Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысының бәхетсез булырга хакы юк

Рәнисә Мөһәндәс кызы МӘХМҮТОВА,Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы - 34 ел.Хезмәтемдә кайнап, 55 яшьлек гомер бәйрәме җитүен сизми дә калг...

Рәнисә Мөһәндәс кызы МӘХМҮТОВА,

Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы - 34 ел.


Хезмәтемдә кайнап, 55 яшьлек гомер бәйрәме җитүен сизми дә калганмын. Тормыш һәм хезмәт юлыма борылып карап нәтиҗәләр ясар вакыт җиткән.


Туган авылым Торыш урман куенына утырып инеш-чишмәләргә уралган. Үземә, яратып һәм шаяртып, “Урман кызы” дип  дәшәләр иде. Туган нигезне, туганнарны ярату кечкенәдән иҗатка этәргән, тормышымны авыл белән бәйләгән, үземне укытучы иткән, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән.


Урман кызы үзе усал да күк


Бераз кырыс, ләкин сөйкемле.


Күзләренә туры карамагыз


Сихер көче бардыр шикелле.


Студент  еллары да, Яр Чаллы шәһәренең вәгъдә иткән фатирлары да туган якка мәхәббәтне сүндерә алмады.


Тат. Бүләр урта мәктәбе мине  яшь укытучы буларак көйләп тормады. Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләренә өстәп, 36 балалы “авыр класс” исеме алган VI сыйныфны тапшырды. Тормышның мине укытучы буларак сынавы иде бу. Авырлыклар онытылган, күңелдә бары матур хисләр генә сакланган. Әнә бит класслары белән җыелып гомер бәйрәмем белән котларга кайтканнар. Чәчләренә чал кергән, инде үзләре әби-бабайлар дәрәҗәсенә ирешкән укучыларымның  линейкага тезелеп басулары үзе бер әкияти күренеш иде. Рапортлары тагын да ныграк дулкынландырды. “Рәхмәт Апа! Сез безне хезмәт белән тәрбияләдегез. Бер-беребездән көнләшмәскә, дуслык кадерен белергә өйрәттегез. Апа, үкенмисезме безнең класс җитәкчесе булуыгызга? Апа, Сез бәхетлеме?”. Мине  үзләре димләп кияүгә бирделәр. Бүген дә “Апа, җизни”, дип өзгәләнеп торалар. Мәктәпнең иң юмарт спонсорлары да укучыларым бит. Авыл укытучысының бәхетсез булырга хакы юк, якты маяк булып янарга тиеш ул.


Мәктәптә җае чыгу белән, үз белгечлегем буенча башлангыч классларны укытырга алындым. Тәрбия һәм белем бирүне бербөтен итеп карап “Минем кече Ватаным” дигән авторлык  программамны төзедем. Тәрбия эшендә әби-бабайларны, авыл аксакалларын күбрәк җәлеп итәм. Шунысы куанычлы, өлкәннәр бу эшкә бик кунып алыналар. Аларның ярдәме белән  “Минем кече Ватаным” газетасын чыгара башладык. Программам укучыларга фәнни тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә этәргеч бирә. Без укучыларны матурлыкны күрә белергә, хезмәт белән матурлык тудырырга, матурлыкны ярату бәрәбәренә авырлыкларны җиңәргә өйрәтергә тиеш. Ә матурлыкны күрсәтү – ул бала күңеле кылларын тибрәтә алу. Яңа технологияләр, алымнарны өйрәнү кирәк. Ләкин баланы шаблоннарга салып тәрбияләп булмый. Бүгенге көндә Белем бирүнең яңа стандартлары да, икешәр классны бергә кушып укыту да авыл укытучысының хәлен катлауландырды.


Тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшләремнең, авылдашларның хезмәтен күрсәтү максатыннан иллегә якын мәкаләм, күп кенә шигырьләрем төрле басмаларда дөнья күрде. “Илһам  чишмәсе” конкурсында катнаштып җиңүчеләр сафында булдым. Үзешчән сәнгать өлкәсендә  күңелемә якын булган күпме әбиләр, яучы карчык  рольләре башкарылган.


Тугры калып яшьлек хыялына


Мәктәпләрдә бүген янабыз.


Үкенерлек түгел безнең гомер.


Без яшьлектә мәңге калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ