Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбенең киләчәге безнең кулларда

Илдус Һади улы ТИМЕРБУЛАТОВ, Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме, физкультура укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре. Эш стажы – 29 ел.Шәһә...

Илдус Һади улы ТИМЕРБУЛАТОВ, Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме, физкультура укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре. Эш стажы – 29 ел.


Шәһәр белән авыл мәктәпләрендә бер үк фәннәр укытылса да, аермасы шактый зур. Мин 29 ел туган авылым мәктәбендә укыту тәҗрибәмнән чыгып, аның үзенчәлекләре һәм киләчәге турында язасым килә. Беренчедән, авыл мәктәбендә укытыр өчен, берничә фәннән белемең булу уңай нәтиҗә бирә. Чөнки, мәктәптә сыйныфлар аз булу сәбәпле, кайбер фәннәр буенча укытучыга бер ставкалык сәгатьләр җыеп та, укытучы булмаганда аны алыштырып та булмый. Минем үземә бу яктан җайлы килеп чыкты. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, хәрби хезмәткә кадәр авыл мәктәбендә укыттым. Аннан кайткач, Казан танк училищесы курсларын тәмамладым, офицер дәрәҗәсе алдым. Ул миңа НВП (хәзер ОБЖ) фәнен укытырга хокук бирде. Читтән торып КДПИның тарих факультетында белем алдым. Педагогик эшчәнлегем чорында мин бу фәннәрнең барысын да укыттым, ә хәзерге вакытта тарих, җәмгыять белеме, физкультура фәннәреннән белем бирәм. Берничә фән укытканда, белемнең сыйфаты турында сораучылар да булыр. Әлбәттә, мондый мөгаллимнәргә һәрдаим үз белемен арттыру өстендә эшләргә: газета-журналларга күбрәк язылырга һәм белем күтәрү курсларында ешрак булырга кирәк. Эшне намуслы башкарганда, нәтиҗәләр озак көттерми.


 Икенче үзенчәлек: авыл халкы үзенә булган хас йолалар, традицияләр белән яши. Авыл укытучысы моны үз эшендә файдалана белергә тиеш. Миңа ул яктан мәктәп музеен җитәкләү зур ярдәм итә. Хәзерге вакытта музейда 3450 экспонат тупланган. Аны тотарга акчаны төрле бәйгеләрдә катнашып табарга тырышам. Президент премиясен откач, салым түләгәннән калган 100 мең сум акчага тимер ишек, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куйдырдым, стендларны яңарттым. 2011 елда ЛУКОЙЛ компаниясе үткәргән бәйгедә катнашып, туган якны өйрәнү проекты белән 500000 сум акча оттым. Ул акчага Нурлат шәһәре гимназиясендә мәгариф музее ачтык, районда туган якны өйрәнү буенча төрле бәйгеләр оештырып, бүләкләр тапшырдык, берничә семинар үткәрелде, изге Болгар җиренә, Казан каласына экскурсияләр оештырылды, туган якны өйрәнү буенча район олимпиадасы үткәрелде. Проект буенча алынган фотоаппарт, видеокамера, ноутбук мәктәп музеенда калды. 2012 елда “Дәресләрдән соң мәктәп” бәйгесендә катнашып, 1000000 сум оттым. Ул акчага музей заманча җиһазлар һәм техника белән баетылды. Анда күптөрле чаралар үткәрелә. Әйтик, данлыклы якташыбыз Галимҗан Хөсәеновка багышлап һәр елны район күләмендә футбол турниры үткәрәбез.


Өченче үзенчәлек исә шул: авыл укытучысы барлык эшне дә башкара белергә тиеш. Мәктәптә ир-ат укытучыга эш җитәрлек. Авылда аның йорт тирәсе дә, үзе дә гел кеше күзе алдында, димәк, ул һәрьяктан үрнәк булырга тиеш.


Дүртенче үзенчәлек: хәзерге вакытта татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшергә тырышалар. Нәтиҗәдә алар ике телдә дә үз фикерләрен төгәл итеп аңлата белмиләр. Шуңа күрә укытучыларга татар телен яхшы белү зарур. Барлык фәннәрне укытканда да, термин-кагыйдәләрнең тәрҗемәсен төгәл итеп татарча аңлатырга кирәк. Бала бит ул һәрнәрсәне ана телендә күзаллый.


Язмамны йомгалап, авыл мәктәпләренең киләчәге, татар мәгърифәтенең язмышы турындагы фикерләремне җиткерәм. Җәмәгать, зарланып йөрүдән туктап, замана таләпләренә туры килгән авыл укытучылары әзерләргә кирәк дип саныйм. Авыл, әлбәттә, мәктәпсез калмас. Алдынгы илләрнең мәгърифәтен өйрәнү дә бик кирәк, ләкин Сингапур яки башка илләрнең тәҗрибәсен кулланганда укытуның нигезе итеп татар мәгърифәтен куйсак иде, маңкортлыктан сак була күрсәк иде. Татар эшмәкәрләренә дә ышанычым зур минем. Ә иң мөһиме, авыл мәктәбенең киләчәге булсын дисәк, үзебезнең эшне намуслы башкарыйк. Безнең эшне укучыларыбыз дәвам итәр. Барыгызга да уңышлар телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илдус Һадыевич ! Фикерләрегез белән тулысынча килешәм. Сезнең хезмәт юлыгыз күпләргә үрнәк. Укучыларыгыз сезне тик уңай нәтиҗәләр белән генә шатландырсыннар. Уңышлар Сезгә! Автор: Рәмис

    Замана белән бергә атлыйк!

    Алсу Фаит кызы Әюпова, Зәй районы Кадер урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел. Бу тормышта минем адымым нык,Укытучы минем һөнәрем.Бар көчемне, талантымны биреп,Балалар, д...

    Алсу Фаит кызы Әюпова, Зәй районы Кадер урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел. 



    Бу тормышта минем адымым нык,


    Укытучы минем һөнәрем.


    Бар көчемне, талантымны биреп,


    Балалар, дип уза көннәрем.


    Кешелек тарихында яңа заман: компьютер, интернет... Тормышыбыз күпкә үзгәрде. Авылда да өй саен – интернет. Ә балаларга һәм яшүсмерләргә интернет дөньясы буйлап барырга кем дөрес юлны күрсәтер? Секунд саен килә торган мәгълүматны кем эшкәртеп, кирәклесен сайлап алырга өйрәтер? Әлбәттә, укытучы. Әйе, авыл укытучысы да шәһәр укытучысы артыннан калышмаска тырыша, ягъни замана белән бергә атлый.


    Авыл укытучысы шәһәр укытучысына караганда начаррак белем бирә дигән гыйбарә – киң таралган стереотип. Ә чынлыкта, авыл мәктәбе укытучылары да, хуҗалык мәшәкатьләре булуга карамастан, заманча һәм сыйфатлы белем бирүләре белән аерылып торалар. Авыл укытучысы да –мәдәни, белем һәм зыялылык ягыннан төрле яклап формалашкан шәхес. Үзенең традицияләре белән аерылып торган авыл мәктәбе укучылардан җәмгыятькә кирәкле кешеләр чыгарачагына шик юк.


    Авыл мәктәбендә белем бирүнең бер үзенчәлеге – аралашу мохите тар булу, информация алу каналларының азмы-күпме чикләнгән булуы. Әлеге ситуациядән тәрбия һәм белем бирүдә генә түгел, ә социаль һәм мәдәни яктан баланың шәхесенә тәэсир итүче дәрестән тыш чаралар коткарып кала.


    Авыл мәктәбендә белем бирү процессы шәһәрнекеннән күпкә үзенчәлекле булуы белән аерыла. Иң мөһим үзенчәлек: авыл мәктәпләрендә балалар саны аз булу. Икенчесе: бер укытучы берничә дисциплина буенча укытырга мәҗбүр. Шуңа күрә берничә дисциплинаны укытуның эчтәлеген һәм методикасын белү авыл мәктәбе укытучысының эшендә төп профессиональ таләп булып тора. Шулай да классларда балаларның аз булуы практик эштә шәхескә юнәлдерелгән белем бирү идеяләрен тормышка ашырырга, индивидуаль яктан якын килергә мөмкинлек бирә. Авыл мәктәпләрен мәгълүматлаштыру шулай ук үз эшен эшли. Бер дәрескә 2-3 тапкыр артыграк мәгълүмат бирү белем бирү процессында укучы өчен дә кызыклы һәм укытучы өчен дә мәгълүмати яктан бай дәрес була. Бу - практик эшләр өчен вакытны исраф итмәскә һәм укуны тормышка якынайту максатыннан бик уңай алым. Мин, мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә еш кына төрле мәгълүмат чыганакларыннан мисаллар китерәм. Мәгълүматлар белән эштә нәтиҗәлелекне куллану һәр укытучы уңышының ышанычлы терәге булып торыр, дип уйлыйсы килә. Укытучы киләчәктә укучыларының үсеш дәрәҗәсе иң югары ноктасында булуларына, мәктәптән чыгып киткәндә, үзләрен замана белән бергә атлап баручы кешеләр кебек хис итеп яшәүләренә омтылырга тиеш. Белем бирүдә уңышка ирешү өчен үзара мөнәсәбәтләр дә иң мөһим алшарт булып торалар.Укытучы һәм укучы белем бирү процессында бер-берсенә иптәш булырга, укытучы үзен укучыдан начар күрсәтәм дип, куркып калырга тиеш түгел.


    Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: хәзер бик тә зур тизлектә алга бара торган, алга хәрәкәт итә торган вакыт. Шуннан чыгып, укытучыга, башка барлык профессиональ сыйфатларга өстәп, үзендә конкурентлык сәләте булдырырга кирәк. Авыл укытучылары коллективы – бердәм гаилә, андагы һәр укытучы - ул универсаль укытучы, күп профильле профессионал. Шуның өчен, минем фикеремчә, укытучыларның профессиональ стандартында авыл укытучылары эшенең специфик үзенчәлекләре исәпкә алынсын иде. Авыл мәктәбе педагогының профессиональ эшчәнлегеннән безнең балаларыбызның киләчәге төзелә. Без – укытучылар – укучыларыбызның һәрберсен Кеше итеп тәрбияләү өчен аларга үзебезнең тәҗрибәбезне һәм белемебезне бирәбез һәм бирәчәкбез.


    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Яңалыклар битенә керегез
    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ