Авыл укытучысының педагогик табышлары
Әлфинур Нуретдин кызы Низамиева,Биектау районы Айбаш урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 34 ел.Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, туган телне сайладым һәм...
Биектау районы Айбаш урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 34 ел.
Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, туган телне сайладым һәм ялгышмадым, чөнки тел укытучысының эшчәнлеге мәктәп кысаларына гына сыймады, мин авыл халкы, авыл яшьләре белән дә эшләдем һәм эшлим. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым. Бөтен җаным-тәнем белән укучыларда туган телебезгә, халкыбыз һәм аның матур гореф-гадәтләренә, традицияләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Мин үзлегемнән дә бик күп нәрсәгә өйрәндем һәм белгәнемне укучыларыма өйрәтергә тырыштым. Шулай итеп мәктәп һәм балалар минем җирдә яшәвемнең төп мәгънәсенә әйләнделәр.
Хәзерге вакытта Айбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. 34 ел эшләү дәверемдә минем методик проблемам укучыларга эстетик, әхлак тәрбиясе бирү белән бәйле булды. Әхлак темасы – хәзерге заманда иң актуаль, төп темаларның берсе. Татар әдәбиятында да әхлак темасы – үзәктә торучы иң мөһим мәсьәлә.
Барлык укучылар да фәнне бертөрле үзләштерә алмый. Укучылар арасында төрлесе була: сәләтле дә, тырыш та; сәләте булып та тырышмаган бала; киресенчә, сәләте чамалы, ләкин бик тырыш. Шуңа күрә балаларның белем дәрәҗәләре төрле. Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, минем уйлавымча, бала тәрбияле булырга тиеш. Иң төп тәрбияче – ата-ана, гаилә, аннан соң мәктәп, тирәлек һ.б. факторлар. Башка факторларга телевидение, радио, вакытлы матбугат, компьютер, интернет, матур әдәбият һ.б. керә. Менә шушылар арасында китап биргән тәрбияне берсе дә бирә алмый. Тел-әдәбиятка ихтирам, кызыксыну тәрбияләүне мин дәрестән тыш китап укудан башка күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа күрә һәр класста матур әдәбият китапларын укуны системага салырга кирәк. Ә бу эш тел укытучысыннан бик зур түземлек, көч сорый.
Балаларны тәрбияләү, укучыларда дөрес әхлак формалаштырырга ярдәм итү – татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң төп бурычы ул. Бу изге эш күбрәк безнең җилкәдә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының мөмкинлекләре бик күп. Дәрес һәм дәрестән тыш чараларның төрле мавыктыргыч формаларын кулланып, телчеләр укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерәләр, балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбиялиләр.
Үзгәртеп кору елларында, ягъни 90 нчы елларда, халык традицияләренә таянып укыту, тәрбияләү мөмкинлекләре барлыкка килгәч, мин “Халык педагогикасына нигезләнеп, укучыларга әхлак тәрбиясе бирү”, “Халык педагогикасына нигезләнеп, укучы шәхесенә юнәлдерелгән эшчәнлек”, “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән методик темалар өстендә эшләдем һәм эшлим.
Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – халык педагогикасында иң әһәмиятле тәрбия чыганаклары. Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда фольклор әсәрләрен уку, сөйләү, табышмаклар әйтешү, төрле уеннар уйнау кече яшьтәге балаларны гына түгел, югары сыйныф укучыларын да мавыктыра. Аларның күңелләре күтәрелә, йөзләре көләчләнә. Укучыларның елмаюлы, шат йөзләрен күрү укытучыны бәхетле итә, иҗатка дәртләндерә. Юморга бай әсәрләрне укучылар бигрәк тә якын итәләр. Әсәр геройларының җитешсезлекләрен күреп, алар үзләренә тәнкыйть күзлегеннән карарга өйрәнәләр. Ә моңсу, фаҗигале язмышлы геройларның авыр тормышы укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, тирә-юньдәгеләргә игътибар белән карарга өйрәтә. Елмайта-көлдерә, уйландыра-елата торган әсәрләр татар әдәбиятында бик күп. Әдәбият дәресләрендә электрон кулланмаларны файдалану да матур әдәбиятка ихтирамны, мәхәббәтне арттырырга ярдәм итә.
Авыл укытучысының шәхси тормышы да укучыларга, аларның әти-әниләренә үрнәк булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Укытучы гаиләсе – авылдашларының күз алдында, балаларга белем һәм тәрбия бирүче кеше авылның йөзек кашы булырга тиеш. Мәктәп тормышы белән янып яшәвемне һәм укучыларны белемле, тәрбияле итәргә теләвемне гаиләм дә аңлый. Ирем – миңа һәр эштә ярдәмче, кабинет җиһазлауга, башка хезмәтләргә аның да өлеше күп керде. Кызларым һәм улым да – минем таянычларым, ярдәмчеләрем. Мәгълүмати технологияләрне өйрәнергә дә миңа алар булыша.
Авылда яшәгәнемә үкенмим, хәтта әле куанып та куям: “Эше күп булса да, табигате, саф һавасы ни тора бит!” – дим. Маллар асрыйбыз, йорт-җиребез, каралты-кураларыбыз төзек. Кул эшләренә: чигү-тегү, пешерүгә осталыгым бар, сарык асрыйбыз, чөнки йон эрләргә, бәйләргә яратам. Яңадан-яңа гаджетларны өйрәнәм, сайтым бар (alfinur.jimdo.com), виджетларны да белергә тырышам, укучыларымнан бер дә калышасым килми. Онлайн-тест эшләү программасын өйрәнеп, тестлар төзим. Презентацияләр ясарга яратам, төп эшемне дә, башкасын да күңел биреп башкарам.
Комментарийлар