Баланы тәрбияләү – үзеңне тәрбияләү...
ЮНЫСОВА Фирүзә Хәмзә кызы, Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыҺәрбер ата-ана үз баласының тәртипле, мәрхәмәтле, эш сөючән булып үсүен тели. Бүген заман бездән әхлак...
Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Һәрбер ата-ана үз баласының тәртипле, мәрхәмәтле, эш сөючән булып үсүен тели. Бүген заман бездән әхлаклы, иҗади фикер йөртүче, көндәшлеккә сәләтле, сәламәт, һәр яктан камил шәхес тәрбияләүне таләп итә. Авыл җирендә яшибезме без, шәһәр җирендәме – анысы мөһим түгел.
Авыл мәктәбе шартларында балага тәрбия бирүнең нинди үзенчәлекле яклары бар соң? Хөрмәтле ата-аналар, бүген без шул үзенчәлекләрнең кайберләре турында сөйләшербез, фикер алышырбыз.
Без – авыл балалары. Без тормышыбызны авылда кордык, балаларыбызны да авыл шартларында тәрбиялибез. Бүгенге авыл шәһәрдән нәрсәсе белән аерыла соң? Авылдагы тормыш шартларына килсәк, шәһәр җиреннән ким яшәмибез. Мәктәпләребез дә шәһәр мәктәбеннән һич калышмый. Сәләтле балаларның үсеше өчен дә шартлар тудырылган. Укучылырыбыз төрле түгәрәкләрдә, район сәнгать мәктәбенең филиалларында шөгыльләнәләр, республика күләмендәге конкурсларда катнашып җиңү яулыйлар. Авыл мәктәбендә укытуның сыйфаты түбән дигән сүзләр дә һич дөреслеккә туры килми. Моны укучыларыбызның фән олимпиадаларында, конкурсларда җиңүләре, имтиханнарны уңышлы тапшырулары раслый. Шулай да авылның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә шактый һәм бу үзенчәлекләр тәрбия эшендә мөһим роль уйный.
Авыл ул - бер зур гаилә. Авыл җирендә кешеләр бер-берсен белә, бер-берсе белән аралаша, ярдәмләшеп яши. Син эшләгән яхшылыклар да күз алдында, синең кимчелекләреңне дә һәркем белеп тора. Авыл халкының телендә «Кешедән яхшы түгел, кеше ни әйтер» дигән җөмлә-әйтем бар. Бу җөмлә үзе генә дә тәрбия чарасы булып тора бит. Бала үзенең кылган эш-гамәлләренә башкалар күзлегеннән карый, анализлый, аның турында ни әйтерләр дип уйлый, яман эшләрдән тыела. Үзен мактауларына чын күңелдән шатлана, тагын да яхшырак эшләргә, укырга омтыла.
Авыл тормышын хезмәттән башка күз алдына да китереп булмый. Җитеш тормышта яшәргә теләсәң, күп хезмәт куярга кирәклеген һәрберебез яхшы белә. Хезмәт ул – бик әһәмиятле тәрбия чарасы да. Авыл баласы кече яшьтән эшләп үсә. Кул арасына керерлек һәр баланың үз вазифасы бар: кечерәкләр тавык-чеби карый, өй эшләрен башкара, зурраклары хуҗалык, бакча эшләрендә булыша. Бала үзе чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуын күреп шатланса, үзе үстергән яшелчәләр белән башкаларны сыйлаганда, горурлык хисләре кичерсә, үзе үстергән чәчәкләрнең матурлыгына соклана белсә, без тәрбия өлкәсендә дөрес юлдан барабыз дигән сүз. Үзе агач утырткан бала беркайчан да, ашыгып, агач сындырмас, каз-үрдәкләр карап үстергән баланың тере җан ияләрен кыерсытырга кулы бармас. Менә шулай хезмәт аша без балада мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, матурлыкка соклана белү кебек күп кенә уңай сыйфатлар тәрбияләүгә ирешә алабыз. Хезмәт нәтиҗәсендә без баланы киләчәк тормышка әзерлибез, һөнәр алуга юнәлеш бирәбез. Эш белән мәшгуль баланың начар эшләргә вакыты калмый. Хөрмәтле ата-аналар, тик шуны исебездән чыгармыйк: хезмәтне дә балаларның күңеле эштән бизмәслек итеп оештыра белергә кирәк. Баланы нәрсәгәдер мәҗбүр итеп кенә уңышка ирешеп булмый. Бала үзенә тапшырылган эшнең әһәмиятлелеген аңлап эш итсә генә, уңай нәтиҗә күренер. Татар халкы элек-электән авыр эшне күңел ачулар, бәйрәмнәр белән чиратлаштырган. Печәнгә төшүләр яшьләр өчен көтеп алган бәйрәм булган. Көндезге авыр эштән соң яшьләр болында кичке уен оештырганнар, күңел ачканнар. Тула басу, каз өмәләре дә уен-көлке, күңел ачулар белән үрелеп барган. Яшьләр, үзләре дә сизмәстән, шундый өмәләргә тартылганнар, үзләрен күрсәтергә тырышканнар. Әби–бабаларыбызның тәҗрибәсен тәрбия эшендә куллану безнең өчен дә отышлы булыр. Ниндидер авыр эштән башкарганнан соң, үзен күңелле ял көтеп торуын белгән бала тырышыбрак, теләк белән эшләр.
Авыл – безнең милләтебезне, телебезне гореф-гадәтләребезне саклап тора торган үзәк. Татарның иң күренекле уллары, кызлары – барысы да авыл балалары. Татар милләтенең язмышы авыл язмышына турыдан туры бәйләнгән. Авыл яшәсә, татар милләте дә яшәр. Кызганыч, авылларыбыз елдан-ел кечерәя бара. Авыл халкының күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Ни өчен яшьләр авыл тормышыннан читләшәләр соң? Моңа без - ата-аналар үзебез үк сәбәпче түгелме соң? Нигә соң без балаларыбызны шәһәр тормышына этәрәбез, ничек тә шәһәрләрдә урнаштырып калдырырга тырышабыз? Эшсезлекне, мәктәпләр ябылуны сәбәп итеп куябыз. Балалар булса, ябылмый бит ул мәктәпләр. Эшләргә теләгән кешегә дә эш җитәрлек. Авылда колхозлар, ниндидер оешмалар булмаса да, шәхси эш башлап җибәрер өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар бит. Авыл җирендә дә төрле һөнәр ияләренең хезмәтенә ихтыяҗ зур. Авылның үз тегүчеләре, төзүчеләре, чәчтарашлары булса, начар булмас иде бит. Авылның киләчәге безнең балаларыбыз кулында. Без кече яшьтән үк балаларыбызга туган җир, туган нигез төшенчәләрен аңлатып үстерергә тиешбез. Бала авыл тормышыннан, җирдән читләшмәсен. Җир эшенең тәмен, авыл тормышының ямен тоярга өйрәтик балаларыбызны. Авыл тормышының уңай якларын ассызыклап күрсәтик.
Авыл мәктәпләрендә балалар саны күп түгел. Моның уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Дәресләрне кызыклы итеп оештыру, төрле чаралар үткәрү өчен балаларның күп булуы кирәк. Балалар санының аз булуы индивидуаль эш, тәрбия эше өчен отышлы. Баланы һәрвакыт күз уңында тотарга, аңа күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек туа. Баладагы аз гына үзгәреш тә бик тиз күзгә ташлана, вакытында кирәкле чаралар күрелә.
Хөрмәтле ата-аналар, шуны истән чыгырмыйк: мәктәп белән гаилә балага бердәм таләпләр куйса гына, без укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешә алырбыз. Сезнең, укытучыларның шәхси үрнәге балага зур йогынты ясый. Халкыбыз да бит: «Баланы тәрбияләү – үзеңне тәрбияләү», - дип юкка гына әйтмәгән. Алда әйтелгәннәрне истә тотып тотып, балаларыбызны алдагы көнебезгә терәк, туган җиребезнең чын хуҗалары булырлык итеп тәрбиялик.
Комментарийлар
0
0
Бик дөрес, Фирүзә! Афәрин! Автор: Зөлфия
0
0