Алиш исемен горур йөртәбез
Татар телендә белем һәм милли тәрбия бирүче Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе балалар бакчасы бинасында 2001 елда ачыла. Баксаң, 25 ел вакыт узып та киткән. Ә нинди уңышлар белән килде соң ул чирек гасырлык юбилеена? Менә шулар белән таныштыру, тарихка күз салу исәбем.
Рәхимә АРСЛАНОВА,
А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры,
К. Насыйри, А. Алиш премияләре лауреаты,
Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә

Татар телендә белем һәм милли тәрбия бирүче Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе балалар бакчасы бинасында 2001 елда ачыла. Баксаң, 25 ел вакыт узып та киткән. Ә нинди уңышлар белән килде соң ул чирек гасырлык юбилеена? Менә шулар белән таныштыру, тарихка күз салу исәбем.
Зур хезмәт нәтиҗәсе
20 нче гимназия Фирдәвес Габделнур кызы Вафина (2001–2007 елларда директор) җитәкчелегендә бик күп каршылыклар белән: бина мәсьәләсе, балаларны туплау һ.б. директорның үҗәтлеге, милләтпәрвәр шәхесләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре: Гали Даутов, Гөлфәния һәм Габдуллаҗан Җәләловлар, Марат Лотфуллин, депутат-язучылар: Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Энҗе Вахитоваларның тырышлыгы һәм әти-әниләрнең ярдәме белән үз ишекләрен ачуга ирешә. Ул елларда татар гимназиясен ачу җиңел булмый.
2010 елда Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова җитәкчелегендә (2007–2011 елларда директор) гимназия балалар бакчасыннан зур бинага күчә. «Балалар академиясе» белән 19 нчы музыка мәктәбе янына 20 нче гимназия дә килеп урнаша.
Мин 2011 елда гимназия директоры итеп билгеләндем. Милли гимназияне көндәшлеккә сәләтле итү, булган традицияләрне тулыландыру, гимназиянең милли йөзен булдырып, аны үсеш юлыннан алып бару, көчле педагогик состав белән укыту сыйфатын күтәрү, ә иң мөһиме, укучыларда милли үзаң тәрбияләү максаты куелды. Аны без бердәм административ команда: укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Эльмира Фәрхетдинова, Наилә Айсина, Виктория Кәримова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Сәгъдиева, үз эшен яраткан педагогик коллектив, әти-әниләр белән бергә гамәлгә ашырабыз.
Гимназиянең матди-техник базасын ныгыту, укыту-тәрбия процессын алып бару, өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен тиешле шартлар булдыру, музей педагогикасын гамәлгә кертү (гимназиядә бүгенге көндә 4 музей эшли), ишегалдында спорт мәйданчыгы төзетү – болар да үзалдыма куйган бурычларым иде. Бүгенге көндә аларның тормышка ашуы ул – әлбәттә, зур хезмәт нәтиҗәсе. Бинада 3 оешманың булуы үзен сиздерә, чөнки балалар саны елдан-ел арта, икенче сменага чыгучы сыйныфларның булуы да борчый. Өстәмә бина – янкорма кирәклеге көн кебек ачык.
Барысы да сәләтле
Ни өчен бездә укырга атлыгып торалар? Ни өчен балалар саны елдан-ел арта? Иң беренче чиратта бу, әлбәттә, уку белән тәрбиянең бер баскычта һәм тигез дәрәҗәдә игътибар үзәгендә булуы, уку-укыту сыйфаты, укучыны шәхси үсеш планы нигезендә укытуны гамәлгә кертү, укучы балаларның фәнни эшчәнлеген оештыру, ата-аналарга һәрвакыт ачык булып, аларны гимназиядә уза торган чараларга тарту, аларны төрле өлкәләрдәге уңышларыбыз, укыту-тәрбия торышы белән һәрдаим таныштырып тору; БДИ, ТДИ нәтиҗәләре (100 баллга ия булучы укучыларның булуы); 89 процент мөгаллимнәребезнең беренче һәм югары категориягә ия булулары, балаларыбызның тыйнак һәм тәрбияле, гимназиябезнең милли йөзе булуы. Бүгенге көндә 47 укытучы заман таләпләренә туры килгән зур һәм матур бинада, җиһазландырылган сыйныф бүлмәләрендә 761 балага татар телендә белем һәм милли тәрбия бирә. Педагогик коллектив «Үсеш стратегиясе» нигезендә, яңа инновацион технологияләр кулланып, ныклы адымнар белән ел да яхшы нәтиҗәләргә ирешү өстендә эшли, яңа үрләр яулый.
Гимназия елъязмасы:
– 2012 елда «Россиянең әйдәп баручы мәктәпләр» Милли реестрына кертелде;
– 2013 елдан «ЮНЕСКО ассоциациясе мәктәпләре» Халыкара проектында катнаша;
– 2015 елда гимназиягә каһарман язучы Абдулла Алиш исеме бирелде;
– 2017 елда «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» 1 миллион грант җиңүчесе; «Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы» булып танылды; Татарстан Республикасының Экология министрлыгы уздырган «Иң яшел мәктәп» бәйгесе җиңүчесе;
– 2018–2020 елларда – «Белем бирү оешмаларында патриотик тәрбия бирү» Халыкара бәйге лауреаты;
– 2020 елда «Милли мәгарифне үстерүдәге уңышлары өчен» гимназия коллективы Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булды һәм мәктәп турындагы мәгълүмат Каюм Насыйри энциклопедиясенә кертелде;
– 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында муниципаль белем бирү оешмаларына ярдәм проекты гранты җиңүчесе;
– 2024 елда шәһәр күләмендә «Зур тәнәфес» фестиваль-бәйгесенең «Туган тел традицияләрен саклау» номинациясе җиңүчесе һәм махсус бүләк иясе; «Алдынгылар командасы» премиясе лауреаты; «Казан мәгарифе командасы – 2024» шәһәр бәйгесенең «Корпоратив культура лидеры» номинациясендә җиңүче;
– 2025 елда Телләрне саклау комиссиясенең махсус гранты иясе;
– 2026 елда укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Региональ инновацион мәйданчык (РИП) проекты җиңүчесе.
Гимназиядә укыту-тәрбия процессы татар халкының бөек мәгърифәтчеләре К. Насыйри, Р. Фәхреддин хезмәтләренә таянып оештырыла. Белем йортының имиджын күтәрү өстендә һәр укытучы, бала, әти-әни, мәктәп хезмәткәрләре максатчан эш алып бара. Аның нигезендә сәләтле балалар белән эш системасы ята.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатчан һәм системалы рәвештә алып барыла. Моның өчен гимназиядә бөтен мөмкинлекләр, инновацион технологияләр куллану өчен шартлар һәм ресурслар булдырылган. Дәресләрдә генә түгел, электив, факультатив курсларда укучылар белән эзлекле эш махсус программа нигезендә алып барыла, өстәмә белем бирелә. Бу эшкә югары уку йортлары: КФУ, Хокук университеты һ.б. мөгаллимнәре җәлеп ителә.
Дәрестән тыш чаралар аша да сәләтле балалар белән эш дәвам итә. Ә сәләте булмаган балалар, гомумән, юк. Укучының кызыксынуын ачыклап, юнәлешен генә дөрес билгеләргә һәм бирергә кирәк: фәнни эшчәнлек, яшь армия хәрәкәте, спорт (барлыгы 20, шуларның 8 е спорт түгәрәге эшли бездә); техника (бу робототехника, лего, компьютер дизайны); тегү, чигү, бию, курай түгәрәкләренә балалар бик яратып йөриләр. Башкалабызның шахмат мәктәбе белән бергә оештырган түгәрәккә дә башлангыч сыйныф укучылары теләп йөри.
Полилингваль белем – заман таләбе
Милли мәгарифне үстерү өлкәсендә янып йөрүче Марат Вазыйх улы Лотфуллин үзенең чыгышларында милли мәктәп полилингваль булырга тиеш дип ассызыклый. Без бу юнәлешне дә гамәлгә ашырабыз. Укучыларыбыз гимназиядә татар, рус һәм инглиз телләрен генә түгел, фәннәрне дә чит телдә өйрәнәләр. Укытучылар укыту-тәрбия процессын К. Насыйриның тәгълиматына таянып эш итәләр: «Әгәр берәү чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил дәрәҗәдә белергә тиеш». Полилингваль белем бирү ул – заман таләбе дә. Башлангыч сыйныфларда CLIL методологиясенә нигезләнеп, фәннәр инглиз телендә укытыла. Бу юнәлештә Алия Миңнемуллинаның нәтиҗәле эшен билгеләп үтәсе килә. Тик югары сыйныфларда да бу тәҗрибәне дәвам итү бүгенге көндә проблема булып кала.
Мөгаллимнәребезнең максаты – укучыларда укуга, уңышка омтылыш уяту. Ә моны үзең үрнәк булганда гына эшләп була. Югары категорияле укытучыларыбыз: Гөлшат Фәхретдинова, Фәридә Хәкимова – һөнәри бәйге җиңүчеләре, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы; Лилия Гыйззәтуллина – «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» Бөтенроссия «Ел укытучысы» бәйгесенең республика этабы призёры. Шулай ук Лидия Корбанова, Наилә Зиннурова, Ландыш Сафиуллина, Миләүшә Зарипова, Лилия Гыйззәтуллина, Илсөяр Сәгъдиева, Илмира Фәрхетдинова, Энҗе Закирова, Гүзәл Зарипова, Айгөл Бариева, Виктория Кәримова, Гүзәл Миңнуллина, Гөлнур Әдһәмовна, Айгөл Шәйхелисламова, һөнәри бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашалар, балаларны төрле чараларга әзерлиләр, аларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә максатчан эш алып баралар.
Илсөя Вәлиева, Рима Садыйкова, Любовь Ефимова, Алсу Габбасова, Гүзәл Миңнуллина, Алсу Җаббарова, Рөстәм Тимерханов, Илназ Фәрхетдинов, Зилә Әбелханова, Хаҗирә Пядышева, Наилә Айсина, Энҗе Закирова, Айсылу Муллахмәтова, Гөлназ Гыйниятуллина, Нурзидә Закирова төрле дәрәҗәдәге чараларда, семинарларда катнашалар, осталык дәресләре күрсәтәләр.
Гимназиягә өметле яшь укытучылар килүе дә шатландыра. «Остазлык мәктәбендә» алар тәҗрибә туплый, остазларының киңәшләренә нигезләнеп, укучыларыбызның характер үзенчәлекләрен өйрәнә, сыйныфтан тыш чараларда актив катнаша. Исламия Миндубаева (гимназиябезне тәмамлап, бездә мөгаллим булып эшли), Әдилә Миңнебаева, Виктория Кәримова – яшь укытучылар арасында төрле грант җиңүчеләре.
Гимназия Төмән өлкәсенең Чыкчы мәктәбе, Казахстанның Гайнан Кормаш исемендәге Актүбә мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә, бердәм проектлар нигезендә чаралар үткәрә.
Бер мәктәптә 4 музей
2013–2018 еллар аралыгында гимназиядә 4 музей ачылды. Танылган дизайнер Флёра Калмурзина тарафыннан эшләнгән кул эшләрен, халкыбызның милли бизәкләрен, орнаментларын, чигү үрнәкләрен үз эченә алган «Милли мирас»; Алиш премиясе лауреатлары, каһарман язучы Абдулла Алишка багышланган «Алиш варислары»; Бөек Ватан сугышына, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган «Мәңгелек хәтер»; күренекле татар зыялылары яшәгән чорны чагылдырган «Иске Татар бистәсе» музейларын ачу куелган максатларымның берсе булды.
Гимназия укучыларында милли үзаң, патриотик рух тәрбияләүдә, Абдулла Алишның, лауреатларның иҗатын өйрәнүдә, пропагандалауда системалы һәм нәтиҗәле эш алып барыла: туган авылындагы музей хезмәткәрләре, Алишның туганнары белән элемтәдә торып, очрашулар үткәрү, яңа мәгълүматлар туплау һәм 2013 елдан «Алиш эзләреннән» исемле төбәкара (2026 елдан Халыкара статусында) фәнни-гамәли конференциясен уздырып, җыентык чыгару, «Герой исеме – мәктәпкә» Бөтенроссия проектында җиңү – каһарман язучы Абдулла Алиш исеменә дәгъва итүгә нигез булды. Тик бу исемне алуда барыбер каршылыклар аз булмады, башкалабызда балалар иҗат үзәгенең Алиш исемен йөртүе дә киртә кебек күрсәтелде. Ниһаять, 2015 елда гимназиягә Абдулла Алиш исеме бирелде. Бу – зур җиңү! Уку йорты ишегалдына Абдулла Алишның бюстын кую (моның өчен ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовка, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь Разил Вәлиевкә бик рәхмәтлебез), 2021 елдан гимназиядәге бер иң яхшы, сәләтле укучыга Алиш премиясе тапшыру, 1 нче сыйныф укучыларын «Алиш варислары» сафларына кабул итү, һәр кабинетка Алиш премиясе лауреатларының исемен бирү – болар фронтовик-язучы Абдулла Алишның исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән бердәм, максатчан эшебез.
25 ел – аз вакыт түгел, тик белем йорты өчен күп тә түгел. Татар гимназиясенең ирешәсе уңышлары әле алда булсын иде. Гасырлардан килгән рухи байлык, милли үзаң, үткәндәге бай традицияләр сакланганда гына гимназиянең нигезе нык, ышанычлы, киләчәге якты булыр.





Комментарийлар