Бар яктан да беренче
Рузилә Әхмәт кызы Вәгыйзова,Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 27 ел.Хәлең ничек, Яңа заман авыл укытучысы?...
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 27 ел.
Хәлең ничек, Яңа заман авыл укытучысы? Әйбәттер?! Кечкенә чаклар искә төште бит әле. Элек чишелмәгән мәсьәлә булса, әбиләр, “авыл укытучысы Степановка барам,” - дип киңәшкә баралар иде. Махсус белеме дә булмаган Абый төпле киңәшләрен биреп кайтара. Димәк, яхшы укытучы булыр өчен, итагатьле итеп сөйләшә белергә кирәк икән. Билгене дөрес куйса, икейөзле, ялганчы булмаса, фәнен яхшы белсә, бала күңелен аңласа, укучылар безне остазлары итеп күрерләр. Артист та, художник та, оештыручы да, галим дә булырга тиеш без. Чехов: “Укытучы бөтен яктан да беренче кеше булырга тиеш”, – дип язган иде. Р.Фәхреддин фикеренчә дә, укучыларга әхлаклылык үрнәкләре бирү – төп бурыч. Бу укытучы үзе әхлаклы булганда гына тормышка ашырыла ала. Халык педагогикасы нигезләре дә беренче ярдәмче булырга тиеш. Минем фикеремчә, укырга кергәндә, абитуриентлардан психологик тестлар буенча сынау алырга кирәк. Диплом өчен генә укырга керүчеләр күбәйде бит. Яшь укытучыларга: ”Мәктәп акча эшләү урыны гына түгел, биредә баланың киләчәк тормышына нигез салына”, – дип әйтәсем килә. Укытучы өчен иң кирәкле сыйфатлар — үз фәнен белү, түземлелек, намуслы, таләпчән булу, әдәп кагыйдәләрен саклау һәм балаларны ярату. Ул укучылардан өйрәнергә дә сәләтле булырга тиеш. 2000 еллар элек Сократ: «Һәркемнең күңелендә кояш яши, аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Укытучы күбрәк елмаерга тиеш. Һөнәреңдә биеклекләргә ирешим дисәң, «мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласына таянырга тиешбез.
Яңа заман авыл мөгаллимен кибә алмыйча яткан печәнне таратучы да, Сабантуй мәйданын әзерләүче дә, юл буйларын чабучы итеп тә күрергә күнеккән авыл халкы. Дөрес, элек авыррак та булган. Ул агитатор да булган, концерт та оештырган, лекция дә сөйләгән. Укучыларын колхоз эшенә дә йөрткән. Аны хөрмәт иткәннәр. Белеме мөмкинлек биргән эшне эшләгән ул. Ә хәзер... Күңелебезгә ошаган матбугатка гына язылырга да хакыбыз юк бит безнең?..
Укытучы һәрчак рамка эчендә яши. Уйлап сөйләшмәсәң, дәрәҗәң төшә. Укучыга тавыш күтәрү дә түбән төшерә. Әти-әниләр белән уртак тел табып эшли алмасаң, син укытучы түгел.
Яңа технологияләрне вакытында иярләү – төп бурычыбыз. “Бала тутырырга тиешле буш савыт түгел, кабыначак ялкын ул”. Аны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. “Укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”, – дигән Ушинский. Белемен арттырып торса гына, бу исемне аклый алачак. Кәгазь эшенең күбәюе дә укытучының алга китешенә комачаулый. “Тиздән мәктәбебез ябыла” дип куркып яшәү дә тискәре нәтиҗәләргә китерә .
Укытучы элек-электән иң яхшы һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый! Без эзләнүчән булырга, һөнәри осталыкны камилләштерү өстендә эшләргә бурычлы. Баланың эчке дөньясына керү, серләрен бүлешә алырлык укытучы булыр өчен күп эшләргә кирәк.
Укучы беренче тапкыр ашкынып мәктәпкә бара. Апасын күңелендә барлый ул. Яхшымы, мине аңлармы,әнием кебек яратырмы?.. Тәүге очрашудан бала елмайса, күңелен ача алса,син – чын укытучы. Бераздан аның укыйсы килми башлый. Моңа без гаепле бит. Һәр баланың күңеленә кыңгырау яшеренгән. Яңгырасын өчен, сак кына кагылырга кирәк аңа. Әти-әниләре дөнья куудан башканы белмәгән укучылар да күңел җылысын укытучылардан эзли. Рәнҗетсәк, мәктәптән күңеле кайтачак аның. Үз проблемаларын сөйләү дә укытучыны бизәми. Яшь мөгаллимнәргә тотнаклылык, ә өлкәннәренә күбрәк хәрәкәт теләр идем мин. Акчага имтиханга әзерләүләр, чит мәктәп укытучысына репетиторлыкка йөртүләр дә укытучы дәрәҗәсен төшерә.
Киләчәгебез – укучылар кулында. Нинди орлык салсак, җимешләре шундый булачак. Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары аларга һәрчак юлдаш булса, иң башта бирелгән сорауга “Бик яхшы” дип җавап бирә алачакбыз.
Комментарийлар
0
0
Рүзилә, молодецта инде үзең. Монда да Рүзилә булып калганың. Автор: Ринат
0
0