Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы – бәхетле кеше

Наилә Тәлгать кызы СӨЛӘЙМАНОВА,Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.Ничек горурланмыйсың, мин - авыл укытучысы! Данлыклы Арча педагогия училищесын тәмамлаг...

Наилә Тәлгать кызы СӨЛӘЙМАНОВА,
Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.

Ничек горурланмыйсың, мин - авыл укытучысы! Данлыклы Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, менә инде 27 нче елымны мин авыл  мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирәм. Татарның каймагы булган Әтнә районында, үзенең бөек шәхесләре Хәкимҗан Халиков, Илдар Низамов, Фирая Зыятдиновалар  белән дан тоткан , алар белән горурланучы  Яңа Шашы урта гомуми мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим мин.


Авыл укытучысы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы. Менә инде 27 ел һәр көн иртә белән мәктәп ишеген ачып керәм. Күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышлары каршы ала мине. Мин мәктәпкә сөенеп,  ашкынып киләм. Һәр көн күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам. Алар белән шаярам, рәхәтләнеп көләм. Алар белән шаяра,  көлә торгач, үземә дә рәхәт булып китә. Елмаю балаларыма да, үземә дә көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге бирә. Авыл укытучысының энергиясе ташып торырга тиеш минемчә.


Дистәләгән күзләр сорау тулы карашлары белән миңа төбәләләр. “Апа, динозавр ите тәмлеме ул?” дип сораган укучым алдында каушап калмам бит инде, Билгеле мин аңа “Бик тәмле була” дип җавап бирәм. Шундый җавап ишеткәч аның күзләрендәге очкынны күрсәгез икән сез.Ул миңа тагын өстәп дистәләгән сорау яудыра.  Балаларның  күпсанлы сорауларына җаваплар эзли-эзли мин бик күп газета-журналлар актарам, китаплар укыйм, яңалыклар белән танышам, интернетта “сәяхәт” итәм. Үзем өчен күпме ачышлар ясыйм. Белемем арта. Авыл укытучысы бик тә белемле булырга тиеш бит ул.


Белемнең нигезе башлангыч сыйныфларда салына.“Нигез” никадәрле нык булса, баланың алга таба үсеше дә тотырыклы, уңышлы була. Минем методик темам -“Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү юлы аша сөйләм телен камилләштерү”.  Мин бит авыл балаларын укытам. Аларның сөйләм телләре бай булсын, нинди генә очракта да югалып калмыйча, үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белергә өйрәнсеннәр дип, сайладым мин бу теманы . Татар теленең матурлыгын, аның байлыгын башкаларга үзенең укучылары аша авыл укытучысы танытмыйча, кем танытсын соң?! Авыл укытучысы туган телебезне яклаучы да, саклаучы да ул.


Укучыларым белән 1 нче сыйныфка мәктәп ишекләрен тәүге тапкыр ачып керәм. Алфавитның беренче хәрефе А хәрефе белән таныштырам . Берни укый белмәгән сабыйның рәхәтләнеп укып китүенә үзем дә шаккатам. 4 нче сыйныфка кадәр алар белән балачак илендә яшим, алар белән балалар телендә сөйләшәм, алар белән рәхәтләнеп уйныйм, аларча уйлыйм. Кайбер очракларда аларның хаклы булмауларын белсәм дә, аларча фикер йөртә башлыйм. Аларныкы дөрес кебек тоела башлый. Авыл укытучысы сабый да икән бит әле ул.


Ачык дәресләр, планнар, берьюлы ике сыйныф белән эшләү, өем-өем кәгазь янына,  белемне арттыру максатыннан, дәресләрдә яңа информацион технологияләр куллану кебек эшләр килеп кушыла. Презентацияләр, электрон слайдлар, анимацион картиналар, видеофрагментлар, музыкаль бизәлешләр- болар һәммәсе дә укытуда проблемалы- диалогик технологияне уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.   Дәресне тагын да җанландырып җибәрсә,  балага ул технологияләр   файдага икән, ничек инде аларны өйрәнмисең дә һәм үзеңнең эшеңдә кулланмыйсың. Барысына да өлгерергә тырышам. Заман белән бергә атлыйм. Ә заман яшьләр кулында. Авыл укытучысы яшьлектә калырга тиеш.


Шагыйрь Шәүкәт Галиев әйткәнчә: “Безнең дөнья эчендә балалар дөньясы яши. Анда ихласлык, ялгансыз туры сүз, тапкырлык, чикләнмәгән хыял, тормышка сокланып карау. Шул дөньяга керә алучы өлкәннәр иле вәкиле – бәхетле кеше”. Димәк, мин - 27 ел башлангыч сыйныфларга белем бирүче авыл укытучысы - бәхетле кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ