Авыл укытучысы сынатмый...
Илмира Мөбарәкша кызы СӘФӘРГАЛИНА,Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең биология, химия укытучысы. Эш стажы - 24 ел. Укытучы. Авыл укытучысы. Нинди шәхес ул? Аның өчен иң беренче чиратта укучылар, мәктә...
Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең биология, химия укытучысы. Эш стажы - 24 ел.
Укытучы. Авыл укытучысы. Нинди шәхес ул? Аның өчен иң беренче чиратта укучылар, мәктәп. Укытучы балаларны актив, аралашучан итеп күрергә тели. Ул аларны үз-үзенә тәнкыйть белән карарга, иптәшләренә бәя куярга, курыкмыйча үз фикерен әйтергә өйрәтә. Укучы шәхесе бит ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә тормышны өйрәнә. Балаларда шундый сыйфат булдыру өчен, үзең дә шундый сыйфатларга ия булырга тиешсең. Укытучыга заман таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын. Кеше хәзерге дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә.
Зур тизлек белән көн саен үзгәреп торган заманда яшибез. Укыту процессында да үзгәрешләр, яңалыкларга ияреп бару таләп ителә. Мин шул таләпләрне аңлап эшлим. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.
Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк. Шулай да иң бөеге укытучыдыр, мөгаен. Ташчымы ул, табибәме, кем генә булса да, хәреф танырга, язарга, үзе теләгән һөнәрне сайларга булышкан - әлбәттә, укытучы.
Мин үзем авыл мәктәбендә инде 25 ел биология, химия фәннәрен укытам. Бу фәннәргә мәхәббәтне миңа остазым Мәрдәнова Бәхия Әхәт кызы уятты. Ул безгә һәрбер үлән, һәр бөҗәк турында шундый да мавыктыргыч итеп сөйли, һәр дәресен тәҗрибәләргә бәйләп үткәрә иде. Мәктәпне тәмамлап Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем, тәмамлагач авыл мәктәбенә эшкә кайттым.
Укытучы үзен дә һәрьяклы үстерергә, эзләнергә тиеш. Мин дәресләрне кызыклы да, мавыктыргыч та үткәрергә тырышам. Семинар-дәрес, презентация-дәресләр оештырам. Практик, лаборатор дәресләрне укучылар көтеп ала. Биология, химия дәресләрен тормыш белән бәйләп, укучыларны мөстәкыль яшәргә, алган белемнәрне иҗади кулланырга өйрәтәм. Укытучыга заман укучысын креатив юнәлештә үстерү бурычы йөкләтелә. Шушы бурычымны аңлап, укучыларга иҗади якын киләм: логик фикер йөртергә, эзләнергә өйрәтәм, лидерлык сыйфатлары тәрбиялим.
Яңача технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышка ирешүчеләр дә күп. Район, республика олимпиадаларында катнашып урын алган укучыларым да шактый. Шулар арсында бик тә талантлы, эзләнүчән, максатчан укучым Шәмсиев Раиль биология, экология, химия фәннәре буенча район олимпиадаларында җиңүче булды, биология фәне буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады. Бүгенге көндә өч укучым аграр университетында җир белгечләре булырга әзерләнәләр. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларым арасында укытучы һөнәрен үз итүчеләр шактый. Авыл хуҗалыгы, медицина, нефтехимия юнәлешендә хезмәт куючы укучыларымның уңышларына сөенәм, алар белән горурланам. Димәк, хезмәтем бушка китмәгән. Мәктәптә алган белемнәрен үз тормышларында юлдаш иткән укучылар һәр укытучының горурлыгы була ала.
Авыл укытучысына замана белән янәшә бару авыр булса да, ул сынатмый, сыгылмый, горур рәвештә укучыларын үзенә ияртеп, замана сулышын тоеп яши. Авылда яшәвем һәм гап-гади авыл укытучысы буларак, авылдашларымны хезмәтем белән сөендерә алуым миңа көч, илһам бирә, югары биеклекләргә этәрә.
Комментарийлар