Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем иленә сәяхәт

Резеда ИСАЕВА,Чаллыдагы 98 нче балалар бакчасы тәрбиячесеМәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчасында да мәгълүмати-коммуникатив технологияләр елдан-ел күбрәк кулланыла. Бу – заман таләбе. Ләкин коммуни...

Резеда ИСАЕВА,
Чаллыдагы 98 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчасында да мәгълүмати-коммуникатив технологияләр елдан-ел күбрәк кулланыла. Бу – заман таләбе. Ләкин коммуникатив технологияләрне нәтиҗәле куллануның үз кыенлыклары бар: төрле программаларда эшләргә укытучыларның тәҗрибәсе бик җитеп бетми. Әлеге эшне җиңеләйтү өчен, безнең тарафтан балалар бакчаларында татар теле укытуга бәйле “200 уен” исемле интерактив методик ярдәмлек төзелгән иде. Бу уеннар “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплекты белән бергә кулланыла.


Журнал укучылар игътибарына әлеге ярдәмлектәге уеннарны файдаланып оештырылган эшчәнлекнең бер төрен тәкъдим итәм.


Максат: балаларның «Без инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар» темасына бәйле белемнәрен, татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту.


Белем бирү бурычы: сорауларны дөрес куя белергә һәм җаваплар бирергә өйрәтүне дәвам иттерү.


Үстерү бурычы: диалог корып аралашу күнекмәләрен үстерү.


Тәрбия бурычы: балаларда үзара татар телендә аралашу теләге тәрбияләү.


Методик алымнар һәм ысуллар: слайд күрсәтү, PowerPoint программасында уеннар уйнау; үстерешле диалоглар кору, ситуатив күнегүләр, гамәли эш (дәфтәрдә эш) башкару, хәрәкәтле уеннар уйнау; анимацияле сюжет, аудиоязмалар карау, кул чабулар аша балаларның эшләрен бәяләү, иптәшләреңә һәм үзеңә бәя бирү.


Җиһазлау: интерактив һәм магнитлы такталар, «кәрәзле» ике телефон, аю битлеге, 6 яшел алма (кечкенә рәсемнәр), өстәл, ике урындык, кыңгырау, уен зонасы өчен ясалган кечкенә диван, уенчык тас, китап, сикергеч бау, гаилә әгъзалары маскалары, пиктограммалар һәм рәсемнәр (кыз китап укый, керпе туп уйный, төлке паркка бара, әби урындыкта утыра, эт ботка ашый, песи сөт эчә), күрсәтмә рәсемнәр, анимацияле сюжет, эш дәфтәрләре.


Материал: Исаева Р.С. «200 игр»: «Растём играя» (II кисәк), «Мы уже большие» (III кисәк);  PowerPoint программасында уен: №9 – «В магазине у Медвежонка» (12 нче бит); PowerPoint программасында уеннар: №9 – «Какая ситуация спрятана в волшебном сундуке» (8 нче бит), №13 – «Назови одним словом» (11 нче бит); №1, 3, 5–6, 10, 14, 16 – «Найди спрятанное предложение» (24 нче бит); №1, 4, 6–8 – «Командир» (17 нче бит).


Сүзлек эше: проект буенча сүзләрне, сорауларны, җөмләләрне кабатлау.


Алдан үткәрелгән эш: «Танышу», «Кибет», «Телефоннан сөйләшү» үстерешле диалоглары, пиктограммалар белән таныштыру, пиктограммалар ярдәмендә җөмләләр төзү буенча эш; таратма, күрсәтмә рәсемнәрне, дәфтәрдәге эшкә наклейкаларны әзерләп кую; анимацияле сюжетны һәм аудиоязмаларны сайлау, анимацияле презентация ясау.


Эшчәнлек барышы


I. Сәламләү


Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!


Балалар. Исәнмесез, Резеда Сәлмәновна!


Тәрбияче. Хәлләр ничек?


Балалар. Әйбәт. Рәхмәт. Хәлләр ничек?


Тәрбияче. Әйбәт. Рәхмәт. Хәерле көн!


Балалар. Хәерле көн!


Эшчәнлек интерактив тактада (яки экранда) ачылган слайдлар ярдәмендә оештырыла.


1 нче слайд.


Аудиоязма (70 нче кисәк). Дорогие ребята! Я вас приглашаю на выпускной бал, который состоится в моем «Королевстве знаний». Но для этого вы должны выполнить все мои задания. Мои задания в этом волшебном сундучке. (Бер тапкыр баскач, интерактив тактада (экранда) кечкенә сандык барлыкка килә). Если все задания выполните успешно, вы непременно попадете в мое королевство, где говорят на красивом – татарском языке. Желаю вам удачи и с нетерпением жду вас у себя.


Тәрбияче. Ребята, мы с вами тоже умеем говорить на татарском языке. Я знаю, мы справимся с этими заданиями.


II. «Танышу» ситуациясе


Тагын бер тапкыр баскач, экранда сандыкчыктан, сикереп, кыз белән малай һәм сәламләү сүзләре чыга.


Тәрбияче. Ребята, как вы думаете, какую ситуацию предлагают нам показать?


Балалар. Знакомство.


Тәрбияче. Кто хочет организовать игру?


Балалар. Мин! Мин! Мин!


Тәрбияче. Даша, кил монда. Мә, телефон. Что хотела бы ты услышать во время знакомства.


Даша. Познакомтесь, задайте вопрос «Ты кто?», спросите друг у друга сколько лет и куда идешь. Кил монда, Коля. Мә телефон. Кил монда, Оля. Мә телефон. («Кәрәзле» телефоннар бирә).


Коля. Исәнме.


Оля. Исәнме. Син кем?


Коля. Мин Коля. Син кем?


Оля. Мин Оля. Хәлләр ничек Коля?


Коля. Әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек, Оля?


Оля. Әйбәт, рәхмәт. Хәерле иртә!


Коля. Хәерле иртә! Сиңа ничә яшь?


Оля. Миңа 7 яшь. Сиңа ничә яшь?


Коля. Миңа 7 яшь. Телефон номеры бир әле.


Оля. 1–10.


Коля. Рәхмәт.Телефон номеры бир әле.


Оля. 1–10.


Коля. Оля, син кая барасың?


Оля. Мин паркка барам. Коля, син кая барасың?


Коля. Мин бассейнга барам. Сау бул, Оля.


Оля. Сау бул, Коля.


Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Замечания есть?


Даша уенга бәя бирә.


2 нче слайд. Кул чабулар анимациясе ярдәмендә балаларның эшләрен бәяләү, хуплау. Һәр уеннан соң кушыла.


III. Сюжетлы рольле «Кибет» уены


Тәрбияче. В школах проводятся уроки. Например, урок математики, где дети учатся считать. Мы умеем считать и на русском, и на татарском языках. Например, во время игры “Магазин”, мы используем счёт. Посмотрите, у нас в магазинах продаются одежда, игрушки, мебель, посуда, продукты, овощи и фрукты. В какой магазин пойдём, выбирайте сами.


3 нче слайд.


Тәрбияче (слайдтагы уен эчтәлеге буенча). Нам предлагается купить у Медведя яблоки: 6 вкусных, красивых, зелёных яблок. (Яшел алма төшерелгән таратма рәсемнәр магнитлы тактага беркетелеп куела.) При игре не забудьте использовать три основных вопроса. Кто хочет быть продавцом или покупателем? Коля, кил монда. Ты – продавец-медведь. (Битлек киелә). Оля, кил монда. Ты – покупатель.


4 нче слайд.


Коля. Исәнме, Аю.


Аю. Исәнме, Коля.


Коля. Нәрсә кирәк?


Аю. Алма кирәк.


Коля. Нинди алма?


Аю. Зур, матур, яшел, чиста алма.


Коля. Ничә алма?


Аю. Алты алма.


Коля. 1–6. Мә, алты яшел алма. 10 сум.


Аю. 1–10.


Коля. Рәхмәт.


Аю. Сау бул!


Тәрбияче. Рәхмәт, балалар. Замечания есть?


Балалар уенга бәя бирә.


 IV. “Яшерелгән җөмләне тап”


5 нче слайд.


Тәрбияче. Ребята, посмотрите, книжки. Это урок чтения. Нам сейчас сундучок предложит что-то «прочитать». Предложены пиктограммы, среди них мы должны найти нужные, с их помощью составить «предложение» и «прочитать».


Кыз рәсем ясый. (Бу җөмлә буенча интерактив тактада (экранда) ике бала эшли.)


6 нчы слайд.


Өстәлдә һәр бала өчен сигезәр (әзрәк тә алырга мөмкин) пиктограмма әзерләнеп куелган, шулар арасыннан кирәкләрен сайлап алырга һәм җөмләне «язып» куярга кирәк. Пиктограммалар астындагы күрсәтмә рәсем икенче ягы белән әйләндереп куелган. Җөмләнең дөреслеген рәсемгә карап тикшерәләр. «Язылган» җөмлә белән рәсемнең эчтәлеге тәңгәл килергә тиеш.


Кыз китап укый.


Керпе туп уйный.


Төлке паркка бара.


Әби урындыкта утыра.


Эт ботка ашый.


Песи сөт эчә.


V. Анимацияле сюжет: «Зур концерт»


7 нче слайд.


Тәрбияче. На уроке музыки играют на музыкальных инструментах, танцуют, поют. Сейчас я предлагаю вам посмотреть большой концерт.


Анимацияле сюжет карау


Тәрбияче. Ребята, как нужно объявить, что танцует заяц.


Балалар. Куян бии.


Тәрбияче. Как о себе говорит заяц, что он танцует.


Балалар. Мин биим.


Тәрбияче. А как попросили зайца ещё раз станцевать.


Балалар. Куян, бие!


Тәрбияче. Дайте команду мышке петь.


Балалар. Тычкан, җырла!


VI. Хәрәкәтле уен. «Командир»


Тәрбияче. Ребята, мы с вами хорошо знаем игру «Командир». В школе проводятся уроки физкультуры, и знания полученные в игре нам тоже пригодятся.


8 нче слайд.


Балалар арасында диалог оештырыла.


– Утыр!


– Оля, син нишлисең?


– Мин урындыкта утырам.


– Оля нишли?


– Оля урындыкта утыра.


9 нчы слайд.


– Уйна!


– Оля, син нишлисең?


– Мин туп уйныйм.


– Оля нишли?


– Оля туп уйный.


10 нчы слайд.


– Сикер!


– Оля, син нишлисең?


– Мин бау (скакалка) белән сикерәм.


– Оля нишли?


– Оля бау (скакалка) белән сикерә.


11 нче слайд.


– Йөгер!


– Оля, син нишлисең?


– Мин йөгерәм.


– Оля нишли?


– Оля йөгерә.


12 нче слайд.


– Хоккей уйна!


– Коля, син нишлисең?


– Мин хоккей уйныйм.


– Коля нишли?


– Коля хоккей уйный.


VI. Портфель тутыру


Тәрбияче. Ребята, посмотрите, портфель пустой. А с пустым портфелем можно отправляться в школу? Подойдите к столам. Давайте мы подготовим наш портфель к учебному году, наполним школьными принадлежностями. Наклейки попросите друг у друга.




I вариант.
– Дәфтәр бир әле.
– Мә, дәфтәр.
– Рәхмәт.
II вариант.
– Дәфтәр бир әле.
– Нинди дәфтәр?
– Яшел дәфтәр.
– Мә, яшел дәфтәр.
III вариант.
– Дәфтәр бир әле.
– Нинди дәфтәр?
– Зәңгәр дәфтәр.
– Ничә дәфтәр?
– Ике дәфтәр.
– Мә, ике зәңгәр дәфтәр.
– Рәхмәт.

VII. Йомгаклау


Аудиоязма (71 нче кисәк). Ребята, молодцы. Вы выполнили все мои задания. Добро пожаловать в мое «Королевство знаний», где говорят на красивом татарском языке. Желаю вам удачи!


Тәрбияче. Ребята, вы в школе будете говорить и на русском, и на английском языках. А говорить на татарском языке вам помогут ваши тетради. Забирайте их домой и летом не потеряйте. В школе, на уроках татарского языка, они будут вашими первыми помощниками. Сегодняшнее наше путешествие закончено. До свидания, сау булыгыз!


 Слайдлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ