Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенза фермеры Наил Шәипов Татарстан Рәисен никахына чакырды

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясаган Наил Шәипов быел Гаилә елы булуын әйтеп узды .

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясаган Пенза өлкәсе фермеры Наил Шәипов быел Гаилә елы булуын әйтеп узды һәм 8 март көнне никахы узачагын әйтте. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны никахына чакырды.

«Бирегә әти-әниләрем белән килдем. 500 гектардан артык җир эшкәртәбез, 150 баш терлек асрыйбыз. Ничә ел эшләү дәвамында шуны аңладык: авыл хуҗалыгын алып барганда, бер төрле эш белән генә шөгыльләнеп булмый. Иген генә үстерү авыр, мал-туар асрарга да кирәк, чөнки хәзерге көндә ит бәясе тотрыклырак», – дип сөйләде ул.

Алар Пензаның Бистән авылыннан. Авылда меңнән артык кеше яши. Бу як кешеләре кешеләре коелар казу белән танылган. 
“Хәзер авыл халкы төрле һөнәрләр сайлый. Безнең яктан чыккан эшкуарлар чит җирләрдә эшләрен оештырса да, авыл тормышында актив катнашалар, ярдәм итәләр. Бездә дини тәрбия көчле, шуңа авыл тыныч яши. Авылда мәктәп, өч мәчет, мәдрәсә эшли», – диде ул. Соңыннан бу җыенны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 

Татарстан Рәисе үз чиратында: «Наил, 8 март көнне син хатынлы булырсың, ә мин хатынны югалтырга мөмкин, – дип шаяртты. 

Рөстәм Миңнеханов делегатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең нигезебез – авылда. 4200 гә якын татар авылы бар. Ә бу авылларның эчтәлеге – эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтә яшәгән татарлардан өйрәнергә кирәк, – дип сөйләде ул.

Пленар утырышның 1 нче өлеше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ