Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөт теше

Сөт тешләренә бала карында чакта ук «нигез» салына. Ә даими тешләрнең башлангычы – сөт тешләрендә. Ни өчен барыбер төшеп бетә дип сөт тешләренә игътибарсыз булу ярамый?

Наилә ХӨСНУЛЛИНА,

Республика стоматология дәваханәсенең балалар бүлеге мөдире, балалар теш табибы

Чыкмый калганы юк

Сөт теше 6 айда чыга башлый. Хәзер 3–4 айда чыга башлау – шулай ук гадәти хәл. Кояшлы районнарда иртәрәк чыга, төньяграк районнарда – соңрак. 6 ай нормативта билгеләнгән срок ул, теш иртәрәк тә, соңрак та чыгарга мөмкин. Теш һаман юк, дип чаң сугу кирәкми, чыкмый калмый ул. Минем 30 еллык тәҗрибәмдә бер генә шундый очрак булды, әтисе Чернобыль фаҗигасыннан соң иде. Ә башка сөт теше чыкмаган баланы күргәнем юк. 6 айда астагы 2 теш күренә, аннары өстәге 2 се. 1–1,5 яшькә якынча 8 теш чыга.

Бөтен тешләр 2,5–3 яшькә кадәр чыгып бетә. 6 айда беренче сөт тешләре чыкса, 6 яшьтә беренче даими тешләр чыга башлый. 12 яшьтә прикус формалаша. Сөт тешләренең саны – 20, даимиләре – 32. Даими тешләр 20 яшькә кадәр чыга.

Сөт тешләре чыгар алдыннан казналык күпкә алдан әзерләнә башлый. Аңкау бүртә, кызара, баланың төкереге ага, күз яшьләре ага, эче китә. Төкерек күп чыга, шуңа күп йота, эч китүнең сәбәбе шуңа бәйле. 38 гә кадәр температура була ала.

 

Чистартырга иренмәгез

Сөт теше чыгуга ук чистарту гадәтен булдырырга кирәк. Ашаганнан соң баланың аңкавын даруханәдә сатылган бармакка киертә торган махсус чистарткычлар белән ышкырга кирәк. Бу гадәт тәртипкә өйрәтә. 3–4 яшькә кадәр әти-әнисе булыша, аннары инде бала үзе чистарта башлый. Баланың теш щёткасы йомшак булырга тиеш. Яшенә туры килгәнне сайлагыз. Теш пасталары да балаларныкы аерым, анда фтор булмый, чөнки алар аны йотып та җибәрә. Алты яшькә кадәр пастаны борчак зурлыгында гына сыларга кирәк. Даими тешләр чыга башлаганда, фторлы пасталар алырга була.

Теш пастасында фторның микъдары ppm дигән берәмлекләрдә күрсәтелә. Даими тешләре чыга башлаган балалар өчен пастадагы фтор 1200–1500 ppm булырга тиеш.

Чистартуны балаларга: кызылдан акка таба щётка белән тышкы яктан да, эчке яктан да себерәбез, дип өйрәтәм. Азактан телне дә чистартып куябыз. Иң азактан телне теш өстеннән уздырабыз. Чиста, шоп-шома булуы да, чистарып бетмәгәне дә шундук тоемлана. Теш щёткасын әйбәтләп юып, өскә каратып киптерергә куябыз. Сөт тешләре щёткаларын ике ай саен алыштырып торырга кирәк. Яңа дип тормагыз, барыбер микроблар җыела. Теш щёткасы бары тик синтетик булырга, натураль булмаска тиеш. Олыларга да 2–3 ай саен алыштырып торырга кирәк.

 

Баланы 9 айдан ук стоматологка елга кимендә ике тапкыр алып килергә кирәк. Бала ияләшә, теш дәвалыйсы булганда да инде курыкмый килә башлый.

 

 Баллы ризык – төп дошман

Тешләрнең сәламәтлегенә туклануның йогынтысы бик зур. 30 еллар элек һөнәремә килгән вакытларны искә алам. Балалар бакчаларына чыгып тикшерә идек. Сабыйларның тешләрендә кариес булмый, әзерлек төркемнәрендәге берничә балада гына очрый иде. Хәзер исә бик кечкенә балаларның тешләре дә дәвалауга мохтаҗ. Мин моны тукланудан күрәм. Авыл сөте, эремчек, бакчадан гына алып кишер кимерү – болар бетте бит. Аның каравы, элек җиләк-җимеш вакыты башлануга стоматитлы балалар агыла иде, хәзер исә мондый күренеш юк. Ә менә табибларның баллы ризыкларны чикләве еллар узса да үзгәрешсез. Баллы ризыкны ник тыябыз?

 

Баллы ризык тешкә сыланып кала. Авызда Streptococcus mutans дигән бактерия бар. Теш ул баллы әйбердән бозылмый, ә менә шушы бактерия баллы ризыкны кислотага әйләндерә, ә ул кислота эмальне бетерә.

 

Баллы ризыктан соң һичьюгы су эчеп куярга яисә авызыңны чайкап алырга кирәк. Ашаганнан соң 10 минут сагыз чәйнәп алудан зыян юк, ризык калдыкларын чистарта. Кишер, алма ашау файдалы. Болары тешне чистартып кына калмый, аңкауларга массажёр ролен дә үти. Гел йомшак әйбер ашаган, казналыкны «эшләтмәгән» балаларның аскы аңкавы үсми һәм прикус дөрес булмый. Үсә-үсә прикус үзгәрми, аннары аны пластинкалар белән төзәтергә туры килә. Ә ул ике, хәтта өч елга сузылырга мөмкин. Әле эш брекетларга да барып җитсә... Алдан кайгырту отышлырак.

 

Имү – табигый  

 Сабыйны 6 айга кадәр имезүнең файдасы турында сөйләп бетереп булмый. Баланың аскы казналыгы тумыштан ук кечерәк була. Имә-имә аның йөзенең әйләнмәле мускуллары (круговые мышцы лица) ныгый, казналык та дөрес формалаша. Имгәндә бала бит тырышып суыра, көч түгә, телен дөрес куярга өйрәнә, ә бу исә прикус формалашуга йогынты ясый. Бала борын белән суларга өйрәнә. Әгәр ананың күкрәк сөте ашату мөмкинлеге юк икән, шешәдән имезгәндә, сөте күп акмасын, табигый рәвешкә якын булып, тырышып имәрлек булсын дип кайгыртырга кирәк. 6 айдан соң ана сөтенең витамины кими, ә тәмгә баллана. Монда инде өстәмә туклану кертә башларга вакыт дигән сүз. 

  «Пустышкадан» исә баланы 1 яшьтән аерырга кирәк. Ул йомшак бит, казнаны кашырга берничек тә ярдәм итми. Ә менә зыяны була ала: ачык прикус формалашырга мөмкин. 

 

Барыбер төшә димә

Сөт тешләрен чистарту, дәвалау нигә кирәк, барыбер төшә бит ул, дигәнне еш ишетергә туры килә. Бу – ялгыш фикер. Беренчедән, ул бит авырта. Сөт тешләренең каналлары киңрәк, тамырлары кыскарак. Сөт тешләре шуңа тизрәк авырта башлый. Ә нервлары даими тешләрнеке кебек үк, кан күбрәк тә йөри әле. Икенчедән, сөт тешләре даими тешләрнең чыгуына тәэсир итә. Кайчакта сөт тешен дәваларга соң була, ләкин хәтта бу очракта да, авыртмаса, барыбер аны алып атмыйбыз: ул теш чәйнәр өчен кирәк, прикусны да дөрес тота, аңкауны да «ярсытып» тора, шул рәвешле даими тешләр чыгуына тәэсир итә. Кайчакта даими 5 нче тешнең яралгысы булмый. Ул вакытта сөт тешен мөмкин кадәр озаграк саклыйбыз, дәвалыйбыз. Ул урын саклаучы ролен үти. Аннары акыл тешләре чыкканда, ул төшә дә, барлык тешләр җайлы гына «үз урыннарына» утыра.

Сөт тешләрен алданрак алдырсаң, яралгы тынычлана һәм даими тешләр бик озак чыга. Кечкенәләр егылып, алгы тешләрен имгәткән очраклар бик күп. Ул вакытта да тешне алырга мәҗбүр буласың, даими теш шулай ук соңлап кына, көттереп кенә чыга.

Әллә нигә бер шундый хәл очрый: кайбер бала теш белән туа. Аскы ике теш була инде ул. Аны гадәттә алдырып аталар, чөнки әнисен имгәндә авырттыра, тешли. Аларның тамыры юк диярлек, алганда авыртмый. Ләкин алып аткач, башка чыкмаска да мөмкин.

 

Сөт тешләренә профессиональ чистартуның кирәге юк, чөнки ул агрессив метод санала.

 

Пубертат чорында балаларның теш казналары кызарып китеп, ялкынсынырга да мөмкин. Бу – табигый күренеш. Андый чакта ромашка, шалфей белән чайкау да җитә. Үзе үтә.

 

Ялганламагыз – барыбер авырта

Теш авыртканчы көтеп утырмагыз! Беренче тапкыр стоматологка бару  каты авырту белән истә калмасын! Шуннан соң ничек сабый курыкмыйча икенче тапкыр теш табибына барсын инде?! Чит-ят кешенең авызын ачтырып, ниндидер машинкалар белән эшләве, еш кына авырттыруы да бала өчен ничек куркыныч икәнен кайбер ата-аналар бөтенләй аңламый кебек.

«Бар, кер, курыкма, берни булмый, авыртмый», – диләр. Бу бит чеп-чи ялган. Өйдә үк бала белән сөйләшкән, аңлаткан әти-әниләр үзләре дә тыныч, балалары да аерылып тора инде. Үзем дә шундук эшкә керешмим, иң элек бала белән танышам, сөйләшеп алам, ышанычын яуларга кирәк. Баланың берничә тешен дәвалыйсы булса, иң авырттырмый торганыннан башлыйм, иң катлаулысын ахыргарак калдырам. Ул вакыт эчендә ияләнсен, курыкмасын, дим.

Теш еш кына төнлә сызлый башлый. Төнлә белән сызлый торган теш  соңгы чиккә – нервыга кадәр барып җиткән дигән сүз. Кариес алай сызламый, төнлә сызлаганы пульпит инде аның. Авыртуны баса торган дару кабасы, әгәр шешсә, бер стакан кайнар суга ярты чәй калагы аш содасы салып чайкыйсы. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәсе.

Теш табибына елына ким дигәндә ике тапкыр килергә кирәк, проблема туганны көтеп тормагыз. Тешләр сау икән дип куанып кайтып китүгә ни җитә!

 

ЛАЙФХАК

Бала белән стоматологка барган саен, берәр кечерәк кенә бүләк әзерләгез. Теш феясы әзерләп куйган дип тә мөмкин. Алар очынып, аннары яңадан килә.

 

КИҢӘШ

Балаларның аңкаулары кычыта башлаган чорда эчендә йә гель, йә су булган силикон «кашыгыч»лар бирәбез. Ул уенчыкны суыткычка куеп торырга була, салкынчаны ышкыса, балага рәхәт булып китә.

 

Бу кызык!

Теш сынса, төшсә, аны мич артына ташлыйлар да әфсен әйтәләр: «Тычканга  камыр теш, миңа тимер теш!» Авыллардагы агач өйләрдә бүрәнә ярыгына кыстыра торган булганнар.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ