Татарстан олимпиадада беренче бишлектә
Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы быел да сынатмады – ил күләмендә беренче бишлеккә керде. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләү чарасы күркәм традиция буенча уку елы ахырында Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Олимпиада йолдызларын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
– Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы һәрвакытта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Россия күләмендә беренче бишлеккә кердек. Бу – зур җиңү. Ике укучыбыз Азамат Шәрәфиев һәм Сәет Нургаянов Халыкара химия олимпиадасында алтын медальгә лаек булдылар. Мәктәп этабыннан башлап Бөтенроссия йомгаклау этабына кадәр берничә ай дәвам иткән бәйгедә укучылар үзләренең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәтте. Җиңүче һәм призёрларның берсен дә ясалма фәһем алыштыра алмас. Болар – укучылар, укытучы-остазлар, тренерлар, әти-әниләр, мәктәп һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе, – диде Илсур Гәрәй улы.
Бу вакыйга белән бәйле язманы «Мәгариф» журналының июль ае санында укый аласыз.





Комментарийлар