Логотип Магариф уку
Цитата:

Сез эш эзлисезме? Эш сезне эзлиме?

Әбием архивын актарып утыра. Журналист вакытында язылган берәр мәкаләсен тартып чыгара да: «Менә булган заманалар...» – дип куя.

Ул редакциянең мәктәпләр, вузлар бүлегендә эшләгәч, күпчелек темалары белем алып, эшкә урнашу турында. Бу тема минем өчен дә кызыклы. Чөнки тиздән вуз тәмамлап, эшкә урнашасы бар. Әбиемнән: «Син үзең ничек урнашкан идең соң?» – дип сорап куям. «Безне институттан соң эшкә юллама белән җибәрәләр иде, – ди ул. – Ә минем күп кенә классташлар югары белем дип баш катырып тормадылар, урта мәктәпне тәмамлауга, үзебез атнага бер көн практика үткән заводта төпләнеп калдылар. Аннан соң кем кичке техникумда, кем вузда укыды...»

 «Сез яшь чакларда эшкә урнашу мәсьәләсе бик ансат хәл ителгән икән. Ә менә минем яшьтәшләр эшне төрле сайтлардан эзли», – дим мин. «Теләгән эшләренә урнаштырырлык әти-әнисе, туган-тумачасы булмаса, дип тә өстә инде син, – ди әбием, көлемсери төшеп. – Әнә бит бөтенегезнең телендә «Хедхантер» да «Хедхантер». Барысы да шул сайтка исәп тота, ахры», – дип куя.

 Бу сөйләшү мине уйга калдырды. Вуз тәмамлаучылар гына түгел, җилкәләрендә күпьеллык хезмәт йөге булганнар да бу мәшәкатьтән читтә тормыйлар. Кем һөнәрен алыштырасы килә, кем күбрәк акча түләүле вазифага өметләнә, дигәндәй. Бүгенге көндә Росстат кебек оешмалар халык хуҗалыгының бик күп юнәлешләре буенча вакансияләр тәкъдим итә. Шәһәрләрдә генә түгел, районнардагы мәшгульлек комитетлары да эш базарлары оештырып тора. Әле шушы көннәрдә генә Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин экраннан төзелеш өлкәсенә йөзләрчә мең эш остасы җитмәве турында сөйләп торды. Ә күпләр хезмәт урынын сайтлардан эзли. Әбием телгә алган HeadHunterга тукталсак, ул ничегрәк эшли икән?

РЕЗЮМЕ – ЭШ ЭЗЛӘҮЧЕНЕҢ КӨЗГЕСЕ

Иң баштан ук шуны әйтеп куйыйк: ул сайтларда, әйтик, шул ук HeadHunterда да төзелешкә, яки заводка гади эшче булып керергә теләгән кеше утырмый шул. Анда күбрәк дипломлы белгечләр, карьера ясарга теләгән кешеләр мөрәҗәгать итә. Билгеле, бер урыннан икенчесенә сикереп йөрүче чикерткәләр дә аз түгел. Эш эзләү уңышлы тәмамлансын өчен, кайбер тәртипләрне белеп тору беркемгә дә комачау итмәячәк. Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Иң башта үзегез турында яхшы резюме әзерләү бик мөһим. Шул анкетаны кадрлар туплау белән шөгыльләнүче мәйданчыкларда урнаштырсагыз, эш бирүчеләр сезне үзләре үк эзләп табарга мөмкин. Бүгенге көндә кадрлар белгечләре социаль челтәрләрдә дә эзләнәләр. Димәк, андагы активлык белән дә аларның игътибарын җәлеп итәргә була.

Рекрутер, ягъни сезгә эш урыны тәкъдим итәчәк кеше резюме, икенче төрле әйтсәк, CVдан чыгып фикер йөртә. Ул бик ярлы, начар һәм грамотасыз тутырылган булса, булган ваканциягә сезне тәкъдим дә итеп тормаячаклар. Һәр тапкыр мондый ялгышны кабатламаудан качу өчен эшне үзегез өчен «шаблон» резюме әзерләп куюдан башларга тәкъдим итәбез. Аннан соң шуны үзегез сайлаган компания таләпләреннән чыгып үзгәрткәләргә мөмкин. Белгечлек бер үк – интернет-технологияләр булса да, эш бирүчеләрнең төрлесе төрле якларга өстенлек бирә.

Анкета язуда шомаруның тагын бер юлы бар: ул – шундый ук вазифаларга барырга теләүчеләрнең резюмеларын өйрәнү. Әгәр сездә алардан өстенрәк яклар бар икән, HR-белгеч моңа игътибар итмичә калмас.

СЕЗ – БЕРӘҮ, ЭТАПЛАР – КҮП

Резюмегыз рекрутерның күңеленә ошашлы булса, сезне әңгәмәгә чакырачаклар. Үзем дә, читтән торып эшләрлек эш эзләгән студент буларак, шуны әйтә алам: сөйләшергә дәшү ул әле эш пеште, дигән сүз түгел. Кайчакта ул ике яки өч булырга мөмкин. Башта синең белән булачак җитәкчеңнең ярдәмчесе генә сөйләшә, белемнәрең белән аның күңелен яуласаң, җитәкченең үзе янына дәшүләре мөмкин. Алар арасында тест-бирем дә эшләп бирергә туры киләчәк. Бусы инде эш эзләүченең куелган бурычны ничек үтәвен күрү өчен кирәк. Аның уңышлы булуыннан чыгып, компаниянең HR бүлеге «өй эше» биреп куйса, аптырап калмагыз. Бусын һич тә ахыргача җиткерү мәҗбүри түгел. Күпчелек компанияләр өчен аның нәтиҗәсеннән бигрәк, чишелеш барышы белән танышу, ягъни сезнең фикер йөртү сөрешен ачыклау мөһим. Кайчакта мондый катлаулы тикшеренү уздыру бик үк намуслы булмаган эш бирүчеләргә чынлап та белгеч кирәк булганнан түгел, ә идеяләрне капшап карау өчен мөһим. Компания өчен креативлык кирәк булган реаль бурычларны хәл итүдә фикерегезне сыкканнан соң, юк кына сәбәп белән баш тарту кыен түгел бит.

Шәхси компанияләргә, хөкүмәт органнарына эшкә урнашканда иң гадәти булмаган этапларның берсе – полиграф аша үтү. Халыкта аны ялган детекторы дип тә атыйлар. Ул – кыска вакыт эчендә кеше дөрес сөйлиме, яки ялганлыймы икәнен ачыкларга тиешле «инструмент». Күп кенә кешеләр аннан куркып кала. Ләкин намуслы кеше өчен ул куркыныч нәрсә түгел. Киресенчә, полиграфка чакырганнары өчен шатланырга була. Димәк, эш бирүче сезне эшкә алуга уңай карый.

Безнең көннәрдә күпләр теләгән шәп һәм акчалы эшкә урнашу, әбием әйтмешли, алдан тартучы, арттан этүче булмаса, җиңел хәл ителә торган мәсьәлә була алмый. Әмма бу – замананың үзенчәлеге. Тәвәккәл булмасаң, шампанский эчеп булмый, дигән сүз бар. Хезмәт урыны табу һәм урнашу күп вакыт алырга мөмкин Республика Росстаты Татарстанның эшкә кабул итү тизлеге буенча 5 нче урында торуын хәбәр итә. Ә ул, ким дигәндә, дүрт-биш ай дигән сүз. Эзләнү барышында тискәре җаваплар алыну гына түгел, сине бөтенләй җавапсыз калдырулары да бар. Ләкин бу – күңел төшенкелеге өчен сәбәп түгел. Шулвакыт эчендә үзең өчен дә бик мөһим нәрсә ачыклана: син чынлап та әлеге вазифага барырга телисеңме, ул сиңа туры киләме?

Камил ТАИШЕВ

Фото freepik.com сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ