Хикмәтле велосипед
Берәүләр өчен ул – ял, икенчеләр өчен спорт һәм хәрәкәт, ә кемнәрдер аны сәяхәткә тугры дус итеп ала. Бу санда һәр заманда мәхәббәт казанган велосипед һәм аның файдасы турында сөйләрбез. Халык телендә аны яратып «сәпит» дип тә атыйлар.
Велосипедта Төркия буйлап
Тизлек һәм аяк – латин теленнән велосипед сүзе әнә шулай тәрҗемә ителә. Баксаң, велосипедның файдасы аякларга гына түгел, кулларга, умыртка сөягенә, хәтта күзләргә дә бар икән. Моннан тыш, ике аяклы тимер дус баш эшләтү, үпкә эшчәнлеген ныгытуда да алыштыргысыз, дип искәртә табиблар. Ә инде саф һавада, «сәпид»кә атланып җилдерүнең күңелне күтәрүен, кәефне яхшыртуын белгечләр әйтмәсә дә беләбез, шуңа аеруча да яратабыз велосипедны.
– Велосипедта барганда, мин үземне кош кебек ирекле хис итәм. Бөкеләрдә утырасы түгел, парковка эзлисе юк. Син беркемгә комачауламыйсың, сиңа беркем комачауламый. Велосипедтан да шәп нәрсә юк инде! – дип, хисләре белән уртаклаша «Болгар» радиосы алып баручысы, чын мәгънәсендә тәҗрибәле велосипедчы Фаил Гыймадов. Күпләребез аның ике тәгәрмәчле дустын иярләп, Уфага сәяхәткә кузгалганын хәтерлидер. Озак та үтмәде, танылган журналист велосипедта Төркияне гизәргә чыгып китте. Максаты татар авылларын күрү, милләттәшләребез белән очрашу булса, хыялы шәһәрләр, авыллар арасын нәкъ менә велосипедта үтү була аның. «Үзем белән бөкләнә торган велосипед алдым. Юлда төрле хәлләр булуы бар, кыска гына ял вакытында озын араларны үтү өчен кайчак транспортка да утырырга туры килә, андый вакытта мондый велосипед бик җайлы, уңайлы. Дөрес, тизлеге югары түгел инде. Ләкин минем максат та тиз йөрү түгел, ә тирә-юньне карап, туктап, фотога төшереп, кешеләр белән аралашу булды», – ди алып баручы. Аның фикеренчә, озын юлга велосипедта чыгу өчен үзеңнең физик әзерлегең, ә тимер дустыңның техник төзеклеге мөһим. Янәшәңдә фикереңне куәтләп, хыялларыңа канат куючылар булса, Аллаһка тәвәккәлләп чыгып китәсе генә, дип киңәш итә ул. Үзенең дә велосипед спидометры машинаныкын күптән узып киткән, велосипед белән дуслыгы еллар белән генә түгел, юллар белән дә сыналган. Август аенда «Болгар» радиосы оештырган велосәяхәттә Фаил Гыймадов, башка катнашучылардан аермалы буларак, эстафета түгел, ә марафон үткән. Казаннан тарихи Болгарга кадәр юлны фәкать тимер дустында узган.
Казан буйлап велосәяхәт
Казанда яшәүче яшь гаилә Ләйсән һәм Илфат Миндубаевлар тәүге велосәфәрләренә узган җәй генә башлангыч салган. «Дөрес, әлегә шәһәр эчендә генә, башкаланың гаҗәеп матур урамнарыннан йөрдек», – ди Илфат. Бала утыргычлары белән махсус җиһазландырылган велосипедларны прокатка алганнар. Дүрт яшьлек Зифа белән ике яшьлек Кирам әти-әнисенең идеяләрен хуплагандай юл буе көлеп, елмаеп баралар – Илфат белән Ләйсән бу мизгелләрне видеоязмада саклый, алга таба велосипедлы традицияне дәвам итәргә ниятлибез, бик ошады, диләр. Яшь гаиләне шәһәребезнең гүзәллеге таң калдырган, велосипедка утырырга әнә шул этәргеч булган.
Җидедән җитмешкәчә
Саба районы Байлар Сабасында яшәүче Зәлифә Борһанованың велосипед белән дуслыгы гомерлек. Бала күңеле белән тимер атны иярләгән чагын хәтерләми дә, әмма аяклары педальгә җитмәгән вакытлары күз алдында. Күрше авылга велосипедта йөреп сабак алганнары да, юлда, суыкта, пычракта батып калган мәлләре дә тормыш тасмасына үрелгән. Шул дәвердән калган күнекмәләрен олыгайган көннәренә җиткергән, бүген дә күпләрне кызыктырырлык итеп Саба урамнары буйлап җилдерә, үзе белән оныкларын да ияртә икән. «Яшем җитмештә булса да, күңел унҗидедә. Монда велосипедта йөрүнең өлеше зур, – дип искәртә үзе дә. – Аяк авырулары, буын сызлауларның ни икәнен оныттым, велосипедның рәхәтен дә, файдасын да күрәм, һава торышы нинди булуга карамастан, тимер атымнан төшмим», – ди.
Дуслык сәфәре
Хәер, Сабада велосипедны үз итүчеләр шактый. Бала-чага да, яше-карты да бу транспортны яратып куллана. Хәтта махсус велосәфәрләр дә оештыралар икән. Насыйп булса, быел, сезон ябылганчы, чираттагысы – дүртенчесенә кузгалырга исәплиләр. Әлеге сәфәрнең идеясе спортчы, тренер Азат Вәлиуллинныкы. Дүрт ел элек махсус маршрут төзеп, велосипед сөюче райондашларын сәяхәткә алып чыгып китә ул. «Йөгергәндә, яисә велосипедта чыксам, бертөрлелектән туеп, Сабадан читкәрәк – якын-тирә авылларга юл ала идем. Матур урыннардан фотоларым белән социаль челтәрләрдә бүлештем. Фотоларымны караучы якташларым: «Бу урыннар кая?» – дип сорый башладылар. «Бу гүзәллек үзебездә, әйдәгез, бергәләп танышыйк!» дигән ният белән бер җәйне велосәяхәт оештырырга булдым», – ди спортчы. Азат әйтүенчә, беренче сәфәргә үк утызга якын кеше җыелган. Араларында мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәгеләре дә бар. Велосәяхәт вакытында җитмеш километрга якын дистанция дә үткәннәр. Иң элек, маршрутны тренер үзе йөреп кайта. Тарихи урыннар, гаҗәеп табигате белән таң калдырырлык урман, аланнарны билгеләп үтә, куркынычсызлык кагыйдәләрен барлый. Аннан инде велосипедчылар белән бергәләп чал тарихлы Өтернәс авыл җирлеге, кайчандыр авыл булып та юкка чыккан Йомгалак авылы, Сәрдә, Миңгәр җирлекләреннән узалар, көн кичкә авышканда күркәм табын корып, күргәннәрне барлап, хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Әнә шулай хикмәтле велосипед спорт белән шөгыльләнү чарасыннан күңел дәвасына да әверелә, араларны якынайта, дуслаштыра да әле.
Белгеч фикере
Эльвира Маслахова, нейропсихолог:
– Замана балаларының аз хәрәкәт итүе сер түгел. Ә бит мәктәптәге уңышларның сере нәкъ менә хәрәкәттә һәм велосипедта йөрү аларның иң бәрәкәтлесе, мөгаен. Чөнки велосипедта барганда, бала аумыйча, тигезлекне сакларга тиеш, димәк, анда хәрәкәт координациясе камилләшә. Ә бу үз чиратында вестибуляр аппаратның яхшы эшләвенә нигез. Икенчедән, күрү-мотор координациясе формалаша. Ягъни бала велосипедта хәрәкәт иткәндә алга да, ян-якка да, тәгәрмәчкә дә, артка да карарга, ягъни бик игътибарлы булырга мәҗбүр. Шул рәвешле сабыйның күз буыннары чыныга. Соңрак әлеге күнекмәне ул мәктәптә укыганда отышлы кулланачак, игътибарлы булачак дигән сүз. Велосипед баланың психоэмоциональ халәтенә дә зур йогынты ясый. Ничә яшьтә, нинди велосипедка утыруына карамастан, кәефе яхшыра, ул үз көченә ныграк ышана, үзен каһарман итеп хис итә.
ГМ киңәш
*Балага велосипед сайлаганда, фәкать үз яшенә, буена карап сайларга кирәк.
*Беренче велосипед аяк тормозы белән булса яхшырак, ә тәгәрмәчләре никадәр зуррак булса, балага шулкадәр уңайлы булыр.
*Велосипедның утыргычын дөрес биеклеккә күтәрегез. Гади генә тикшерәбез: йөргәндә өстәге педальгә тигән аяк рульгә тимәскә, ә астагы педальнеке тураеп бетәргә тиеш.
*Тимер атка кыңгырау куярга онытмагыз!
*Алюминийдан эшләнгән велосипедлар корычтан коелганнарга караганда җиңелрәк.





Комментарийлар