Нәзарәттә «Каһарманнар елы» игълан ителде
Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә үткән утырышта аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, мөфтиятнең гамәлгә куелган структуралары һәм барлык юнәлеш җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр ителә.
Пленум барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә “Ватанны саклаучылар елы” игълан ителүен искәртте. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны, шулай ук махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына теләктәшлекне көчәйтү буенча бурычларны исәпкә алып, хәзрәтләр бертавыштан Нәзарәттә "Каһарманнар елы"н игълан итү турында карар кабул итте.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты
Комментарийлар