Татар каһарманнары. Һади Маликов
Разведчик, полковник Һади Маликов тумышы белән Тәтеш өязеннән. Аның исеме «Россия махсус хезмәтләренең энциклопедик сүзлеге: Разведка һәм контрразведка» (Мәскәү, 2002) китабына да кертелгән.
Взвод командиры
Һади Кәрим улы Маликов 1897 елның 22 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязе Кече Кариле авылында крестьян гаиләсендә туган. 1914 елда Казан сәүдә училищесын тәмамлый. 1914–1915 елларда Әстерхан губернасының Хан Үзәге авылында һәм Казанда контора хезмәткәре булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, 1915 елның 3 декабрендә мобилизацияләнә һәм 2 нче Казан прапорщиклар мәктәбенә укырга җибәрелә.
Офицер погоннарын алгач, Казанда, Симферопольдә, Оргеевта пехота запас полкларының взвод командиры булып хезмәт итә. Социалистик карашларны агитацияләгәне өчен фронтка җибәрелә. 56 нчы Житомир полкының рота командиры буларак прапорщик Һади Маликов Румын фронтында сугышкан.
Үз теләге белән Кызыл армиягә
1917 елның маенда РСДРП(б) партиясе сафларына керә. Демобилизациядән соң Тәтеш өяз советы рәисе урынбасары булып эшли. 1918 елның 1 мартында Маликов үз теләге белән Кызыл армиягә китә, җыелма гвардия полкының хәрби комиссары, Үзәк мөселман комиссариатының хәрби бүлеге сәркатибе, Хәрби һәм диңгез эшләре буенча Халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы булып хезмәт итә. Декабрьдә аны бу вазифасыннан азат итәләр һәм Генераль штаб академиясенә укырга җибәрәләр. 1919 елның апрелендә башка тыңлаучылар белән бергә укудан азат ителеп, Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Һади Казан ныгытмасы штабы начальнигының разведка бүлеге буенча ярдәмчесе, аннары 2 нче аерым татар укчы бригадасы штабы начальнигы булып хезмәт итә. 1920 елның октябрендә Һади Кәрим улы Генераль штаб академиясенә укуга әйләнеп кайта.
Хәрби разведкада
1921 елның маенда Һади Маликов башта Төркия хөкүмәте каршындагы РСФСР хәрби вәкиле сәркатибе вазифасында хәрби разведкада хезмәт итә башлый. Төркиядәге ул чактагы совет илчесе С.И. Аралов үзенең мемуарларында «төрек телен һәм илне яхшы белүе» белән аерылып торган Маликовны билгеләп үтә. Әнкарадан Маликов Мәскәүгә кайта, академияне 1924 елның июлендә тәмамлый һәм шунда ук Кавказ Кызыл Байраклы армиясе штабының разведка бүлеге начальнигы итеп билгеләнә.
1927 елның ноябрендә Һади Кәрим улын Мәскәүгә чакырып алалар һәм СССРның Ирандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында хәрби атташе итеп билгелиләр. Аннан ул 1931 елның мартында гына әйләнеп кайта. 190 нчы укчылар полкы һәм 1 нче татар укчылар полкы командиры һәм хәрби комиссары булып, ике ел гаскәрдә хезмәт итеп (академияне тәмамлаганнан соң стажировка сыйфатында булса кирәк), Һади яңадан разведкада эшли: сектор начальнигы, 2 нче (агентура) бүлеге начальнигы ярдәмчесе итеп хезмәт итә. Аннары аны Синьцзянда (Кытай) баш совет хәрби киңәшчесе итеп билгелиләр. Бу командировкадан Һади Маликов 1936 елда полковник дәрәҗәсендә кайта. Нәкъ бер ел дәвамында Һади Кәрим улы Кызыл армия Разведуправлениесенең 5 нче бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт итә, бүлек хәрби округлар һәм флотларның разведка органнары эшен күзәтә.
Репрессия җиле
Илдә репрессияләр вакыты. Алар Һади Маликовны да читләтеп үтми. 1937 елның июлендә аны Кызыл армиянең команда җитәкчеләре составы буенча идарәсе карамагына күчерәләр. Сәбәбе – «разведка идарәсе линиясе буенча 1923 елда троцкистлар резолюциясе өчен тавыш биргән буларак» разведкада бүтән эшли алмавы. 1938 елның 3 июнендә Маликовны Кызыл армиядән эштән алалар, күрәсең, ул вакытта инде кулга алынган була. Мәскәү, Казан, Куйбышев төрмәләрендә тотыла. 1940 елның 28 сентябрендә СССР НКВД каршындагы Махсус киңәшмә тарафыннан 8 елга Красноярск крае лагерьларына хөкем ителә. 1949 елның 19 апрелендә аны кабат «советларга каршы троцкистлар эшчәнлеге һәм иноразведка агентурасына катнашы өчен» кулга алалар, ул янә Красноярск краена сөргенгә җибәрелүгә хөкем ителә. 1954 елның 10 августында Һади Маликов азат ителә, шул ук елны аклана һәм 1956 елда Мәскәүгә кайта.
Армиядә хезмәт итү чорында Һади Кәрим улы Маликов совет орденнары белән бүләкләнгән. 1973 елның 6 гыйнварында Мәскәүдә вафат була.
Хәлим АБДУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты
Фотолар Татарстан Милли музее һәм авторның шәхси архивыннан алынды





Комментарийлар