Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешегә кеше кирәк

Мәрхәмәт булган җирдә яшәешнең үзе, тереклек һәм киләчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтүче волонтёрлар белән аралашканнан соң, игелекнең Җир шарын әйләндерердәй зур көч икәненә кабат инанасың.

«Бөтенесе улым төсле»

Адәм баласы шулай яралган инде: шатлыкны да уртаклашасы килә, авыр чакта да үзеңне аңлардай якын җаннарны эзлисең. Моннан берничә ел элек Сәрия Фәләховага яман чир диагнозы куелгач, ул да бу сынау белән очрашкан кешеләрнең социаль челтәрдәге онкопациентлар төркеменә кушыла. Синең хәлеңне бары тик үзе дә шул ук юлны үткән кеше генә аңлый һәм терәк була ала. «Бердәмлектә – көч» дигән гыйбарә гади генә сүз түгел ул. Берләшсәң, бүлешсәң, кемгәдер булышсаң, син үз хәлеңне онытасың, җиңел булып китә. Үзең турында уйлап, жәлләп утырырга вакыт калмый, максатың барлыкка килә. Кешегә ярдәм аша үзеңә булышасың», – ди Сәрия ханым. Шөкер, авыру чигенә, ә төркемдәшләр бердәмлеге инде тамыр ныгыткан. Махсус хәрби операция башланып, Түбән Кама шәһәрендәге төркем активы егетләргә ярдәмне оештырып җибәргәч, казанлылар да читтә калмый. «Иң гади һәм кирәкле әйберләрдән башладык, – дип искә ала Сәрия ханым. – Мобилизацияләнгән егетләр Танк училищесында хәрби өйрәнү узганда ук, «Әни сые» дигән акция узды. Егетләрнең якыннары, волонтёрлар камыр ашлары пешереп алып килде. Без апам белән төне буе коймак пешердек. Шунда егетләр белән аралашып киттем, берсе Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан авылдашым булып чыкты. Алга таба китеп әйтим, алар белән элемтә алгы сызыкка киткәч тә өзелмәде инде. Кайберләренең һәлак булу хәбәрләрен алу йөрәккә шырпы булып кадала бара...»

Волонтёр ханымнар белән сеткалар үрү, кирәк-яраклар туплау эшенә дә кушылып китә Сәрия ханым. Ләкин ул үзендә күбрәкне булдыра алырдай энергия барлыгын тоя. Җыелган гуманитар ярдәмне машинасына төйи дә, рульгә утырып, юлга үзе кузгала. Шул көннән бирле гел юлда инде ул. «Помощь бойцам Казань-дорога добра» дигән төркеме аша хәрбиләр дә, аларның якыннары да үзләре эзләп таба аны. Хәрби зонадагы егетләр өчен дә, биредәге волонтёр апалар өчен дә алтын баганадай үз кеше.

«Алар миңа бөтенесе улым төсле. Якыннарын борчырга теләмиләр, ә миңа күңелләрен ачалар, тыныч тормыш белән бәйләүче бер җеп мин алар өчен, – ди ул. – «Без тегендә керәбез», «без исән-сау чыктык» дип хәбәр биреп, кирәкле әйберләрен сорап торалар. Штурмлау гадәттә гел иртән 4–5 ләрдә була бит инде, минем телефон да ул вакытта тынмый. Берсендә шулай бер егетем иртүк шалтыратты да гадәттәгечә сөйләшеп алдык: «Мин алгы сызыкка керәм», – ди. Мин әйтәм: «Исән-сау чыгарга язсын». Тик шунда: «Апа, мин кайтмам инде, бик арыдым бит», – диде. Андый сүзләр белән юлга кузгалмыйлар, дип ачуландым да, юаттым да үзен. Чыннан да бер ай да булмады, үле хәбәре килде... Соңгы сөйләшүе, хушлашуы булган икән... Шул егетләрнең язмышлары йөрәгемә үрелә, аларны калдыра алмыйм хәзер. Намус эше бу минем өчен. Мин генә түгел, күпләр әлеге хәрәкәткә кушыла да, үзләренең кирәклекләрен тоеп, битарафлыкта яши алмыйлар. «Газель» яллап барганда, алмаш машина йөртүче булып йөргән дүрт егетем әнә шулай үз теләкләре белән алгы сызыкка китте. Гуманитар ярдәм  тупланып, юлга чыгар вакыт җиткәч, берсенә шалтыратам: «Без әзер. Юлга кузгалабызмы?» – дим. «Апа, мин монда бит инде», – ди ул. Кайсы гына хәрби частька барма – безнең Татарстан егетләре».

Сәрия ханым башта үз машинасы белән йөри, гуманитар ярдәм анда сыймаган чакларда «Газель» яллый. Үзләренә сыймаган йөкне, кайвакыт башка волонтёр төркемнәре белән кушылып, фурага да төяп җибәрәләр. Машина өчен дә түлисе, ягулык өчен дә, юлдагы баштагы чыгымнар да бар... Бу кадәр акчаны читкә түгеп йөргәнче дип, Сәрия апаның ире тота да, әти-әнисеннән мирас булып калган дачасын сатып, хатынына «Газель» машинасы алып бирә. Гаиләсендә шундый ныклы тыл булганда таулар күчерә ала безнең татар ханымнары.

«Волонтёр төркемнәре күп булса да, бердәм эшлибез, – ди Сәрия ханым. – Республиканың төрле районнары белән ныклы элемтәдә: Мамадыш, Лаеш районнары, Яшел Үзәннең Нурлат авылы кешеләре авыллары белән булышалар. Илебезнең төрле почмакларыннан, Красноярск, Ханты-Мансийсктан да килә ярдәм».     

 

Казан сезнең белән

          Сүзебезнең башы бердәмлек турында иде бит. Волонтёрлар бу сүзнең мәгънәсен белә дә белә инде. «Казан сезнең белән» («Казан с вами») дигән зур волонтёр төркеме белән дә кулга-кул тотынып эшли алар. Мондагы апаларның йөрәк җылысы кушып әзерләнгән гуманитар ярдәмне кулдан-кулга әманәт итеп илтеп тапшыра Сәрия ханым.

«Казан сезнең белән» дип исемләнгән волонтёрлар төркеме 2022 елның сентябрь аенда Мәрҗани мәчетендә оеша. Андый мөмкинлек өчен Мансур хәзрәт Җәләлетдингә рәхмәт укып туймый алар. Шул көннән инде бер генә көнгә дә туктап торганнары юк, киресенчә, 2023 елда тагын бер төркем оештырып җибәрәләр. Хәзер исә Казанның төрле почмагында яшәүче волонтёрларга уңайлы булсын өчен, өч биналары бар. Дементьев урамында урнашкан КНИТУ-КАИ бинасында, Каюм Насыйри урамындагы Батырлар терәге ресурс үзәгендә, Карбышев урамындагы Автотранспорт техникумында очратырга була аларны.

«Казан сезнең белән» волонтёр төркеменең җитәкчесе – Гөлфия Таҗиева. «Коллективтагы 40 тан артык волонтёр ханым – милләтнең алтын фонды ул, – ди Гөлфия ханым. – Бер белмәгән ана бер белмәгән егеткә күчтәнәч кенә түгел, күңел җылысын җибәрә. Бу могҗиза түгелме? Шул егетләрнең шалтыратып рәхмәт әйтүләреннән соң, күңелләре тулып елаган ханымнар шул могҗизаны тудыручылар түгелме?»

Солдатларга ярдәм белән генә чикләнмиләр. Җәмгыятькә аңлату, аеруча балаларны, яшьләрне тәрбияләү миссиясе белән бергә үрелә аларның эшләре.   

– Хәрби-патриотик эш  алып баруда балалар бакчасы, мәктәптә эшләүче фикердәшләребез – мөгаллимнәргә рәхмәтебез зур. (Бу – кабат бердәмлек көче турында. – Авт.) Проектлар үзеннән-үзе туа. Алтай позывнойлы бер солдат хатынына «Ты нарисуй мне солнышко...» дигән шигъри юллар белән видеохат юллады. Шуннан «Нарисуй мне солнышко, милая» дигән проект идеясе туды: бакчага йөрүче балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр белән һәркайсыбыз үз кояшыбызны рәсем итеп ясап җибәрдек. Балалар белән осталык дәресләре җәй көне дә туктап тормый. Мендәргә рәсемнәр төшерәбез, алар  яу кырындагыларыбызның кәефен күтәрсен, дибез. Сеткалар алып барып, күрсәтеп, аңлатып, аны үрү буенча мастер-класслар уза. Бала, тотып карамыйча, бу эшнең ни өчен кирәклеген һәм әһәмиятен аңламаячак.  

1 февральдә Муса Җәлилнең юбилей елы уңаеннан «Кызыл ромашка» дип аталган яңа проектка старт биргән идек. Солдатларга юлланган һәр хатка каһарман шагыйребезнең шул шигырен дә салабыз.  Шулай ук яулык эченә  «Яулык» шигырен төреп салдык. 1000 нән артык хат язылды. Бакчаларда, мәктәпләрдә шулкадәр әзерләнәләр. Яшь буын да тәрбияләнә, солдатларга да Җәлил сүзе барып ирешә. Россиякүләм проектка әверелде. Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе Мостафа авылы, Санкт-Петербург, Сахалин, Ростов, Донбасста күтәреп алдылар. Бүгенге солдатлар да алгы сызыкта Җәлилне укый.

Балалар йортына, картлар йортларына да йөрибез, концертлар, курчак театрлары куябыз. Алабугада, Кайбыч районы Фёдоровский авылларында булдык. Алар да читтә калмасын дибез. «Ярдәм» мәчетендә сукырлар белән дә язабыз хатларны. Аларга булышырга дип студентларны җәлеп итәбез. Фатыйма исемле дагстанлы хатын хат азагына телефонын да яздырткан булган. «Беләсезме, хатымны алып, рәхмәтләр әйтеп, бер солдат шалтыратты бит миңа», – дип сөенеп елады. Үзенең дә күңеле китек кешеләр «мин нәрсә эшли алам инде» дип төшенкелектә утырмый. Без корал ясый белмибез, ә менә күңел җылысын җибәрә алабыз бит. Җылылык мондагы яралы күңелләргә дә, алгы сызыктагы солдатка да кирәк. Һәркемнең үзен кирәкле итеп тоясы килә.

         

Дога төрле – теләк бер

          Иң актив волонтёрларның берсе – Әлфия апа Закирова ямьле җәй айларында 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Гомер буе һөнәренә тугры калган мөгаллимә ул. Үрнәк бистәсендә урнашкан Арча аграр-сәнәгать  һөнәр көллиятендә, пенсиягә чыкканчы, биология һәм агрономия фәннәрен укыта. 2003 елда Казанга күченеп килгәч, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлегендә эшли. Шигырьләр яза, җырлый. 2022 елда ук волонтёрлар төркеменә килеп кушыла. «Сеткалар үрәбез, оекбашлар, мунчалалар бәйлибез, күчтәнәчләр туплыйбыз, дарулар алабыз. Аерым бер төркем яралыларны каршылый, аларга кирәкле әйберләрне әзерли. Өч тегүчебез төнлә өйләрендә тегә, көндез монда килеп эшлиләр. Меңнән артык эчке кием тегеп җибәрделәр инде. Солдатлар рәхмәт видеолары җибәрәләр, әниләре килә. Шул рәхмәтләр хакына йөрибез», – ди Әлфия апа.

          Тагын бер юбиляр – 75 яшен тутырган Зәлфирә апа Вәлиуллина. Чыгышы белән Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылыннан. «Мәрҗани мәчетендә бер ханым оекбашлар бәйләү өчен җеп эрләүче кирәк иде дигәч, җепләр китердем. Менә шул җеп күңелне бирегә бәйләп куйды да, ахры, – ди ул. – Кулымны сындырып берара йөри алмадым. Шул чакта кимсендем, нидер җитмәде. Төзәлеп беткәнен дә көтмәдем, кызлар янына чыктым».

          Эльза Сәлахованың исә оныгы Денис хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Яраланып кайта, госпитальдә дәваланып кабат китә. Хәзерге вакытта Омскига укырга җибәргәннәр. Ә әбисе волонтёрлар хәрәкәтендә йөрүе белән оныгына гына түгел, барлык егетләргә булышам дип тынычлана.

Апаларның бәйләгән сеткалары да гади генә түгел – сюрпризлы. Һәркайсын догалар укый-укый төрәләр, ә эченә тәм-томнар, хатлар салынган күчтәнәч салып калдыралар.  

          «Мин мондагы бердәнбер рус кешесе, – ди Людмила Булашева. – Кызлар үзләренчә дога укып тутыра әйберләрне, мин – үземчә.

Догалар төрле булса да, теләк бер: һәр солдат исән-имин якыннары янына кайтсын да сугыш бетсен!»

                   Сәрия Фәләхова фотолары.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ