрык булып туплану да сынмас ихтыяр көче биргәндер җәлилчеләргә. 

«Бу кешедән сакланыгыз!»
Фәрит аганың яшерен оешма әгъзаларының бик тә хәтәр заданиеләр башкаруын сөйләгәне истә калган. Алар үлем куркынычы янаган шартларда корал туплый, совет, поляк партизаннары белән элемтә урнаштыра, бердәм көрәшкә күтәрелү өчен әсирләр арасында листовкалар тарата. Шулай восстаниегә әзерләнеп беткән көннәрнең берендә Мәхмүт Ямалетдинов дигән әсирне сугышчан ротадан пропагандистлар янына күчерәләр. Яшерен оешма әгъзалары янында: «Ятим үстем, комсомол идем», – дип еламсырап бөтерелгән бу бәндә күпләрдә шик уята. Әңгәмә барышында Фәрит абыйдан, малайларча кызып китеп: «Восстание көне килеп җиткәндә генә арагызда шундый кешенең пәйда булуы сезне сәерсендермәдеме? Кормаш ул егет кисәгеннән бик шикләнгән диләр. Нигә сез ул бәндәне юкка чыгармадыгыз?» – дип сораганым истә калган. 

– Капелла безгә маскировка өчен кирәк булды, – дип, бик урау гына җавап биргән иде Фәрит ага. – Аның яртысы – яшерен оешма әгъзалары. Концерттан соң безне Берлинга экскурсиягә алып баргалыйлар. Без, шуннан файдаланып, Алиштан листовкалар алабыз да легион батальонындагы яшерен оешма әгъзаларына таратабыз. Саклык өчен оешманы берничә төркемгә бүлдек. Җәлил шул төркем җитәкчеләре белән генә очраша. Төркем башлыклары – үз буйсынуындагылар белән күрешә. Тора-бара яшерен оешма киңәйде, чуваш, мордва төркемнәре оешты. Легионда хәлләр кискенләште, аерым-аерым качулар, эшелоннарны озатучы легионерлардан партизаннар ягына чыгучылар ешайды. Легионда листовкалар күренә башлагач, гестапо офицерлары серне чишәрдәй тоткынны озак эзләгәннәрдер. Мәхмүт безнең якта йөри башлау белән, Кормаш та кисәтте. «Моннан сак булыгыз», – диде. Бәлки, муенын бормасак та, каты гына тотып сорау аласы калгандыр. Әмма без барыбыз да, илебезне саклаганда, әсирлеккә төшкән совет солдатлары идек бит. Максатыбыз да мөмкин кадәр күбрәк иптәшләребезне үлемнән саклап калу иде. Моны әсирлеккә төшкән кеше генә аңлый ала. Күтәрелү көне якынайган көннәрдә безнең элемтә төркеме белән Җәлил үзе киңәшмә үткәрде. «Инде, егетләр, бер генә юл калды, йә  җиңү, йә үлем! Восстаниегә күтәрелер вакыт җитте. Төп максат – легионны партизаннарга алып китеп, Кызыл армиягә кушу», – диде. Әмма, нишлик, планнар без уйлаганча барып чыкмады. Арага хыянәт керде. Беркемнең дә корбан буласы, үләсе килмәде. Беркемнең дә! Дөньяда иң кадерлесе – кеше гомере. Яшерен оешма нәкъ менә шул меңләгән кеше гомерен саклап калу өчен төзелгән иде бит. 

Сүзсез дә аңлаша торган егетләр 
Восстание 14 августка билгеләнә. Август башында элемтәче Абдулла Баттал Алиштан листовкалар алып кайтырга дип Берлинга кузгала. Аңа Мәхмүт тә иярә, Батталның һәр адымын күзәтеп йөри. 10 август кичендә алар Едлинога әйләнеп кайта. 11 августта лагерьда кулга алулар башлана.
Фәрит Солтанбәковны фашистлар, сатлык җан әләге буенча, бик нык җәзалыйлар. Кургашлы резин шланг белән аркасын каезлыйлар, бөерләре төшкәнче типкәлиләр, кара янганчы кыйныйлар. Әмма Фәрит гаебен танымый. Илгә, дуслары алдында биргән антына тугрылыклы кала. Көннәре санаулы гына калса да, фашистлар аны, Икенче рейхны җимерүдә катнашкан өчен, гомерлек төрмәгә ябарга хөкем итәләр. Әмма фашизм үз үлемен үз оясында таба. 1945 елның 25 апрелендә Фәрит Солтанбәковны Радалбин концлагерыннан Америка армиясе солдатлары азат итә. Шулай да Фәриткә, төрле газаплар күрә-күрә, 1946 елның гыйнварында гына өенә кайтып җитәргә насыйп була. Әмма илгә кайткач та тынгылык булмый әле. 

– Әсирлеккә төшкән өчен бик таладылар, – дип сөйләгән иде ул. – «Җәлилләр белән бергә булдым», – дисәм, мине шундук атачаклар иде. Чөнки илгә: «Җәлил илен саткан», – дигән хәбәр кайткан чак. Болхин шәһәрендә сорау алганда, бер татар капитанына яшерен оешмада эшләвемне сөйләгән идем. «Бу хакта авызыңны ачма. Барыбер исбатлый алмаячаксың», – дип, ул турыда беркемгә әйтмәскә кушты. Аның киңәше ярады.

Җәлил аклангач, аның затлы исеме кайтарылгач, Фәрит Солтанбәков шагыйрьнең дусты Гази Кашшафка хат язып сала. Гази ага да аны ике елдан артык эзләгән була. Шулай итеп, ул Казан белән элемтәгә керә. Бу дәвердә Мәрва Шәрип кызы белән гаилә корып (ни аяныч, хәзер алар икесе дә вафат инде), өч бала үстерәләр. Икесе дә гомерләрен педагогия эшенә багышлый, Фәрит ага «Үзбәкстанның халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек була. Уллары Фоат озак еллар Казан университетында укыта, кызларының берсе, Флера – инженер-химик, икенчесе, Венера – теш табибы.

Саубуллашканда, Фәрит агадан: «Бүген Җәлил белән күрешергә насыйп булса, сүзне нәрсәдән башлар идегез? – дип сораган идем. «Башлый алмас идек, – дип җаваплады ул, шул чагында яшьле күзләрен сөртеп. – Иң элек озак итеп кочаклашып торыр идек. Аннары... аннары елар идек. Елар идек, энем. Сүзсез дә аңлаша ала торган егетләр идек бит без».

Ирек НИГЪМӘТИ

Фото Фәрит Солтанбәковның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ