Логотип Магариф уку
Цитата:

Әкияти чынбарлык яки Одессага сәяхәт

Гөлназ Хәлим кызы АЛИЕВА,Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Украинаның Одесса шәһәрендә узган “Ideas for Education 2013” Халыкара педагогик идея...

Гөлназ Хәлим кызы АЛИЕВА,

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Украинаның Одесса шәһәрендә узган “Ideas for Education 2013” Халыкара педагогик идеяләр фестивалендә катнашучы. Эш стажы – 19 ел.


“Әгәр без кичәге кебек укытсак, баланың иртәгесен урлыйбыз”. Утыздан артык китап авторы, америка философы, педагог Джон Дьюи сүзләре белән килешми мөмкин түгел.


 Көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә бу дөнья дигәннәрең. Исең китәрлек, табигате дә, кешеләре дә башка хәзер. Яңа заман баласы биләүдән төшүгә үк кулына кесә телефоны, планшет тота. Беренче сыйныфка аяк баскан сабыйның инде интернет челтәрендә үз бите булуы да мөмкин. Бу баланы китап- дәфтәр белән генә укуга кызыксындырып кара син. Шуңа да яңа заман укытучысы, төрле укыту алымнары белән беррәттән, техник җиһазлар белән дә әйбәт эшли белергә тиеш дип саныйм.


Хөкүмәтебезгә рәхмәт, техник җиһазландыру ягыннан авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләреннән бер дә калышмый хәзер. Мисал эзләп ерак бармыйм, үземне генә алам. Мин – гади авыл укытучысы. Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытам. Кабинетым заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Кабинеттагы техник җиһазлардан башың әйләнерлек,ул микроскоплар дисеңме, документ-камера, барометр. Кабинетымның күрке булып Панасоник компаниясенең Elite Panaboard интерактив тактасы тора. Ул – минем горурлыгым. Аның ярдәмендә үткән ел мин Украинаның Одесса шәһәрендә узган “Ideas for Education 2013 “ Халыкара педагогик идеяләр фестивалендә катнашу бәхетенә ирештем.


2012 нче елдан башлап, яңача ИКТ җиһазларын киң кулланып, иҗади эшләүче укытучыларны туплау, аларның эшчәнлеген киң җәелдерү максатыннан, Панасоник компаниясе “Ideas for Education” педагогик идеяләр фестивале оештырып килә. Фестиваль кысаларында бонуслар программасы эшли. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләре авторлары өч ай саен призлар белән бүләкләнә. 2013 нче елның дүртенче бонуслар этабында катнашып, җәйге призга лаек булдым. Мин Одесса шәһәрендә узачак Халыкара педагогик фестивальгә чакырулы, яшәү чыгымнарын компания каплаячак. Күз нурларым түгеп, төннәр буе компьютер каршында утыруларымны күреп, насыйп иттеңме миңа бу бәхетне, ходаем?


Фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Ун көн дәвамында алты илдән җыелган 250 укытучыга төрле секцияләрдә үз белемен күтәрергә дә, Кара диңгездә су коенырга да, Одесса шәһәренең матурлыгын карап йөрергә дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Укытучы һәм аның гаилә әгъзалары өчен Одесса шәһәре буйлап экскурсия, яхтада диңгез сәяхәте, опера театрына бару, ресторанда фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары чыгымнарын компания үз өстенә алган. Нинди әкият дөньясына килеп эләктем соң мин? Гади укытучыга шул кадәр кадер- хөрмәтне кайда күргәнең бар? Әйе, японнар укытучының кадерен белә шул дип ирексездән күңел чеметеп куя.


Фестиваль башкалабызда Универсиада гөрләгән вакытка туры килде. Ябылу тантанасында Одесса-Киев-Мәскәү-Казан телекүпере оештырылды. Казаныбыз, Татарстаныбыз белән горурланудан күзгә яшьләр килә. Чит илдә туган җирнең кадерен бөтенләй башкача аңлыйсың икән. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере бөтен нечкәлекләре белән күңелдә яңача чагылыш таба. Бу фестивальдә Татарстан вәкиле буларак катнашуым, Казахстан, Украина, Әзәрбәйҗан, Молдова, Белоруссия илләреннән, илебезнең башка төбәкләреннән килгән укытучыларны сәхнәдән татар телендә сәламләвем белән чиксез бәхетле идем мин. Татарның кем икәнен, Татарстанның кайда урнашканын белмәүчеләргә дә үпкәм юк минем, димәк, эшлисе эшләребез күп икән әле. Милләтебезне дөньяга таныту һәрберебезнең изге бурычы.


Мәктәпләр елдан-ел яңа техник чараларга байый, белеп кенә бетер син аның кайсы ничек эшләгәнен. Өйрәтүче юк, димәк, укытучы үзлектән өйрәнергә, эзләнергә тиеш. Дөньяның бөтен кызыгы да эзләнүдә түгелмени? Эзлән, укучыларыңны да эзләнергә өйрәт. Шул синең максатың, яңа заман укытучысы! Беренче президентыбыз әйткәнчә “Без булдырабыз!” дип, эзләнүемне дәвам итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ