Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтне каян табарга соң?

Борын-борын заманда түгел,  безнең көннәрдә яшәгән Сәләт. Ул балаларны бик яраткан. Бала кечерәк булган саен, Сәләт белән  дуслыгы да уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк барган. Беркөнне Сәләт юкка чы...

Борын-борын заманда түгел,  безнең көннәрдә яшәгән Сәләт. Ул балаларны бик яраткан. Бала кечерәк булган саен, Сәләт белән  дуслыгы да уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк барган. Беркөнне Сәләт юкка чыккан, дөресен генә әтйкәндә,  бала аны таба алмаган.  Бер-берсен сагынганнар, борчылганнар, эзләгәннәр... әмма нәтиҗәсез. Шулай итеп, бер-берсеннән башка,  икенче тормыш башланган.
Еллар үтү белән, Сәләттән башка яшәүче балалары булган  ил артка кала башлый,  кайсы гына өлкәне алсаң да, үсеш күренми. Сәбәбен соңрак ачыклыйлар. Илнең кечкенә гражданнарына Сәләт җитми. Ярый әле, дәүләтнең бер һөнәр вәкилләре хакыйкатькә төшенәләр. Бу хәлне уңай хәл итәргә сәләтле  затлар – бары тик укытучылар!
Бер яктан, кем инде әкиятнең мәгънәсен аңлады,  яки кем кыскалык һәм төгәллек яклы, укуны бу урында туктата ала. Икенче яктан, бәлки, нәкъ бу әкият кемнедер  укуын  дәвам итәргә этәрә.
Ә ничек Сәләт белән Бала бер-берсен югалталар? Сәбәпләре төрле. Беренчесе– балаларның яшь үзенчәлекләре белән бәйле кайбер сыйфатларның өстенлек алуы. Икенчесе – Сәләт белән очрашуга мөмкинлекләр булмавы. Өченчесе – укытучының бу хәлгә битараф булуы. Әйтеп кителгән сәбәпләргә  якынрак тукталыйк.
Бала табигате буенча кызык әйберләргә тартыла, әмма шул ук вакытта җиңеллелек яклы. Чөнки алга киткән технологияләр, тирә-яктагы гаджетлар, аны шундый булырга өйрәтә. Сәләткә урын калмый. Яшәү урыны һәм шартлары, бала тәрбияләнүче  гаилә хәле дә сәләтнең тууына һәм үсүенә үз өлешен кертә. Кызганычка каршы, кайбер вакытта уңай  якка түгел. Бу сәбәпләрне булдырмыйча калырга мөмкин кешеләр, шул ук вакытта өченче сәбәпнең сәбәпчеләре – укытучылар!
Дөресен генә әйткәндә, Сәләт беркая да югалмый. Аны бары тик күрми башлыйлар. Бала балалыгы, Сәләт җиңеллеге,  укытучы артык эшлекле булуы белән.  Баланы да, Сәләтне дә аңлап, хәтта бу хәл өчен кичереп тә була. Әмма укытучыны  – юк. Чын укытучы Сәләтне үзе дә күрә, Балага да күрсәтә,  шуннан соң гына,  вакыт узу белән  Сәләт тә үскәннән-үсә.  Мин бу сүзләрне 23 ел педагогик стажы булган укытучы буларак  ышанып әйтәм. Нинди генә өлкәдә булса да: уку, хезмәт, сәнгать, спорт – баланың бер сәләте сизеләчәк, нәрсәнедер бала барыбер әйбәтрәк эшли. Менә минем беренче бурыч – нәкъ шуны күзәтү.  Икенчесе– балада кызыксыну булдыру, яки булганын үстерү. Әлбәттә, бу бурычны үзең генә башкарып чыгарга мөмкин түгел. Бу очракта   әти-әни, фән укытучылары,  сәнгать, спорт мәктәбе, мәктәптән  тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре  белән хезмәттәшлек булдыру мөһим.  Бәхеткә каршы, мин яшәгән авыл җирлегендә дә бу мөмкинлекләр бар. Ата-ана белән аңлашудан соң, баланы дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү – баланы Сәләт белән очраштыру  - беренче уңышлы адым.  Икенчесе– Сәләтне үстерү. Сәләт үсмәсә, аның булуыннан гына файда әллә ни булмас. 
Кызгынычка каршы, купме генә тырышсаң да, бар бала да дәрестән соң Сәләте янына очрашуга ашыкмый. Менә монда бар авырлык укытучы һәм сыйныф җитәкчесенә төшә. Сыйныф, мәктәп эшчәнлегендә дә бала һәм Сәләткә урын күп, ике як та отышта  калсын өчен, бу өлкәдәге эшнең нечкәлекләре турында тагын бер  уйлану һәм балага  туры килгән Сәләт белән эшне оештыру  кирәк.
Сәләтле бала белән эш –  ул киләчәккә инвестиция. Баланың сәләте үскәндә, киләчәкнең уңышы арта. Илнең иң зур байлыгы – уңышлы кешеләр. Аларга хас  сыйфатлар,  бала һәм Сәләт белән оештырылган эш нәтиҗәсендә  формалаша һәм үсә:    критик фикерләргә өйрәнү, үз эшенә анализ ясый белү, һәрвакыт һәм һәркайда үзенчәлекле һәм кабатланмас булырга, камилеккә омтылу, үзеңдә тырышлык, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияләү, эмоциональ интеллектка ия булу.  Илнең уңышлы киләчәге нәкъ шундый кешеләрдә. Мин инглиз теле укытучысы, минем укучы миннән башка да иң катлаулы грамматик темаларны  өйрәнә, дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр белән сөйләм күнекмәләрен үстерә ала. Ә менә алда санап кителгән сыйфатларны булдыру һәм үстерү өчен – мин кирәк. Шуның өстенә укытучы  балаларда дөрес тормыш кыйммәтләре булдыра, укытучы белән бергә бала инде кечкенәдән үзен таба белергә өйрәнә, киләчәк һөнәре турында уйлана башлый. Үзе һәм гаиләсе, мәктәбе һәм авылы өчен генә түгел,  туган төбәге һәм туган иленең  уңышлы кешеләренең берсенә әйләнә. Кайсы сәләтне генә үстеруче укытучы булмасын, бала һәм сәләт белән  эш дөрес оштырылганда,  сәләтле бала ил байлыгын булдыра. Сәләтле бала – илнең  уңышлы киләчәге.

Резеда БӘШИРОВА,


Олы Әтнә урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ