Логотип Магариф уку
Цитата:

Без белгән һәм белмәгән Тукай

Гөлшат ШӘРИПОВА, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбенең тарих укытучысыӘдәби-музыкаль кичәнең максаты:  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү; аның тормышына һәм...

Гөлшат ШӘРИПОВА,
Актаныш районы, Пучы урта мәктәбенең
тарих укытучысы

Әдәби-музыкаль кичәнең максаты:  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү; аның тормышына һәм иҗатына карата кызыксындыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, бөек шагыйрьнең  шәхесе белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Кичәнең бурычлары:


– татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы  һәм иҗаты белән таныштыру; аның  тормыш юлының мөһим фактларын истә калдыру;  


 балаларның иҗади сәләтләрен, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен үстерү;
– шагыйрьнең     тормышы һәм  үзенчәлекле иҗат юлын өйрәнү аша  кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә, милли әдәбиятка, мәдәнияткә олы ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан китапларыннан төзелгән күргәзмә, плакатлар, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер, магнитофон, «Туган тел» җыры,  Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.
Балалар белән алдан  эшләнелгән эш: Тукай шигырьләре ятлана, җырлары өйрәнелә, стена газетасының махсус  саны чыгарыла, әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә конкурс үткәрелә.
 Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада – Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр. Зал стенасына «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» плакаты, « Күңелләрдә – синең якты җырлар, Синең моңнар күздә чагылган» ( Ф. Сафин )  һ.б. плакатлар эленә.
Әкрен генә «Туган тел» көе яңгырый.
Алып баручылар чыга.
 1 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!    Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукаебызның туган көненә багышланган, үзенчәлекле әдәби - музыкаль кичәгә җыелдык. Кичәбезне  ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
  2 нче алып баручы.  Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. 27 еллык кыска гомере  эчендә ул, татар әдәбияты турындагы күзаллауларны үзгәртеп кенә калмыйча, ватандашларын агарту эшенә дә өлеш кертә алган. Бүгенге кичәбез дә аның тормышы һәм иҗаты буйлап хронологик сәфәр белән бәйле әһәмиятле фактларны ачыклауга   багышлана.
  1 нче алып баручыГабдуллаҗан.  14 (26) апрель, 1886. Габ-дулла Тукай Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. Казан өязе буенча 1886 елда туган, өйләнешкән һәм үлгән кешеләрне теркәү кенәгәсендә әтисе аны «Габдуллаҗан» исеме белән теркәп куйган.
2 нче алып баручы29 август, 1886 ел. Тукайның әтисе 44 яшендә кату зәхмәтеннән үлә. Габдуллага дүрт ай ярым була. Мәмдүдә улы белән әтисе йортына кайта.
 1 нче алып баручы22 декабрь, 1888 ел. Мәмдүдә Малмыж өязе Сасна Пүчинкәсе авылының указлы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга икенче мәртәбә тормышка чыга.
2 нче алып баручы22 декабрьдән соң, 1888 ел. Әнисе яңа иренең йортына күчеп киткәндә, ике яшь тә сигез айлык Габдуллаҗанны, Куш-лавычка алып барып, Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра.
Нәни Тукай. Кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.
Нәни Тукай. Әнкәйне кайтарыгыз!..
 1 нче алып баручыМарт-апрель, 1889 ел. Әнисе Габдулланы үз янына Сасна Пүчинкәсенә алдырта.
Нәни Тукай. Анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдыртырга атлар җибәрткән. Мин хәзер дә,  атта утырып, Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган  шикелле булам. Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә. («Исемдә калганнар»)
2 нче алып баручы18 гыйнвар, 1890 ел. Габдулланың әнисе 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. 3 яшь тә 9 ай булганда, Габдулла тома ятим кала.
Нәни Тукай. Әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганмын. Сасна мулласы өенә сыймаганга, ул мулла мине бабайга кайтарып биргән.
Ямщик. Асрарга бала бирәм кем ала?
1 нче алып баручы1891 ел урталары. Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфа Габдулланы, бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар. Тукай бу вакытта каты ачлык булуын, бабасының ишле гаиләсе бик мохтаҗлыкта яшәвен искә ала.
Нәни  Тукай. Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде. Икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде. Мин бу ата-анамда ике елмы, – күпмедер торгач, әти дә, әни дә – икесе берьюлы авырый башлаганнар. Үләчәкләреннән куркып, мине, Казанга китергән ямщикны табып, аңар утыртып, Өчиле карьясенә йибәргәннәр. Әби белән бабай Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. Кырлайдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.
Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.
 2 нче алып баручы Җаекка! Ел ахыры, 1894 ел.
1 нче алып баручы Габдулланы Уральскига (Җаекка) сәүдәгәр җиз-нәсе Галиәсгар Госманов, аның хатыны Газизә (Габдулланың әтисе Мөхәм-мәтгарифның беренче хатыныннан туган кызы) чакыртып ала. Уральск – аның зур шагыйрь буларак формалашкан шәһәре.
2 нче алып баручы Сентябрь, 1894 ел. Габдулланы җизнәсе «Мо-тыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирә.
Газизә апасы. Сабакны бик күңел биреп укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам, дип, иртәнге ашны ашамастан китеп бара иде.
1 нче алып баручы Сентябрь, 1896 ел. Габдулла мәдрәсәдә укуын дәвам итә, рус классына да йөри башлый. Пушкин, Лермонтов иҗаты белән беренче мәртәбә шунда танышкандыр, дип фаразлана.
2 нче алып баручы Сандыгы тулы – хикмәтле китап.
1 нче алып баручы 30 июль, 1900 ел.  Җизнәсе ашказаны авыруыннан вафат була. Габдулла «Мотыйгия»гә торып укырга күчә. Ул монда 1906 елның декабренә кадәр яши.
Ярулла Морадый.  Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят ки-таплары да күренгәлиләр. «Рәдде бичара кыз» исемле бер театр китабын ул әллә кайдан гына табып, бик тәмле иттереп укый вә тыңлаучыларны хозур-ландырып, дәрт кертә иде.
Бер укучы Г. Тукайның «Китап»  шигырен сөйли.
 2  нче алып баручы Ел дәвамында, 1901 ел. Габдулла авыру сәбәп-ле укуын ташлап киткән Ярулла Морадыйга хатлар яза.  Фәкыйрьлегеннән, тормышының авыр булуыннан зарлана. Кайбер истәлекләрдә өч еллык рус классын тәмамлаган Тукай Мотыйгулла хәзрәткә метрика дәфтәре язуда бу-лышкан диелә.
1 нче алып баручы  Шагыйрь икәнен белгертте…  Ел дәвамында, 1902 ел. Мәдрәсәдәге сабакташы Гали Хикмәтуллин Тукайның җырлар чыга-руы, аларны шәкертләр белән бергә бер көйгә салып җырлавы турында сөй-ли. Тукай кесәсендә кубыз йөртә. Мисырдан укып кайткан Камил Мотый-гыйдан нәхү, мантыйк, хәдис, тәфсир, фикһе, гарәп әдәбияты буенча дәресләр ала. Тагын бер дусты Рәхмәтулла Хәйруллин: «Ул үзенең шагыйрь икәнен шул 1902 елда белгертте», — ди.
Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.
 Камил Мотыйгый. «Мин Мисырдан әйләнеп кайтканда, ул тәмам зур егет кыяфәтенә кергән иде. Аннан соңра шул кыяфәт аңарда үлгәнчегә кадәр һич үзгәрмәде».
2 нче  алып баручыИюль, 1903 ел. Камил Мотыйгый Тукай һәм башка алдынгы шәкертләр хуплап каршы алган «Әл-мәгариф» исемле кулъ-язма газета чыгара. Июнь ахыры, 1904 ел. Камил Мотыйгый Уральскида атнага бер мәртәбә гыйльми, әдәби, хикми вә фәнни дип аталган «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгара башлый. Тукай –  аны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре, мәкаләләре беренче тапкыр шушында дөнья күрә. «Әдип» дип тә аңа беренче мәртәбә шушы журналда мөрәҗәгать ителә.
1 нче алып баручы  Сентябрь, 1904 ел. Татарның булачак атаклы артисты, режиссёры, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) белән таныша.
2 нче алып баручы  Ел дәвамында, 1904 ел. «Мотыйгия» мәдрә-сәсендә дүрт ай балалар укыта. Класска моңа кадәр булмаган кара такта элеп куя, укытканда язуга, телгә, хисапка игътибар итә.
1 нче алып баручы    Габдулла Тукаев. Май, 1905 ел.
Камил Мотыйгый «Уралец» газетасы типографиясен арендага ала. Тукай бу басмаханәгә өйрәнчек булып керә: хәреф җыю эшенең техникасына аны типографиядә эшләүче рус эшчесе Александр Гладышев өйрәтә. Монда Тукай  аена 1 сум 50 тиен хезмәт хакы ала.
2 нче алып баручы  Җәй, 1905 ел.  Якшәмбе көннәрендә Ярулла Морадый белән  еш кына Хан аланында үткәрелә торган халык гуляньесенә чыга.
Ярулла Морадый.  Беркөнне Тукай иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады. Миннән ун тиен акча сорап алды да кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняларын татарча тәрҗемә итәргә тотынды.
1 нче алып баручы  26 ноябрь, 1905 ел. Уральскида «Фикер» газета-сының беренче саны чыга. Тукай газетада төп эшне алып бара, шигырь һәм мәкаләләре даими басылып тора. Беренче санда басылган «Мужик йокысы» шигыре беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» дигән имза белән дөнья күрә.
Бер укучы Г. Тукайның  «Мужик йокысы» шигырен сөйли.
 2 нче алып баручы. 1 июнь, 1906 ел. Сатирик журнал «Уклар» чыга башлый. Татарда сатира-юмор әдәбияты яңа гына аякка басу чорында, журналга яраклы материаллар бирүчеләр аз булганлыктан, аны, баштагы саннарын бигрәк тә, Тукай үзе язып тутыра.
1 нче алып баручы.  Август, 1906 ел.  Уральск эшчеләре үткәргән ми-тингларда катнаша. Аларны полиция нагайкалар белән куып тарата.
2 нче алып баручы.  Декабрь, 1906 ел. Мәдрәсәдән чыгып, «Казан» миһманханәсенә күченә, аена 15 сум түләп, Габдулла Кариев белән бергә 7 нче номерлы бүлмәдә яши. Казанга шушы миһманханәдән күчеп китә.
1 нче алып баручы.     Ак билет алган Тукай.
2 нче алып баручы.  Май ахыры, 1907 ел. Мотыйгыйның матбагасын сатып алган сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллин «Фикер» газетасын, «Әл-гасрелҗәдит» журналын чыгаруны туктата. Тукай эшсез кала.
1 нче алып баручы. Җәй, 1907 ел. Әтисенең йортын сатудан бер-никадәр мирас калган була. Гурьевтагы туганнары – сәүдәгәр Әхмәди һәм Әүхәди Абдулловлар шул акчаны Тукайга җибәрәләр.
2 нче  алып баручы.  10 октябрь, 1907 ел. Тукай – Казанда. «Болгар» номерының өченче катында Кабан күленә таба карап торган почмактан өченче тәрәзә, 40 нчы бүлмәгә урнаша. Кыска вакытлы күченүләрне исәпләмәгәндә, ул бу номерда 1912 елның декабренә кадәр яши. Уральскидан алып килгән әйберләре бер кәрзингә сыеп бетә.
1 нче алып баручы. 10 октябрьдән соң, 1907. Фатих Әмирхан белән таныша. Аларның эчкерсез дуслыгы гомер буена дәвам итә. Галиәсгар Камал белән таныша. Шулай ук гомер буе дус булалар.
2 нче  алып баручы.  17 октябрьдән соң, 1907 ел. Солдат хезмәтенә каралу өчен Кушлавычка кайта. Каенсар авылында яшәүче Саҗидә апасының әйтүенә караганда, Казаннан Габдулла аягына күн ботинкалар, кулына күн перчатка, өстенә кыска гына кием киеп кайткан. Казанга кире киткәндә, Саҗидә апасы аңа бер пар киез итек һәм бияләй биргән.
1 нче алып баручы. 26 яисә 27 октябрь, 1907 ел. Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүл-мәсеннән ак билет алып чыга, ягъни солдатка алынудан азат ителә.
2 нче алып баручы. 15 ноябрь, 1907 ел. Беренче шигырь җыентыгы чыга.
Пантомима яки шаян бию алымы белән «Таз» шигыренең эчтәлеге сәхнәләштерелә. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелә.
 1 нче алып баручы. Ноябрь ахыры, 1907 ел. «Китаб» нәшриятына экспедитор булып урнаша. Корректура карый, посылкалар тегеп, аларны почтага илтә. Китапларны Казан китапчыларына илтеп тапшыра. Айга 25 сум хезмәт хакы ала.
Нәни Тукай. «Әле бу арада бик яхшы гына авырып алдым. Хат яза алмадым. Кәефем вә тормышым яхшы. Дуст-ишләр күп. Казанда тору күңел-ле. Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәмне дә таптым». Апасы Газизәгә язган хаттан.
1 нче алып баручы. Ел дәвамында, 1907. Казанда табиб аңардан икенче стадия үпкә авыруы таба. Ләкин шагыйрь авыруына әллә ни илтифат итми, дәваланмый.
2 нче алып баручы.  Яшерен мәхәббәт.
1 нче алып баручы.  3 гыйнвар, 1908 ел. Тукай бала чагында Яңа Бис-тәдә үзен күпмедер тәрбия кылган үги әнисе Газизә апа белән күрешә. «Исән-ме, әни»,– дип күрешүе, Газизә әнисенең елавы турында апасы Газизәгә хатта яза.
2 нче алып баручы. Яз, 1908 ел. Әмирхан белән бер очрашу вакытында Тукай аңа эч серен ача: «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел. Минем бүлмәдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…»
1 нче алып баручы. 7 март, 1908 ел. «Сабах» нәшрияты җитәкчесе Хәбибрахман Зәбири Оренбургка «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кә-римигә мохтаҗлыкта яшәүче Тукайга ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртеп хат яза.
2 нче алып баручы. Май урталары, 1908 ел. «Әл-ислах» идарәсенә Бибиҗиһан һәм Зәйтүнә Мәүледовалар килеп йөри. Әмирхан аларны Тукай белән таныштыра. Зәйтүнә Чистай шәһәрендә заманы өчен шактый куль-туралы гаиләдә үскән кыз була. Тукайны яратып укый. Ул Тукайның күңелендә яшерен мәхәббәт хисләре уята.
1 нче алып баручы. 17 июнь 1908 ел. «Кызык гыйшык» исемле шигырен «Мәҗнүн» имзасы белән бастырып чыгара. Ул Зәйтүнәгә багышланган дип фаразлана.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш;
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.
1 нче алып баручы. 5 август, 1908 ел. Галиәсгар Камал белән бергә Мәкәрҗә ярминкәсенә бара. «Сәйяр» труппасы белән берлектә концерт куялар. Хор чыгышында Тукай капельмейстер-дирижёр ролен үти.
2 нче алып баручы.  Караучысыз Болгар номерларында ята...
1 нче алып баручы. Май, 1910. Тукай Ташаяк ярминкәсендә була, карусельдә әйләнә. «Туйганчы бала чакта эләкмәгәннең «үчен алдым», — дип, дусларына сөйли.
2 нче алып  баручы. 1911 елның башы. Үпкә авыруы көчәеп китүен белеп, Сәгыйть Рәмиев нык борчыла, аны кымыз белән дәвалау өчен үз янына Әстерханга чакыра.
1 нче алып баручы. 23–24 апрель, 1911 ел. Тукай, «Тургенев» паро-ходының өченче классына утырып, сәфәргә чыга. Пароходта барганда, дүртенче класс пассажирлары арасына чыгып, озак-озак йөри, алар белән гәпләшә.
2 нче алып баручы. Апрель азагы, 1911 ел. Әстерханга килеп төшкәч, «Люкс» кунакханәсенә урнаша. Биредәге интеллигенция белән аралаша.
1 нче алып баручы. 6 июнь, 1911 ел. «Василий Лапшин» исемле пароходка утырып (беренче класста, аерым каютада), Казанга кайтырга чыга.
2 нче алып баручы. 29 сентябрь, 1911 ел. Көннәрнең суытуыннан, «Болгар» кунакханәсенең номеры ягылмавыннан, кабат авыруы көчәеп китүеннән зарлана: «Мин быел 29 сентябрьдән үк салкынлыктан зарлана башладым. Миңа шул якмый торган арада бизгәкнең шәбе эләккән…»
1 нче алып баручы. 3 ноябрь, 1911 ел. Матбугатта Тукайның каты авыруы хакында хәбәр бирелә.
2 нче алып баручы. 9 декабрь, 1911 ел. Тукайның хәле турында Петербургта рус телендә чыккан «В мире мусульманства» газетасы язып чыга: «Авыру Тукай бернинди караусыз һәм тәрбиясез «Болгар» номерларында ята». 
1 нче алып баручы. 1912 елның март башына кадәр. Өчилегә үги әбисе Латыйфа белән бабасы Зиннәтулла улы Кәшфелкәбир Әмиров йортына кайта. Биредә кышны үткәрә һәм ял итә. Аны кечкенә генә аерым өйгә урнаштыралар. Җиңгәсе һәр көн үрдәк шулпасы пешереп кертә, алдында һәрчак җылы сөт була.
2 нче алып баручы. Февраль азагы-март башы, 1912 ел. «Тагын бераз тор әле», — дип кыстауларына карамастан, Казанга кайта.
1 нче алып баручы. Март, 1912 ел. Тыныч фатирда торырга, азрак аралашырга, күбрәк иҗат эше белән шөгыльләнергә план корып кайта. Ләкин фатирыннан канәгатьсез кала, «Свет» кунакханәсендә бер бик матур, якты, затлы җиһазлы бүлмәгә урнаша. Әмма номерында аңа күселәр тынгы бирми.
1 нче алып баручы. Неврастения белән җитди авыру таптым...
2 нче алып баручы. 20 апрель, 1912 ел. Петербургка килеп төшә. Дуслары аны университет докторы А.Р. Польгә күрсәтәләр.
Доктор. Туберкулёзның соңгы дәвере, тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора.
1 нче алып баручы. 4–5 май, 1912 ел. Петербургтан китәр алдыннан, Тукай номерына алты кешелек мәктәп укучылары делегациясе килә. Кызлар – чәчәк букеты, ир балалар бик матур кара савыт бүләк итәләр. «Шәкертләр киткәч, бик озак кара савыт өстендәге эт белән сабыйлар кебек шаярып ятты», – дип искә ала дуслары.
2 нче алып баручы. Май азагы-июльнең 20 ләре, 1912 ел. Казах даласында яши. Үзе кымыз эчеп дәваланган казах авылыннан ерак түгел Кушкүл авылына килеп, халыкка яңа шигырьләрен укый.
1 нче алып баручы. Июль, 1912 ел. Казанга «Свет» кунакханәсендәге номерына кайтып керә. Бирелеп эшли башлый.
2 нче алып баручы. Көз, 1912 ел. Зәйтүнә туташның Казаннан Чистайга китүен бик авыр кичерә. Авыруы көчәя.
Профессор Г.Клячкин. 1912 елның ахырында миңа, авыру Тукайны барып карарга үтенеп, татар яшьләреннән берничә кеше килде. Мин анда неврастения күренешләре белән бергә җитди авыру таптым.
Нәни Тукай.  Син озаграк яшә...
1 нче алып баручы. 25 февраль, 1913 ел. Больницага китәр алдыннан, дусты Фатих Әмирхан белән саубуллаша.
Ф.Әмирхан. Сабыйларчарак шат йөз белән: «Иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың… Моннан соң күрешмәсәк… хуш инде!» — диде. Миңа аның бер ай, күп булса, ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. «Тиз терелеп чык, тиз күрешик!» — дидем. Ул: «Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә», — диде һәм чыгып китте.
1 нче алып баручы. 14 март, 1913 ел. «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсен яза.
2 нче алып баручы. 31 март, көндез сәг. 1–2 ләр, 1913 ел.
Доктор (Тукай яныннан чыккач иптәшләренә). Сездән яшерүне кирәк дип тапмыйм, бик күп торса, 3-4 көн торыр, ялгызын гына калдырмагыз.
2 нче алып баручы. 1 апрель, өйләдән соң, 1913 ел. Дуслары, Тукайның рөхсәте белән, фотограф Г.Якобсонны чакыралар, һәм ул шагыйрьне рәсемгә төшерә. Үләр алдыннан Тукай, нәширләрдән алачак 500 сум акчасын бер ятим татар баласын стипендия биреп укыту өчен тотарга кушып, телдән васыять әйтә.
1 нче алып баручы. 2 апрель, кичке 8 сәг 15 мин, 1913 ел. Тукайның йөрәге тибүдән туктый.  «Шагыйрьнең үлеме бөтен халык өчен зур бер милли хәсрәткә әйләнде. Мәрхүм шагыйрьнең биографиясе һәм хатирәләр белән, шигырьләренең һәм талантының кыйммәтен тәкъдир итеп язылган мәкаләләр белән бөтен татар газеталары тулды».
2 нче алып баручы. 4 апрель, 1913 ел.  Тукайны күмү көне.
        Йомгаклау, укытучы сүзе. Экранда Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!»
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ