Авыл мәктәбе шартларында әхлаклы шәхес тәрбияләү
Зиннәтова Энҗе Шәйхулла кызы,Саба районы Шекше урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Катлаулы, һаман үзгәреп тора торган шартларда яшәргә, эшләргә, үз урынын табар...
Саба районы Шекше урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Катлаулы, һаман үзгәреп тора торган шартларда яшәргә, эшләргә, үз урынын табарга сәләтле, әхлаклы шәхес тәрбияләү – класс җитәкчесенең төп бурычы.
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!
Заманга лаеклы шәхес тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз. Чөнки тагын берничә елдан безнең тормыш өчен бүген парта артында утыручы балалар җаваплы булачак. Безнең бурычыбыз – заманга лаеклы тирән белемле, югары әхлаклы, рухи һәм физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләү.
Кызганыч, соңгы елларда тискәре күренешләр: кешеләрнең әхлак дәрәҗәсе түбән төшү, эчкечелек, наркомания, азартлы уеннар белән мавыгу, кешеләрнең тәртипсез тормыш алып барулары – балаларның сәламәт булып үсүләренә зур киртә булып тора.
Балада сабырлык, түземлелек, сәламәт яшәү рәвешен өстенрәк күрү кебек сыйфатлар тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Чөнки ихтыяр көче булмаган бала яшьтәшләренең начар тәэсиренә, үгетләвенә аеруча тиз бирешә. Тормыш гел көрәштән генә тора. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән бала зур тормыш алдында беркайчан да югалып калмаячак, яман гадәтләргә бирешмәячәк.
Үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше – бүгенге көн ихтыяҗы, заман таләбе икәнлегенә инандыру өчен, баланы тормышны ачык аңларга, нәрсәгә ирешергә омтылуы хакында уйланырга, үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру өчен – сәламәт булырга кирәклеген аңлатуны мин укытучының, ата-ананың иң мөһим бурычы дип саныйм.
Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Шуны искә алып, мәктәбебездә «Сәламәтлек» программасы эшли. Без, класс җитәкчеләре, шул программага нигезләнеп, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләргә тырышабыз. Класста «Сәламәтлек» почмагы булдырдым. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен, саф һавада уеннар, табигатькә экскурсияләр оештырам. «Табигать – тиңсез хәзинә», «Дару үләннәре аланында» дигән класс сәгатьләре , «Хәрәкәттә-бәрәкәт» спорт кичәсе, «Күңелле стартлар» үткәрелде. Грипптан, төрле авырулардан саклану чаралары турында әңгәмәләрдә катнашу өчен авыл фельдшерын чакырам. «Зарарлы гадәтләрдән арыныйк», «Исерткеч эчемлекләр һәм балалар», «Чисталык, пөхтәлек безнең юлдашыбыз», «Тәмәкенең зарары» дигән темаларга кызлар һәм малайлар белән аерым-аерым әңгәмәләр дә укучылар өчен бик файдалы. Укучыга мәктәптә генә сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендереп булмый. Моның өчен бала яшәгән шартларда үзара аралашу, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш.
Бүгенге көндә ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлегендә иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып балаларга әхлакый-гигиеник тәрбия бирү һәм аларның психоактив, наркотик матдәләр куллануын кисәтү профилактикасы тора. Моның өчен мәктәп һәм ата-аналар каршына, бала әхлаклы, сәламәт тормыш алып барсын өчен, тиешле шартлар тудыру ихтыяҗы килеп баса. Баланың әхлакый-гигиеник яктан үсүе, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылышы өч сакчыл комплекстан:
– баланың тирә-юнендәге кешеләрнең әхлаклы булуыннан, үз-үзен начар юлга басудан саклый белүеннән;
– начар гадәтләргә каршы тора алуыннан; үзенең сәламәтлегенә сакчыл каравыннан;
– зарарлы гадәтләрдән саклана белүеннән тора дип уйлыйм.
Әдәпле-әхлаклы шәхес тәрбияләү – төп мәсьәләләрнең берсе икәнлеген истә тотып, киләчәктә безнең укучылар сәламәт, зәвыклы, инсафлы булып үссеннәр өчен балаларның шәхси үзенчәлекләрен өйрәнеп тәрбия өлкәсендә төрле чаралар, алымнар кулланып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була дип саныйм. Ата-аналарны бала тәрбияләү һәм мәктәп тормышы эшенә җәлеп итү максатыннан: бергәләшеп гаилә бәйрәмнәре, гаилә ярышлары, бәйгеләр, «Ачык ишекләр көне», төрле буыннар очрашулары, рәсем, газета конкурслары, гаиләләр белән табигатькә экскурсияләр оештырабыз. Бу чаралар тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, укытучы һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Балаларны әхлаклы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүдә әби-бабайларның роле бик зур. «Әбиемнең җылы куллары», «Бабай да солдат булган», «Янәшәдә өлкәннәр яши», «Ягез әле, әбиләр», «Һәммә кеше җирдә бала булган» кичәләре укучылар күңелендә җуелмас эз калдыра.
Шәхесне үстерүдә, аңа әхлакый-гигиеник тәрбия бирүдә кичәләр, КВНнар, очрашулар зур әһәмияткә ия. Безнең мәктәп коллективы бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Ата-аналар үз балаларының хокукларын белеп торырга тиешләр. Мәктәбебездә бу хокукларның ничек саклануы белән таныштыру һәм төп документларны өйрәнү буенча мәктәп күләмендә «Бала хокуклары турында сөйләшәбез» дигән семинар-практикум үткәрелде. Бу практикум район үзәгеннән килгән психолог, медицина, полиция хезмәткәрләре, мәгариф бүлегеннән килгән белгечләр катнашында үтте. Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Саулык көн дә һәм гомер буе кирәк, шунлыктан балаларда сәламәт яшәү культурасы тәрбияләүне ел дәвамында һәрдаим алып барылуны үземә максат итеп куям.
«Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул!», дигән Риза Фәхреддин. Һәркем үз сәламәтлеге өчен көрәшергә тиеш. «Дөньяны матурлык коткарыр», дигән бер акыл иясе. Мин бу сүзләрне балаларга кабатлаган чакта, ә матурлык ул – сәламәтлек, дип тә өстим.
Минем теләгем: бөтен укучылар да үрнәк булып, милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булып үссеннәр, зарарлы гадәтләрдән баш тартып, үзләренең балалары бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде. Гаилә белән мәктәп бердәм эшчәнлек алып барганда бу теләкләрем чынга ашуына, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигем юк. Хөрмәтле әти-әниләр, уртак тырышлык белән көндәшлеккә сәләтле, әхлаклы шәхес тәрбияләүдә уңышка ирешербез дип ышанам.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Комментарийлар