Логотип Магариф уку
Цитата:

Кирәкле булу рәхәт!

Илсөяр ҖАМАЛИЕВА,Алексеевск районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажым – 31 ел.Дәресләремне тәмамлап, өйгә кайтты...

Илсөяр ҖАМАЛИЕВА,

Алексеевск районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажым – 31 ел.


Дәресләремне тәмамлап, өйгә кайттым. Мине кирәксенеп көтеп торганнар, эшләр тезелеп тора, ләкин җеп өзәрлек хәл дә калмаган. Мендәргә башымны төртүем булды – йоклап та киткәнмен.


 …Караңгылык. Бара торгач, яктылыкка килеп чыктым. Анда ак киемнәрдән кешеләр утыра. Болар бит татарның бөек мәгърифәтчеләре: Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри! Ә бераз читтәрәк кем соң? Бу бит минем татар теле укытучысы Васил Һадиевич!


– Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар, һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Үз вазифасын намус белән җиренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр, — диде Р.Фәхретдин.


– Яңа заман килеп, хезмәтләребезне барлый башладылар. Шуңа сөенәм, дусларым, — дип өстәде Ш.Мәрҗани.


– Укытучы – педагог үзен бөек эшкә, изге эшкә алынган кешеләр исәбенә кертергә тиеш, — диде Каюм Насыйри. — Син ничек уйлыйсың, Васил углан?


Үз исемен ишетүгә Васил Һадиевич сис­кәнеп китте.


– Сез мине каян беләсез, Каюм әфәнде? — дип сорады ул.


– Беләбез.Уңышларыгызга сөенәбез, уңышсызлыкларыгызга көенәбез.


Мин укытучыма ярдәмгә ашыктым.


– Хөрмәтле мәгърифәтчеләребез! Мин — Васил Һадиевичның укучысы. Ул миндә үз теләгем белән гыйлем өйрәнүгә омтылыш уятты. Белеме белән тырышлыгын үзенең эш кагыйдәсе иткән укытучы. Аның безне оештырып экскурсияләргә алып баруларын, концерт-театрларга йөртүләрен, университетта бергә укыган М.Мәһдиев, М.Хөсәеннәр белән очрашулар оештыруын онытасым
юк, — дидем мин ашыгып.


– Афәрин, Илсөяр ханым! — дип сүзгә кушылды Ш.Мәрҗани. — Яхшы педагог үз укучыларына шундый тәэсир итә ки, алар укытучыларын гомер буе онытмыйлар һәм күңелләренә остазлары салган принциплар белән яшиләр. Нинди кыенлыкларыгыз бар? Нинди уңышларга ирештегез?


– Сезне күреп югалып калдым бераз. Сез – нинди бөек кешеләр, ә мин – гап-гади авыл укытучысы. Укытучым өйрәткәнчә, мин үземә бер мөһим таләп куйдым: үзеңне хөрмәт иттерәсең килсә, син башта укучыларыңа бертигез итеп хөрмәт күрсәт, үз итеп йомшак эндәш. Һәр укучыга шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Дәресләрне тормыш тәҗрибәсе белән бәйләп алып бару кирәк. Электрон журнал белән эшләү, презентация, проектлар ясау, фәнни эзләнү эшләрен оештыру… Әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булганлыкны аңладым.


– Син бик дулкынланасың. Мөгаллимне тагын ниләр борчый? – дип сорау бирде
Р. Фәх­ретдин.


– Бүгенге көндә яшүсмерләрнең сүлпәнлеге, битарафлыгы, матур әдәбият укудан бизүе, компьютер алдында озак утыруы борчый. Бу вакытлыча гына күренеш дип ышанасы килә. Мин максатыма ирешү юлында. Ә максатым — балаларны иҗади баскычка күтәрү, әхлаклы итү. Бу исә кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, башка беркем дә аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм.


…Шулвакыт мин уянып киттем. Төшем бик матур, ләкин кыска булды. Әле минем аксакалларыбызга рус милләтеннән булган укучыларым Ксения һәм Катяның татарча сөйләшергә өйрәнүләре, Назлыгөлнең шигырь язуга сәләтле икәне, Илфатның иншаларындагы тирән фикерләре, Русланның үзенә ышанычы артуы — укучыларымның уңышлары турында сөйлисем килгән иде.


Көн әле тәмамланмаган, эшлисе эшләрем күп. Яраткан гамәлләремне кылып, гомер уртасыннан атлаган гап-гади авыл укытучысы, әни, гап-гади хатын мин. Гомер юллары нинди генә булмасын, кирәкле булу бик рәхәт! Кирәксезләр белән картлар йортлары, балалар йортлары тулган. Киңәш бирергә булса да, белем-тәрбия бирергә булса да, кемгәдер көрәк биреп торырга булса да кирәкле булыйк…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укырга кызык, жинел укыла, мэгнэсе тирэн.Унышлар телим! Автор: Айгуль

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик ошады. Унышлар сезгэ! Автор: Динара

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афәрин, Илсөяр! Безнеңчә булган! Уңышлар телим! Алга! Автор: Эльмира Тимергалиева(Арсланова)

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ