Казанда яңа лицей ачылды
1500 укучыга исәпләнеп төзелгән әлеге 95 нче табигый-фәнни лицей 2024-2025 уку елын 800 укучы белән башлап җибәрде.
Бүген Казанның Совет районы, «Весна-2» микрорайонындагы өр-яңа мәктәптә беренче тапкыр кыңгырау тавышы яңгырады. 1500 укучыга исәпләнеп төзелгән әлеге 95 нче табигый-фәнни лицей 2024-2025 уку елын 800 укучы белән башлап җибәрде. Мәктәп ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Стройинжиниринг» компаниясе генераль директоры Рамил Фәттахов һ.б катнашты.
- “Хәерле, уңышлы уку елы булсын!”
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тантанага җыелган укучыларны Белем көне белән котлап әнә шулай сәламләде. “Бүген Казан мәктәпләре 182 мең укучы өчен үзенең ишекләрен ачты. Бу узган елгыга караганда 8 меңгә күбрәк. 18 мең беренче класс укучысы бүген тәүге тапкыр кыңгырау чыңын ишетәчәк.Бу уку елына Казанда 4 мең укучыга исәпләнгән өч яңа мәктәп һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенә янкорма төзелде,- дип ул кайбер саннарга тукталды һәм Казан шәһәрендә мәгариф мәсьәләләренә игътибары өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәр халкы, әти-әниләр исеменннән олы рәхмәтләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында мәктәпне проектлаштыручыларга, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Бу иң отышлы проектларның берсе. Сез бәхетле, сезнең бер дигән мәктәбегез бар», – дип ул укучыларны яңа уку елы белән котлап уңышлар теләде.
«Стройинжиниринг» компаниясе генераль директоры Рамил Фәттахов яңа мәктәпнең символик ачкычын лицей директоры Гөлгенә Баһавиевага тапшырды.
-Безнең өчен бүген бик зур бәйрәм. Бүген Белем бәйрәме. Бүген безнең үтә дә заманча мәктәбебез тәүге тапкыр ишекләрен ачып җибәрә. Мәктәптә белем алу, тәрбия кылу һәм укучыларның алга таба үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. Без шундый яхшы, уңай шартларда укый һәм эшли алуыбыз өчен, безгә булган ышаныч өчен рәхмәтле! Без аны акларга тырышачакбыз!- дип басым ясады Гөлгенә Баһавиева. Шунысын да әйтергә кирәк, моңа кадәр ул 175 нче мәктәпне җитәкләгән иде.
Кыңгырау тавышы яңгырый. Беренче булып мәктәпкә керү хокукы беренче сыйныф укучыларына бирелә.
Хәерле сәгатьтә, балалар!
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
Комментарийлар