Логотип Магариф уку
Цитата:

Инженер – киләчәк һөнәре

Иннополис мәктәбендә узган республикабыз мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секция утырышында төп игътибар яшьләрдә инженерлык һөнәренә, фәнгә кызыксыну уяту, укучыларны фәнни-техник иҗатка җәлеп итү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәсьәләләренә багышланды.

Алда җитди бурычлар

Укучыларның киләчәктә кем булулары, нинди профессия сайлаулары мәктәпләрдә нинди фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә, белем бирү сыйфатына бәйле булуы хакында еш әйтелә. Инженер булу өчен математика, физика, химия, информатика фәннәрен ныклап үзләштерү сорала. IT-технологияләр чорында яшәгән буын моны яхшы аңларга тиеш. Бу өлкәдә югары квалификацияле кадрларны мәктәп, югары уку йорты һәм предприятиеләр белем бирүнең башлангыч этабында ук бер юнәлештә эшләгән очракта гына уңышлы әзерләргә мөмкин. Киңәшмәдә катнашучыларга  укучыларга белем алу һәм практика өчен мәктәпләрдә тиешле шартлар булдыру хакында әйтелде, мастер-класслар күрсәтелде. Узган ел август киңәшмәсенең секция утырышы илебездәге космос һәм авиатөзелеш белем бирү оешмалары кластерына кергән Казандагы 35 нче лицей базасында узган иде. Анда икътисадның барлык тармаклары өчен дә кадрлар әзерләү кирәклеге хакында әйтелде, педагоглар алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Быелгы очрашуда исә бердәм дәүләт белем бирү стандартлары шартларында эшләү, укыту сыйфатын бәяләү, мәктәпләрдә технологик юнәлештә белем бирү, физика һәм математика өлкәсендә алгарыш программасын тормышка ашыруның беренче елы ничек тәмамлануы белән бәйле темаларга сөйләшү булды. Болар белән  ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова таныштырды.

– Бу уку елында профильле һәм профильле булмаган белем бирү учреждениеләрендә балаларны яңа шартларда укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләсенә багышланган семинарлар Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама районнарында, Чаллы, Казан шәһәрләре мәктәпләрендә уздырылды. Кукмарада физика-математика өлкәсендә алгарыш программасын гамәлгә ашыруга багышланган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Мәктәп укучылары «Без – бергә», «Яшьләр һәм балалар», «Очу авиация системалары» белән бәйле проект эшләре башкарды. КФУ базасында 2 нче республика технологик конференция, Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта информатика укытучыларының бу фәнне укыта башлауларына 40 ел тулу уңаеннан I республика съезды узды. Аграр һәм технология универститетлары катнашында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә бәйле очрашулар оештырылды. Алда торган максатка ирешү профильле һәм профильле булмаган сыйныфлар, мәктәпләр ачу, анда укыту процессын оештыру белән бәйле. Бу уку елында 10–11 нче сыйныфларда аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче укучылар саны, алдагы чор белән чагыштырганда 17 тапкырга артып, 78 процентка җитте, шул исәптән технологик һәм табигый фәннәр буенча 24 процентка артып китте, – дип сөйләде ул.

Шул сәбәпле республикабызның күпчелек районнарында универсаль профильдә белем бирү кимегән. Ютазы, Баулы, Зәй, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында хәл элеккечә калган. Алдагы уку елында технологик һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем бирүче класслар санын 26 процентка җиткерү күздә тотыла. Бу уку елында Биектау, Аксубай, Чүпрәле районнарында ике мәктәпнең берсендә универсаль класслар ачу каралган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының комплекслы планы буенча химия, биология, физика фәннәрен тирәнтен өйрәтүче сыйныфлар һәм белем бирү мохите булган мәктәпләр саны ел саен 10 процентка артырга тиеш була. Димәк, алга куелган максатка барып җитәргә күп калмаган дигән сүз. Россия күләмендә Татарстан, «Инженерлык республикасы» проектын тормышка ашыру максатында, махсус класслар ачкан иң беренче төбәкләр сафында исәпләнә.

Физика, математика һәм табигый фәннәрдән сыйфатлы белем бирү технологик грамоталылыкка ирешүнең нигезен тәшкил итә. Иннополис университеты белән берлектә «Физмат алгарыш» дигән республикакүләм проект гамәлгә куелды. Шул нигездә математика фәнен тирәнтен өйрәнүче, физика һәм математика класслары булган мәктәпләр, әлеге фәннәрдән белем бирүче укытучылар, түгәрәк җитәкчеләре махсус грантларга гариза бирә ала.

Республикада төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Физика-математика алгарыш» масштаблы белем бирү проекты старт алды.

Проект кысаларында Татарстан укучылары арасында физика, математика, информатиканы өйрәнүне популярлаштыру, белем дәрәҗәсен күтәрү һәм педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан, грантлар алуга конкурс нигезендә сайлап алулар үткәрелде.

Республиканың барлыгы 350 укытучысы «Татарстан Республикасында физика, математика, информатика педагогларына ярдәм» грантына ия булачак. Алар арасында биш елдан артык стажы булган 100 тәҗрибәле педагогка 300 мең сум күләмендә грант бирелә:

– стажы кимендә биш ел булган яшь педагоглар (барлыгы 150 кеше) 240 мең сум күләмендәге түләү алачак;

– математика түгәрәкләрендә (100 кеше) дәресләр алып баручы укытучылар 90 мең сум күләмендә грант алачак.

Моннан тыш, физика, математика, информатиканы өйрәнүдәге уңышлары өчен республикабыз мәктәпләренең 200 талантлы укучысына 50 мең сум күләмендә грант бирү каралган.

 

Физика-математика фәннәренә игътибарны арттыру белән бергә, химия фәнен укытуга да зур игътибар бирергә кирәк. Быелның август аенда Түбән Камада узачак химия укытучыларының I  республика форумында химия фәнен укытуның яңа алымнары хакында эшлекле сөйләшү булыр дип көтелә.

 

Мәктәп һәм эш бирүче

Мәктәпне тәмамлагач кая барырга, дигән сорауга укыган вакытта ук ачык җавап бирүче үсмерләр саны арта бара. БДИ тапшыру белән туры югары уку йортына барып керүчеләре дә, 9 нчы сыйныфтан соң һөнәр үзләштерүчеләре дә бар. Әмма республикабызның барлык төбәкләрендә дә хәл бер дәрәҗәдә түгел. Андыйларга үрнәк булырлык районнар бар. Әйтик, Казан мәктәпләре укучыларын Казан авиация һәм вертолёт заводлары, Чаллы шәһәрендә – «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Түбән Камада – «СИБУР Холдинг», Әлмәттә  – «Татнефть» компанияләре, Зәйдә – Зәй ГРЭСы, Азнакайда – Татнефтьнең «Агросила» оешмасы, Менделеевск шәһәрендә – «Аммоний» җәмгыяте, Спас һәм Чирмешән районнарында – «Электр челтәре компаниясе», Кукмарада – Кукмара металл савыт-саба заводы, Киез итек комбинаты, Вахитов исемендәге хуҗалык үз җирлегендәге балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру буенча чаралар оештыралар һәм соңыннан үзләрендә эшкә кабул итәләр.

Урта мәктәпләрдә хезмәт (технология), Ватанны саклау һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләренә игътибар арта төште, махсус җиһазландырылган кабинетлар булдыру бурычы куелды. Казандагы 179 нчы ресурс үзәген җиһазлауга 285 млн сумлы акча бүлеп бирелгән. Бу фәнне укыган  республикабызның 6 мең югары сыйныф укучысы быел хәрби әзерлек җыеннарына чакырылган, 8 нче сыйныфтагылар мондый өйрәнүләрдә беренче мәртәбә катнашкан. Бу уңайдан шуны да әйтик: әлеге чара кысаларында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан патриотик темага күргәзмә оештырылган иде.

Барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә «Фән сәгатьләре» дип аталган тематик чаралар үткәрелә, педагоглар өчен һөнәри осталык конкурслары оештырыла. Моннан тыш, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ел саен «Яшь мастер» төбәкара чемпионатында катнаша.

6–11 нче сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Инициатива кысаларында укучылар һөнәри белем бирү оешмаларына йөри, һөнәри пробаларда катнаша. Әлеге проектка республикабызның 76 предприятиесе, 115 мәктәбе һәм 13 өстәмә белем бирү учреждениесе җәлеп ителгән. Балаларда робототехника, модельләштерү һәм программалаштыру белән кызыксыну елдан-ел арта. Техник иҗат үзәкләрендә 46 меңнән артык бала һәм яшүсмер инженерлык күнекмәләрен үстерү белән шөгыльләнә.

 

Пилотсыз очкычлар һәм заманча кадрлар

2024/2025 уку елында пилотсыз очу аппаратлары ясау буенча милли проект эшли башлады, мәктәпләр, махсус уку йортлары моны гамәлгә ашыручы кадрларны күпләп әзерләргә тиеш. Моның өчен материаль-техник базасы нык булган махсус класслар булдыру зарур. Бу максатларга быел республикабызда 300 млн сум акча сарыф ителгән. Иннополис мәктәбендә киңәшмәдә катнашучыларга пилотсыз очкычлар һәм роботлар белән идарә итү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Боларны караганнан соң, остазларының заманча технологияләрне никадәр яхшы белүләренә, укучыларының төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясауларына сокланып куясың. Пилотсыз очу аппаратларының төрле модельләрен эшләүчеләр, аның белән идарә итүчеләр катнашында Алабугада, Әлмәттә һөнәри юнәлеш бирү фестивальләре узды. «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» Бөтенроссия конкурсында Казандагы 179 нчы гимназия укучылары һәм авиация көллияте студентлары уңышлы чыгыш ясады. «Агропромкомплекслар өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында РФ Хөкүмәте ярдәме белән республикабыз мәктәпләрендә 156 агрокласс ачылды. Бердәм дәүләт белем бирү стандартларында бу юнәлештә белем бирү шартлары билгеләнде. Матюшино урта мәктәбе укытучылары киңәшмәдә катнашучыларны мәктәп автобусына урнаштырылган агрокласста мастер-класс күрсәтте, эш тәҗрибәләре белән таныштырды. Алар – Казан дәүләт аграр университеты белән партнёрлар. 2023 ел йомгаклары буенча бу мәктәп Макаренко форумында шушы юнәлештә эшләүче иң яхшы белем йорты буларак танылган. Казандагы 186 нчы «Перспектика» лицеендагы 7–9 нчы сыйныф укучылары өчен ачылган креатив индустрия сыйныфларында белем бирү дә игътибарга лаек. Әлбәттә, үсешнең чиге юк, Аксубай, Баулы, Арча, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Сарман, Тукай районнарында бу өлкәдә мөмкинлекләрне эшкә җигәсе бар.

 

Техниклар белем бирә

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә  күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов өстәмә доклад белән чыкты. Ул мәгарифкә кагылышлы кануннардагы үзгәрешләргә тукталды. Студентларның педагогик эшчәнлектә катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү, уку планындагы яңа предметларны укыту, белем бирүне бәяләү системасындагы үзгәрешләр, педагогларның квалификациясен арттыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Алга таба укытучы белгечлеге алмаган, әмма техник фәннәр буенча югары белеме булганнар да мәктәпләрдә белем бирә алачак. Бу үз чиратында математика, физика укытучыларына булган кытлыкны киметергә һәм уку сыйфатын күтәрергә этәргеч бирер дип исәпли белгечләр.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ