Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшы җитәкчеләр кирәк!

Шәфика Минсәлих кызы ГӨЗӘЕРОВА, Чирмешән районы Кара Чишмә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 26 ел.Йомшак җылы кар бөртекләре шикелле ак чәчәкләр ява, шомыртлар, алмагачлар... –...

Шәфика Минсәлих кызы ГӨЗӘЕРОВА, Чирмешән районы Кара Чишмә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 26 ел.

Йомшак җылы кар бөртекләре шикелле ак чәчәкләр ява, шомыртлар, алмагачлар... – бар да шау чәчәктә. Май ае язның иң гүзәл чагы. Табигатьнең яме күңелгә күчә, яшь яфрак исе, чәчәк исе җанга шифа бирә. Ирексездән Саҗидә Сөләйманованың шигырь юллары искә төшә:


         Бу язда да, тагын бу язда да


         Шомырт чәчәкләре иснәдем.


         Чәчәк алып килде кем бу, дисәм,


         Син икәнсең, тормыш,


         Исәнме?

Яз, чыннан да, тормышның үзедер ул. Бар табигать уяна, һәр тереклек яшәргә омтыла, ашыга. Каеннарга оя корган каргалар тыз-быз каядыр очып барып киләләр. Әнә безнең талыбызга куйган ояларны үз иткән сыерчыкларыбыз җәһәт-җәһәт җим ташыйлар. Тиздән, кошчыкларның канатлары ныгыгач, туган ояларын калдырып та китәрләр. Оялары бушап калыр. Мин аларны авылдагы хуҗасыз калган ятим йортларга охшатам. Нишләмәк кирәк – тормыш, аның моңсу, сагышлы ягы. Тауларга таба күтәрелә баручы томанны күзәтеп, чыклы үлән өстеннән атлап, сыерыбызны көтүгә куып кайтып киләм. Сүземне заман укытучысының иҗади эшләре, уй-фикерләре турында башлап язар урында, болай башлап китүем сәеррәктер, мөгаен. Әмма авыл кешесенең тормышы мал-туарга, җиргә береккән. Терлек, кош-корт асрау – аның яшәү рәвеше бит. Ләкин соңгы елларда авыл кешесе дә әлеге шөгыльләреннән читләшә бара, чөнки авыллар картая.


Бүгенге авыл укытучысының төп проблемасы – мәктәпләр кыскару. Бу бөтенләй хәл итмәслек мәсьәлә дә түгел кебек. Монда бары тик авылларны күтәрергә теләүче инициативалы җитәкчеләр генә кирәк. Мәктәпләр кыскаруның төп сәбәбе – бала саны аз булу. Яшь гаиләләр югары хезмәт хакы булган эш һәм уңайлыклар эзләп шәһәргә китә. Туган якларында, әти-әнисе янәшәсендә яшәргә теләүчеләр дә аз түгел, әмма матди хәлнең тотрыклы булмавы аларны авылдан китәргә мәҗбүр итә.


Җитәкчеләр җиң сызганып эшкә керешкәндә, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителер кебек. Авылдагы актив, белемле гаиләләрне аерып алып, аларга бизнес проектлар ясарга ярдәм итеп, яңа эш башлаучылар өчен дәүләтебездә каралган уңайлы программалар белән якыннанрак таныштырсалар, һичшиксез, хәл яхшы якка үзгәрер. Елдан-ел яңа эш урыннары артыр, авыл кешесе өчен яшәү шартлары да яхшырыр иде. Авыл яшәсә, мәктәп яши.


Укучылар саны аз булуны санамаганда, рухи яктан үсү, белем һәм тәрбия бирү өчен авыл укытучысының мөмкинлекләре шәһәр укытучысына караганда артыграк, миңа калса. Беренчедән, ул һәрдаим табигать белән бәйләнештә. Табигый матурлык күңел куәте бирә. Авыл укытучысы табигатьтән башка берни күрә алмый дип, миңа каршы чыгучылар да булыр әлбәттә. Ләкин бу алай түгел. Барысы да укытучыларның эрудициясеннән һәм теләгеннән тора. Хәтта хатын-кыз укытучыларыбызның яртысы диярлек машина өйртә, теләге булган кешегә берничә сәгатькә якындагы шәһәргә барып мәдәни чараларда катнашу зур проблема түгел.


 Икенчедән, еллар буе тупланган хезмәт тәрбиясен укучыларына практик яктан тапшыра ала. Яшәү шартларында прогресс булсын өчен, яшьтән нигезле хезмәт тәрбиясенең дә роле зур.


Сүземне мин табигатьтән, терлек асыраудан башлап киткән идем, чөнки авылда яшәүче һәр кеше табигатькә якын. Балачактан әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәте формалаша, хезмәт тәрбиясе ала. Хезмәттән башка кеше чын кеше була алмый. Чын кеше тәрбияләү – мәгариф системасының төп бурычы. Бүген мәгариф системасы алдында торган зур проблема ул – тулы тәрбия системасының булмавы.


Сүземне йомгаклап, тагын шигырь юлларына күчәм:


Авылларда бала-чага сирәк,


Булганнары яши калада.


Теле бүтән, тәрбиясе бүтән,


Татарлыклары да чамалы, - дип уфтана шагыйрь. Шуңа күрә табигатьтән, авыл тормышыннан аерылмыйсы иде. Бөтен көчебез белән авылдагы кискен хәлне җитәкчеләребезгә аңлатып, барыбыз да җиң сызганып эшкә тотынып, мәктәбебезне, авылыбызны саклап кала алсак иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ