Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем бирү нәтиҗәле булсын

Һәр укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә.

Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, иҗади көче һәм сәләте, үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып   эшләргә тиеш.

Тормышның төрле сфераларындагы технологизация процессы мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте. Әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру, төрле педагогик, шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара.

Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар, алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану укытучының интеллектуаль үсүенә ярдәм итә, яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша, үзбелемнең үсүенә сәбәпче була. Химия фәне укытучысы буларак, заманча технологияләр арасында шәхсән мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче проблемалы укыту системасы җәлеп итә.

Укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнары күптөрле. Химия фәнен укыту процессында проблемалы ситуацияләр тудыру юлы белән кызыксыну уятырга, гамәли биремнәр башкарырга, дидактик уеннар оештырырга һәм башка актив формалардан файдаланырга тырышам. Еш кына дәресләремдә проблеманы хәл итүнең күмәкләп эзләү ысулын файдаланам. Химик мәсьәләләрне чишү буенча фикер алышу процессында укучыларның барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтә һәм башкаларны тыңлый, хокуклары бердәй. Үзем фикер алышуда катнашмыйм, төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Укучыларны VIII сыйныфтан ук мәсьәләләрнең шартын төзергә һәм аларны төрле темалар буенча катлаулыгына карап чишәргә өйрәткән очракта, бу балаларның фикерләү, акыл сәләтләрен үстерергә, темаларны тирәнтенрәк үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.

Өлкән сыйныфларда эшләгәнлектән, зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формасына аеруча игътибар бирәм. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне БДИ биремнәре кулланып төзим, шул рәвешле укучыларны имтихан бирергә әзерлим. Өй эшен, укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышам. Биремнәрнең төп өлешен дәрестә аңлату зарур, чөнки өйдә балага ярдәм итәрлек кеше булмаска мөмкин.

Укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге төрле чараларга да бәйле: методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора. Шуннан башка безнең инновацион технологияләр турындагы фикерләребез сөйләшүдән узмаска мөмкин.

 

Әнисә СӘЛӘХИЕВА, Саба районы Курсабаш урта мәктәбенең химия укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ