Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы – нинди ул?

Гүзәлия Зөфәр кызы ГАРИФУЛЛИНА,Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел.Заманча мәктәп образы илебезнең күпчелек халкы өчен я...

Гүзәлия Зөфәр кызы ГАРИФУЛЛИНА,

Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел.


Заманча мәктәп образы илебезнең күпчелек халкы өчен якынча бертөрлерәк булачак. Яңа заманча мәктәптә балаларның сәләтләре һәм талантлары ачыла, монда алар белемнең бөеклеген, зарурлыгын аңлауга киләләр, укырга яраталар һәм бик теләп кызыксыну белән укыйлар. Бу мәктәп алга киткән инфраструктура белән тәэмин ителгән: заманча төзелгән бина, персональ компьютерлар, интернет, китапханә; барлык кирәкле җиһазлары булган спорт залы, комфортлы ашханәләр һәм сәламәт туклану. Заманча мәктәпкә укучыларның белемгә, сәламәт яшәү рәвешенә, ял итүгә булган таләпләреннән чыгып, ориентлашырга кирәк. Анда дәрестән тыш эшләр белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булырга тиеш. Заманча мәктәпне чынлыкта квалификацияле укытучылар гына “төзи” ала, сыйфатлы белем бирүче, социум белән мөнәсәбәтләрне көйләүче, ата-аналар белән тыгыз элемтә булдырып, аларны уку-тәрбия процессына тартучы укытучылар.


Авыл мәктәбе сыйфатсыз белем бирә дигән стереотип – киң таралган стереотип, ә чынлыкта, авыл мәктәпләре заман таләпләренә туры килә торган белем бирә. Авыл укытучысына шәһәр укытучысына караганда күпкә катлаулырак шартларда эшләргә туры килә. Авыл укытучысының эшчәнлеге авыл тормышының үзенчәлегенә, аның көнкүрешенә бәйле. Аның эшчәнлеге югары социаль контроль астында бара, чөнки авылда кешеләр бер-берсен бик әйбәт беләләр. Тагын әле авыл укытучысының киңкырлы профессиональ эшчәнлеген дә билгеләп үтмичә булмый.


Авыл мәктәбенең җәмгыятьтә тоткан статусы да зуррак. Авыл мәктәбе - ул авылның культура учагын тергезүче һәм саклаучы, авылның төп интеллигент составын тотучы. Монда һәрвакыт “йолдызлар” бар, аларга карап үрнәк алалар, алар белән тигезләнергә тырышалар.


Авыл мәктәбендә укучыларның аз санда булуы белем бирүдә шәхси якын килеп укытуга китерә. Ә бу бик “нечкә” эш. Күп эзләнүләр аша гына моны тормышка ашыру мөмкинлеге бар.


Тагын бер үзенчәлек шунда - авылда аралашу сферасы тар. Дәрестән тыш чараларда масса белән һәм төркемнәрдә эшләү зур роль уйный. Аларның белем һәм тәрбия бирүдәге роле генә түгел, ә культура, социаль роле бәяләп бетергесез. Шунлыктан авыл мәктәпләрендә педагогик проектлар эшләү бурычы килеп баса. Проектның төп максаты - авыл баласын барлык яктан шәхес итеп тәрбияләү өчен шартлар булдыру.


Белем бирү процессында авыл мәктәбенең үзенчәлекләренең берсе – классларда укучылар санының аз булуында. Тагын бер үзенчәлек – укытучы берничә фәнне укытырга (ставканы тутыру өчен) мәҗбүр була. Шунлыктан башка дисциплиналарның да эчтәлеген һәм методикасын белү авыл укытучысының профессиональ бурычы булып тора.


Мәктәпләрне информатикалаштыру үз эшен эшли. Уку процессы укучылар өчен кызыклырак була, укытучылар дәресләрдә информацияне 2-3 тапкыр күбрәк биреп өлгерә. Укучы мәктәпне тәмамлап чит мохитка чыккач үзләрен заманадан артта калган итеп тоймый, бу да бик мөһим.


Йомгаклап шуны әйтәсе килә: хәзер бик тиз алга атлаучы һәм мобильләшкән заман. Шуңа күрә дә укытучы бик күп профессиональ сыйфатлардан тыш тагын бер сыйфатны булдырырга тиеш – конкурентлыкка сәләтле булу. Авыл мәктәбе коллективы бер гаилә кебек, ә укытучысы универсал, киңкырлы профессиональ педагог. Аның эшчәнлегенә авыл баласының киләчәге бәйле. Авыл мөгаллиме Укытучы дигән бөек профессиягә тап төшермичә, замана белән бергә атласын. Һәм иң мөһиме – замана укытучысы сәламәт булсын иде! Бу сүзне киң мәгънәдә аңларга кирәк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ