Логотип Магариф уку
Цитата:

Бары гади укытучы булып, хезмәт итәм шушы галәмдә!

Әлфия Абдулла кызы Хәлиуллина, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы, эш стажы – 18 ел.Күптән түгел укучыларның характеристикалары...

Әлфия Абдулла кызы Хәлиуллина, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы, эш стажы – 18 ел.

Күптән түгел укучыларның характеристикаларын карап утырган чагында, 8 нче сыйныфны тәмамлаганда үземә язылган характеристика күзгә чалынды. Бик кызыксынып укый башладым. Хыялы укытучы булу, дип язганнар. Мондый юл сайлаганыма һич үкенмим. Унсигез еллык хезмәт юлы аз түгел. Менә бүген эшемә күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясап була. Шул вакыт эчендә читтән торып Казан дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Биология дәресләрендә укучылар биологиядән белем һәм күнекмәләр, эстетика, әхлак мәсьәләләре, әйләнә-тирә мохит, табигать һәм кешеләр арасындагы һәртөрле мөнәсәбәтләр, начар гадәтләр һәм аларны булдырмау турында мәгълүмат алалар. Шулай ук бу дәресләрнең бурычы – тормышта үз урынын таба, киләчәктә тулы тормыш белән яши алырдай, бар яклап камил кеше тәрбияләү.


Һәр дәрес – Ник? Ни өчен? Нилектән? Нигә? Сораулары белән үрелеп, укучы шул сорауга җавапны табу юлларын үзе ача белсә, эшнең нәтиҗәсен билгели һәм аны бәяли алса гына, мин үземне алга куйган максатка ирешкән дип саныйм. Үз фәннәремә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, моңа дәресләрдәге бертөрлелектән котылып, ирешеп була дип уйлыйм.


Балалар ел саен уза торган биология атналыгында бик теләп катнашалар. Төрле иҗади конкурсларда муниципаль, республика, федераль, халыкара күләмдәге бәйгеләрдә урын алучы укучыларым да шактый. 2014 елда муниципаль бәйгедә ике, республика күләмендәге бәйгедә өч, россия күләмендәге бәйгедә унике, халыкара бәйгедә дүрт призлы урыннарыбыз бар. Үзем дә бәйгеләрдә бик теләп катнашам һәм урыннар алам. Хәзерге вакытта мәктәптә биология фәннәренә булган мәхәббәтләрен раслап шул юл белән китүчеләр шактый.


Сыйныф җитәкчесе буларак та берничә сүз әйтәсем килә. Ел саен без аларны олы тормышка чыгарып җибәрәбез. Авыл мәктәбендә алар күп түгел, бишәү, дүртәү, берәү дә булырга мөмкин. Бәлкем аз булганга күрәдер, без аларны үз балаларыбыз кебек күрә башлыйбыз. Мәктәпкә барганда аларны сагынып барасың. Сизәм алар да сине яраталар, синең белән серләрен уртаклашалар, каядыр китәргә туры килгәндә, каникуллардан соң, “Апа, без сезне сагындык” - дип каршы алалар. Синең хезмәтеңә моннан да зур бәя бармы икән?


Мәктәп тәмамлаганнар сине “Апа, исәнмесез! – дип туктап хәлеңне сорашалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, интернет аша контактта аралашып торалар. Алар барысы да якын, аларның уңышларына сөенәсең, минем дә өлешем бар дип, горурланып куясың. Шуннан да зур хөрмәт бармы икән!!! Безнең авыл мәктәбендә балаларга аналарча караш, өйдәге кебек. Кайвакыт тәртипсез, начар укый торган балаларны шәһәрдән әби-бабасы тәрбиясенә авыл мәктәбендә укытыр өчен махсус алып кайтып куялар. Ә беләсезме, бала яхшы якка үзгәрә. Әти –әнисенең рәхмәтен ишетү нинди күңелле!!! Гомумән бездә тәртипсез балалар юк!!!


Авыл укытучысы шәһәрнекеннән шактый аерыла. Чөнки без һәрвакыт күз алдында. Укучының әти-әнисе белән бергә көтү дә куабыз, каядыр бергә барабыз да. Безнең тормыш уч төбендәге кебек. Шуңа күрә син мәктәптә дә, гаиләдә дә һәрвакыт үрнәк булырга тиеш. Бигрәк тә кеше арасында син тәрбияле, сабыр, итагатьле, һәрвакыт рамкада булырга тиеш. Мәктәптә сине укучылар хөрмәт итсә, урамда сине аның әти-әнисе, авыл халкы хөрмәт итәргә тиеш.


 Авыл мәктәбендә дә барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый.


Авыл укытучысының параллель сыйныфлары да юк. Бер дәрес белән, бер әзерләнгән план белән берничә дәрескә һич кереп булмый. Һәрбер дәрескә ныклап әзерләнергә кирәк, гәрчә сыйныфта бер укучы гына булса да. Төп проблемаларның берсе, әлбәттә, балалар санының аз булуы. Шул сәбәпле менә ун елдан бирле инде мәктәбегезне ябабыз, диләр. Ә без һаман алга барабыз, һаман яшибез, тырышабыз, тырмашабыз, ГИАларны әйбәт кенә бирәбез. Быел авылда Алланың рәхмәте белән алты сабый дөньяга килде. Мәктәп бетсә алар кая барып укырлар икән соң, якын-тирәдә дә мәктәпләрдә юк. Ә бит безнең девиз: һәрбер бала – шәхес!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлфия ханым! Сезнең язмагыз миңа ошады. Сез чын авыл укытучысы, балаларның иң яраткан мөгаллимәсе. Автор: Гөлнара

    • аватар Без имени

      0

      0

      18 яшьлек кызлардай янып-көеп, бетмәс – төкәнмәс энергиясе белән җил – буран уйнатып, мөлаем-моңлы тавышы һәм сөйкемле йөзе белән балаларын әсир итеп, гыйлем һәм һөнәр үрләрендә яңадан-яңа киңлекләрне яулаучы кем ул? Хәтерлим... Моннан 18 ел элек килеп керде ул мәктәпкә. Тәҗрибәсез, кыюсыз яшь белгеч булып түгел, ә шактый тәҗрибә туплаган, туган җирнең кадерен белгән, җиргә тамган тирнең тәмен татыган, яшь буынга тапшырырлык акыл туплаган белгеч булып килеп керде. Эшлим дип, нәтиҗәле итеп эшлим дип, башкаларга үрнәк итеп куярлык итеп эшлим дип. Ни арада биология кабинетыннан оранжерия барлыкка килде. Төрле бөҗәк, кабырчыклар, үсемлекләрдән коллекция-музей пәйдә булды; Төрледән-төрле тәҗрибәләр, уеннар, экскурсияләр, кичәләр, иҗат эшләре берсе дә эзсез калмады: балалар олимпиада һәм төрле конкурсларда призлы урыннар алды. Мактасам да килешер: бүген бер укучысы – Фәсхетдинова Алсу – Казан Дәүләт университетының генетика факультетын кызыл дипломга бетереп, Мәскәүдә аспирантураны тәмамлап фәнни эш белән шөгыльләнә. Һәрвакыт эзләнүдә булган, тынгысыз һәм таләпчән укытучы гына түгел, кайгыртучан һәм акыллы, мәрхәмәтле һәм оста оештыру сәләтенә ия булган сыйныф җитәкчесе дә ул. Әлфия Абдулла кызы мәктәптә генә түгел, авыл тормышында да актив. Мәдәният йортында бер генә концерт, бәйрәм дә аннан башка узмый. Нәфис сүз остасы буларак , район мәдәният бүлегеннән бирелгән грамоталар шуны раслый. Авыл хуҗалыгы экономикасы, исәп-хисап, социаль яклау өлкәсендә төпле акыллы, кеше белән уртак тел таба белүен, кешелекле һәм кече күңеллелеген исәпкә алып, Кече Ачасыр халкы, аны, яраткан киленнәрен үзләре округыннан депутат итеп сайладылар. Нинди генә хәлләргә тарыганда да үз йөзен югалтмаган, һәрвакыт мөлаем, игътибарлы булган шушы үрнәк укытучы, акыллы, тәрбияле, хөрмәтле авылдаш, сөекле хатын, уңган килен, ягымлы әни һәм зирәк кайнана белән бергә эшләвебез белән чиксез горурланабыз!!!. Яшел Үзән муниципаль районы Түбән Урысбага гомуми төп белем бирү мәктәбе укытучылары исеменнән Гөлшат Замалетдинова Автор: Гөлшат

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ