Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл халкының күз алдында

Данис Мәхмүт улы Хәмидуллин,Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик эш стажы – 25 ел.Яңа заман авыл укытучысы.Бәхет нәрсә? – диләр, минемчә, ул –Гомер...

Данис Мәхмүт улы Хәмидуллин,
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик эш стажы – 25 ел.
Яңа заман авыл укытучысы.
Бәхет нәрсә? – диләр, минемчә, ул –
Гомер итү туган җиреңдә,
Кирәк булуыңны тоеп яшәү
Шушы газиз җиргә синең дә.
Язмышыма мең рәхмәтләр укып,
Сөеп атлыйм авылым сукмагын.
Мәктәбемә киләм, ә каршыма
Йөгерешә шаян дусларым.
 Алия Зыятдинова.

Туган авылым, туган йортым, туган нигезем! Мин синең кадерле, сөекле балаң. Минем синдә каласым, синең кочагыңда иркәләнәсем, сиңа сыенасым, синдә яшәп гомер итәсем. Гаилә корасым, балалар үстерәсем килде. Үз сүземә тугры булырмынмы, үз-үземә, инеш буйларында үскән әти-әнием, әби-бабам кулларыдай кытыршы тәнле тал агачларына, ел да тирә-якта яшәүче халыкны да Сабантуй бәйрәменә җыйган тау битенә, тешне сындырырлык салкын сулы чишмәгә, басу-кырларга хыянәт итмәмме?


Югары белем алу теләге мине синең җылы кочагыңнан тартып алганда,язучы әйтмешли, синең түр ягыңда йә бусагаңда булса да басып кала алырмынмы? Газиз авылым... Бәхет-шатлыкларым синдә тормышка ашса, гаилә корып балаларым туса, укырга кереп үз кулым астында белем алсалар, балалар шавына күмелгән мәктәптә бер гөнаһсыз, самими укучыларга белем нигезләрен төшендерсәм, мин ничек бәхетле булыр идем!


 Туган авылым! Мин синнән бары тик бер кул бармаклары санынча, ягъни биш ел гына аерылып тордым. Инде менә тагын сиңа әйләнеп кайттым, инде беркайчан да синнән китмәмен. Вакытлыча гына аерылып тордым бит мин синнән..Менә хәзер авыл укытучысы дигән исемне горур йөртәм.


Әнә шундый уйлар белән мәктәпкә кайтып урнашкан шәхес ул – Авыл укытучысы. Авыл укытучысына әдәп-әхлак кагыйдәләренә буйсынып яшәргә туры килә, чөнки аның бөтен тормышы авыл халкының күз алдында. Авыл укытучысы – туган тел сакчысы. Һәр балага йөрәк җылысын ана теле белән кушып бирә ул.


 Һәр бала да белемле, рухи яктан бай булсын дип тырышучы һөнәр ияләре – авыл укытучылары. Балага гореф-гадәтләрнең асылын аңлата ул, аларны сакларга, киләчәккә алып барырга өнди. Гап-гади нәрсәләрдән шатлана белү сәләте, ихласлык, гадилек – авыл укытучысына гына хас сыйфатлар. Кызганыч, әлеге сыйфатларның кадере көннән-көн кими бара. 25 ел эшләү дәверендә укучыларымда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тырыштым һәм аларны күрә, бәяли белүләренә ирешергә омтылдым.


 Яңа заман мәктәбендә китапның тоткан урынын интернет, компьютер кысрыклый бара. Ничек кенә уңышлы файдаланылса да, укытучының да, китапның да зарурлыгын берничек кире кагып булмый, минемчә.


Укытучы – Китап һәрчак бергә,


Пар канаты кебек бер кошның.


Белем,акыл баш булганда гына


 Нигезе нык була тормышның. (Фәнис Яруллин)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ